Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Булат эш бүлмәсенә кергәндә инде аның белән бергә эшләүче медбрат Абхаз егете
Азиз Талипович килгән ,эш башлар өчен кирәкле кәгазьләрне дә карап ,барлап куйган иде .Алар безнең татар ир - егетләречә кул биреп түгел
ә берәр куллары белән аркага
җиңелчә генә суккан сыман ,
безнеңчә кочаклаган кебек була инде исәнләштеләр дә ,
инде ишек артында керер сәгатен көтеп торучы ял итүче
ханымны дәштеләр .
Бу ханым әле генә килеп
урнашкан һәм инде ял итәргә
килгәч ,бер очтан берәр төрле
дәвалану курсларын да үтәрмен диеп уйлап табиблар
янына күренергә килгән иде .
Аның авырулары шактый икәнен Булат Халимович аның
үз хастаханәсеннән алып килгән авыру тарихыннан укып белде .Ханым дәшми генә табиб ни әйтер икән диеп
көтеп торды да ,миңа диңгез суында коенырга ярыймы соң диеп сорап куйды .Аннан ниләр ашарга ярый да ,нәрсә
ашаудан тыелырга кирәк ,миңа
барын да аңлата алмассызмы икән диде .
Аның бер кочак авыруы барлыгын Булат укып чыкты бит инде .Шикәр чирегез монда иң куркынычы икән диде аннары ханымга карап.
Инсулинга утыруыгыз күптәнме ,нинди диета тотасыз
барын да сөйләгез әле мөмкин
булса диде ул аннары .Ханым
сөйләгәннәрне диккать белән тыңлап торганнан соң...
Бүген су да коена аласыз ,ни
теләсәгез барын да ашагыз ,
тик иртәгә иртәдән шикәрегез
күпме нормада икәненә ач
карынга кан бирерсез диеп
ханымга кәгазь сузды .Бу бер
тулы анализлар алу өