Язганнарымны укыгач кайберүләр үзләренең күргән,кичергән вакыйгаләрен сөйләп үтәләр...
Уй фикерләрегезне бүлешкәнегез өчен,
игьтибарыгыз, яратып укыганыгыз өчен барыгызгада рәхмәт.... Укучыларым арасында ирләрдә барлыгын белсәмдә, үз хәлен сөйләүчеләр булыр дип һич уйламаган идем...
Берсен язам әле.
1
Исемемне бер кемдә дип куймагыз!?
Сезнең барлык язганнарыгызны укып чыккач охшаш хәлләр күреп сөйләргә булдым. Бигерәктә ике күрше турындагысын һәм хатын түгел фәрештәне укыгач түзеп кала алмадым.
Өйләнешеп яши башлаган нигездә тынычлыкка туя алмадык... Алгада бармадык... Бер урында таптандык...
Юктангына әйткәлшеп китәбез. Тиешсез җирдәндә сәбәп туа....
Мин чыгып китәмдә эчеп кайтып хатынга бәйләнергә җай эзлим... Бәргәләп алам. Ул сүзсезгенә елый... Берәр төшеннән умарып тотамда, бар көчемә кысам.
Берсендә бит уртасыннан тотып алдымда, күзенә карап көлә-көлә кысуымны дәвам иттем. Күзен күземә төбәм, йөзендә чытмый миңа карап торды...
Аның түгел үземнең сабырлыгым бетте.
Кап-кара булып барлыкка килгән астрхань чикләвеге кадәрле шешне күрсәмдә туктап калмадым. Бала имезә торган вакыты иде, имиеннән эләктереп алдым... -,,Ааайййй,,- дип әйтеп куйды да тынды...
Имиендә дә шундый ук шеш барлыкка килде. Курыкмадым да, борчылмадымда.
-,,Авырта дияргә кирәк иде,,-дип, урамнан кайткан пычрак киемнәр белән, аяк киемемнедә салмыйчан җәйгән урын өстенә менеп, киерелеп яттым....
Иртән: -Мин нигә боларны эшләдем икән?-дип уйга баттым. Исерклек белән эшләдем дип әйтә алмыйм. Белмәслек түгел. Аек килештә әллә нинди этлекләр эшлисе, җәзалыйсы, җафалыйсы килә.
Нигә....???
Бу сорауны күпмегенә кабатласамда җавап тапмагач: -,,Кеше сүзен кешегә сөйләми,аңа сер сыя,,-дип ишеткән бер апа янына бардым....
Сез яшьләр ышанмассыз инде. Әмма сөйләүеңннән чыгып бозым бар дип әйтә алам диде. Хәзер тикшереп карыйбыз, -Утыр дип утыртты да, догалар укырга кереште. Мин укшый башладым. Урынымнан егылып төшеп, кычкыра-кычкыра идәндә төрле хәрәкәтләр ясап, шуышып йөреп хәлдән тайдым. Сулыш алу авырайды, буалар дип кулым белән муенны күрсәтәм... Апа укуын дәвам итте.
Бар көчемә кычкырып косып җибәрдем. Апа: -,,Аллагашөкер,,-дип куйды. Аннары белмим... Торганда башым юк кебек иде. Гәүдәм йөк күтәргәндәй авыр тоелды. Апа миңа ятырга кушты. Ул укыганда йоклап киткәнмен...
-Мин сихерче дә, күрәзәче дә түгел. Дәвалау белән дә шөгельләнмим. Менә шулай укыштыргалыймгына, тагы ике кил, өч булсын диде...
Мин үз хәлатемә кайттым...
Өйдә тынычлык урнашты...
Тагы нидер булды...
Гел елмаеп, балкып йөргән хатыным йомылды. Көн үтсенгә яши башлады. Тиеш өчен эшли, кирәк өчен ашый... Бурычым дип вазыйфасын үти. Бернигә шатланмый, кунакка барырга теләми. Концерт, театрлар килсә билет алам дисәм кире кага.
Авырыйсыңмы әллә? Әйдә больницага барып күренеп кайтабыз дим. Кирәкми мин сәламәт, бер җиремдә авыртмый ди... Бар нәрсәгә булышырга тырышам. Булышуларымны кире кага. Теге хәлне кичерә алмыйсыңмы әллә?-дип,гафу үтенәм.(Чөнки битендәге шеше кеше игьтибар итәрлек булып калды.Имиендә эз калмады. Тик бүтән балабыз булмады...)
-Гафу үтенмә? Синең гәебең юк, дисәдә ышанырга теләмәдем...
Бер ничә ел газаплана торгач,
көтмәгәндә бу нәрсәләргә ачыклык керде.
Кунакка баргач, хатынымның әнисе күкерәгенә капланып елый-елый үзен кая?Кем ?Ничек? - көчләгәненлеген әйткәнен ишеткәч, чүттән генә кычкырып җибәрмәдем...
2
Хатыным матур булмасада аның ниндидер сөйкемле сөяге бар иде. Аңа бөтен кеше тартылды. Кеше араламады.Ирме, хатынмы аңа әһәмият итмәде. Кемнең гөзерен, кемнеңдер зарын тыңлады. Һәр кемгә ярдәм итәргә әзер иде. Бернидән авырыксынмады.Кеше гәепләмәде.Үзенә авырлык килсәдә, зарланмады. Үпкәләшкәннәрне дуслаштыра белде. Миңа да:-,,Күрмә, ишетмә, сүз арттырма,тиеш булмаган җиргә кысылма,гәйебең булмаса акланма,аңламаганга аңлатып азапланма,,- дип киңәш итә иде.
Әллә нинди сәбәбләр чыксада берү беләндә сүзгә килмәде. Үпкәләп йөрмәде...
Кешегә ярдәм кирәген күрсә, шунда ашыкты.Хәтта үзләре җитешә алмыйлар бит дип, кайберәүләрнең күптән эшләнми торган эшләренәдә өлгерә иде. Күршеләрнекен әйтмимдә инде.
Кайвакыт:-,,Эшләмә охшатмаслар, ачуланырлар. Кайсыннан рәхмәт ишеткәнең бар? Кешегәдә син эшләде димиләр бит алар,, - дия идем.
Ә ул:-,,Печәннәре яңгырга эләкмәгәнгә кем ачуланысын. Чүбен утап куйгач ничек охшатмасыннар инде.Чүпнең срогы бар бит аның... Кеше белсен өчен булышмыйм бит. Әйбердә өмет итмим, рәхмәттә көтмим.
Көчтән килгәндә булышырга кирәк... Кешегә яхшылык эшләсәм күңелемә рәхәт була,үз эшемдә тиз, җиңел эшләнелә дия иде....
3
Үзебез ихлас булгач тирә-ягыбыздагы кешеләренең нинди икәнлегенә игьтибарда бирми шатланып яши бирдек....
Ике як күршенеңдә кушаматлары бар иде.
Берсе саескан, икенчесе карга.
Мәрхүм булган олылар:-,, Аллаһ сабырлык бирсен, ярдәмен салсын "-дип нигә теләк теләгәннәрен еллар узган саен аңлый бардык.
Кушаматларын юктангына такмаганнар икән. Аларның бөтен авылга каркылдап торуларының нәтиҗәсе күренде
Көнләшүчеләр күп булган икән. Көнләшми ни, минем хатынның кулыннан бөтен эш килә иде. Мин белмәгәннәрнедә ничек эшләргә икәнен аңлатып, күрсәтеп бирә. Икәү эшләп куябыз. Кайвакытта миңа караганда булдыклырак булуына ачуда чыккалый иде. -Булмый миннән -дип әйтсәм. Кирәк урныга тиешле сүзләр табып җайлап җибәрәдә,барда килеп чыга. Мактапта куйгач,үзем булдырган нәрсәләргә балалар кебек куанып йөри идем... Үзе булдыра алганны миңа әйтмигенә эшләп сюрпризларда ясаганы булды. Җиңел,җайлы эшләгәненә гәҗапләнә дә,сокланада идем. Өйдәге көндәлек мәшәкатьләрне бер үзе башкарды. Үзен караргада вакыт тапты. Мине өстәл тулы сый белән матур итеп киенеп, елмаеп каршы алып. Эшкә киткәндә, көндә теләкләр теләп озатып кала иде...
Өйгә ашкынып,кайтырга алгысыпкына тордым...
4
Дошманнарым юк дип ялгышканмын. Дусларым булмаган икән минем....
-,,Уңдың син хатыннан, бәхетең ташып аккан,,-диләр иде.
Өйләнгәндә саф кыз икәнен үзем белгән хатыныма, аралашып йөргән Әдам актыгы пычрак атып, шакшы кулларын сузганын ишеткән көннән алып җан тынычлыгым бетте... Тегене туры китереп моны хәл иттем....
Яман атын чыгарып, хатынымны хурлыкка калдырасым килмәде.
Бу минем тормышымдагы иң зур ялгышым булды.
Нәҗеснең кырена бассаңда, уртасына бассаңда берүк ис чыга.
Хатынымның яман атын барыбер таратты....
Бөтен кешегә яхшылык теләгән, ярдәмләшеп яшәгән хатыным, үзенең күңеле чиста булгач, исеменә тап төшергәннәрдер,артында гәйбәт куерталардыр дип уенада китрмәгәндер.
Үзе белән булган хәлнедә мин белгәнне белми иде
Чөнки мин аңа-,,Өйдәгенгенә карап тор,тормыш алып барырлык акчаны үзем табам. Әти-әниләрдә олыгаеп бара,аларгада ярдәм кирәк, кәйефсезләнептә торасың йә авыртып китәрсең,,- дип,эшеннән китәргә куштым. Ул бер каршылыксыз риза булды...
Кешенең телен бәйләп куеп булмый. Берни белмәсәдә аңа сөйләргә булсын...
Көтү куганда бер хатын:
-Бигерәк бер катлы инде җаным син. Ирең рәхәтләнеп типтерә. -,,Сине саклыйм, эшләтмим. Кешлеккә тотам мин аны"-дигән ди. Хезмәтче урынына тота икән ләбаса,,- дип, хатынга әллә ниләр сөйләп бетергән.
Шул ук берәү, башкаларга:
-Эшләмәгәч бете котра. Рәхәтенә чыдый алмый. Ире көн-төн эштә, өенә кемнәргенә килми, ә ул берни белми,
хатын авырый бит дип киткәнче дә, кайткачта өйдәгесендә эшли ди икән. Гомумән мин хатыным турында беркем белән дә, берни турында сөйләшкәнем булмасада, минем исемнән тагы нәрсәләр сөйләгәннәрдер???
Эшләтмәүнең сәбәбен, сөйләүче түгееел, хатында белми биит.
Каян алып шундый нәрсәләр әйтеп була?
Бу сүзләр миңа да килеп җитте.
-,,Бәхетсезләр кеше сөйли дигән сүз хактыр,,- дип уйладымда, хатынга берни әйтмәдем....
5
Кешегә сүз әйтмәгән саен санламый да башлыйлар икән.
Безнең бакчаны һәр ел саен күп тапкырлар таптап, утырткан әйберләрне төбе тамыры белән йолкып атып, кимереп,ашап чыккан сыер, бозауларның. тар-мар китергән тавыкларның хуҗаларына дәшми яшәсәктә, үзләренең бакчалары аша, арканнан ычкынган үгез аркылыгына чыкты. Ишетмәгән сүз калмады...
Берсенкенә хаттә кермидә, кире борылып чыканын хатыны күреп утырса да, иренә бакчаны таптатып бетерәләр дип кычкырды. Ире урынсызга минем белән тәмсезләнеште.
-,,Бүтән бернигә карамыйм, үзләре нинди миндә шундый булам. Махсус кертәчәкмен,,- дип дуладым...
Хатын бу юлыда тыныч булырга үгетләде.
-,,Син нәрсә, гел барсында яклыйсың? Син югында янына ирләр килә. Пырый белән сөйрәлә,,- дип, карга, саесканнар дөрес әйтә мәллә?-дидем дә, хатынны теге бәндә, адәм актыгы Пырый янына алып барырга теләп беләгеннән тотып алдым.
-,,Әйдә киттек,,- дип капканы ачтым. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта үзе узып бара иде...
-Әһә, безнең урамда нишләп йөререргә мөмкин бу????
Хатын капка баганасына сөялеп, чүгәли башлагач шигемнең дөреслегенә ышандым да:- ,,Эзеңдә булмасын. Бар аның артыннан. Мин кайтканда өй бушаган булсын,,-дип эшемә киттем....
6
Башта атна-ун көн эчтем. Айныгач өйләрне,үземне тәртипкә кертеп, уйларымныда тәрипкә китереп ялгышканымны аңлап хатын янына барырга план корып утра идем, кемдер аягы белән төртеп ишекне ачты. Башта зур сумка, артынан хатын-кыз гәүдәсе һәм тагы сумка керде.
-Сәлам җаным. Сине мәшәкатьләмәдем. Бик җайлы килеп җиттем дип, нидер сөйләнгәгән бу хатынга беренче күргәндәгедәй шаклар катып, берни аңламый карап утра бирдем...
-Әледә денгә кереп бетә алмадыңмени?Шулайдыр дип белгән идем аны дип, көлә-көлә бергә кылган маҗараларны сөйләргә тотынды. Мин әзерәк хәтерләгәндәй булдым.
Менә-терә вәт. Мин хатыным белән йоклыйм дип белдем. Күз ачылган арада аның юклыгы искә төшеп саташтым, төш күрдем дип уйлаган идем....
Нишләгәнеңне белмәслек, кемнең-кем икәнен аермаслык дәрәҗәдә эчергә кирәк бит. Атна буе миндә булган бит бу...
Ниләр сөйләгәнемне, нәрсә әйткәнемне бердә белмим. Ул ни сөйләсә шул дөрес. (Сөйләсәмдә,әйтсәмдә ул сүзләр хатын исеменә әйтелгән.)
-,,Бүтән кеше кирәкми. Син бердәнберем. Үлепләр яратам сине"- дидең дигәннәрен тыңлаудан кала бер нишли алмый утырдым...
-,, Сүзең бетәсе юк бугай,,-дип туктаттым да, барында сорашып белгәч, аңлатырга тырыштым.
Аңлатсам да, яхшылап әйтсәмдә, кит дип кусамда: -,,Үзең чакырдың, әдам хурлыгыгна калдыру өчен махсус эшләдеңмени?,,-дип елап тик утра.
-Миңа нәрсәгә син? Ничек килеп керсәң,шулай юкка чык!!!
-Берни әйтмә, барыбер китмим, бу көнне күптән көттем. Сеңелеңнәргә килгәләгәндә күреп: -,,Их минеке булсын иде,,-дип ут йотып, теләк теләп утра идем...
Теләгемә ирешкәчкенә кире чигенмим.... Мәҗбүр итмәдем, килүемне үзең теләдең.
Китмим...
Хатының биик гордый синең, бу гәмәлләреңне ишеттерми калмаслар. Шуышып барып гафу үтенсәңдә, нахакка рәнҗетүеңне мәңге кичермәячәк...
-,,Егетлек өчен бер чәки биргән пырыйның ярдәме тиде,,-дип
уйларын кычкырып сөйләгәнен тоешмаган әрсез кунак, аракы сөременә томаланган миемне хәрәкәтләндереп җибәрде.
-Нәрсә?-дидееең. Тавышым чыкмады.
-,,Сез хатын-кызлар үзегез теләгәнгә ирешү өчен берни беләндә чагыштырып булмастай түбәнгә төшәсез. Мәҗбүри гаилә корып,тормыш алып барып булмаганын яхшы белсәгездә ир астына керү өчен теш-тырнагыгыз белән тырышасыз... Соңыннан ирләрне гәеплисез. Бер дигән кешеләрне харап итәсез...
-,,Яратааам,,- дип чыдыртап ябышасыз. Яныйсыз,куркытасыз, ялганлыйсыз.... Яраткан кешегә бәхет телиләр. Аның уңышы,тормышы өчен куанып яшиләр. -,,Син нишләдеееең? Йәәәә, нишләдең?....,,-дип ысылдадым. Хәлдән таеп,тынычланганчы кыйнадымда: -,,Үлмәсәң милиция чакырт, өчебезнедә утыртсыннар",-дип идән уртасына атып бәрдем.
Берни уйлар дәрәҗәдә түгел идем...
8
Йомгаклап шуныгына әйтәм.
Өйдә ниләр булганын җиткезүчеләр табылган.
-,,Миңа мондый әти-әни кирәкми,,- дип үсмер улыбыз чыгып югалган.
Хатынның хәле авыраеп шифаханәгә салганнар иде...
Шундагы бер әбинең хатыныма бик нык ярдәме тиде.
Минемдә күзне ачты.
Мин тормыш алып барырлык акча табам,иркен,рәхәт яшибез. Бурычкада биреп торабыз дип масаеп йөри идем.
Хатын ирләр чәче алып,хатын-кызларныкын кискәнгә, бакчада үстергән әйберләренең артыгын сатканга, шулай яшәгәнебезне теге әби әйтте.
Яхшылыгыңны бәяли белмәүечеләр, киләчәктә үзләре синнән ярдәм сорап киләчәкләр,кире борма?-диде.
Миңа үземнең сәләтемне калдырырга Аллаһ сине җибәргән. Синең күңелең, төбе күренгән чиста су кебек. Бердә борчылма...! Яшәү урыныгызны алыштырыгыз дип, хатынымны кочаклап бик озак утыргачкына, саубуллашырга вакыт диде...
Барда дөрес булды...
Улыбыз табылды...
Хатынымның бик күпләргә файдасы тиде..
Беркайчанда үткәннәрне искә төшермәде... Гел авыргалый башлагач
улыбыз безне үз гаиләснә алып кайтты. Бик рәхәттә, тәрбиядә, кадер-хөрмәттә яшәп ятыш. Киленебез искиткеч... Киләчәктәдә шундый булып, үзедә рәхәттә яшәсә иде...
Безгә кылган изгелекләре артыгы белән әйләнеп кайтсын???
Бетте
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1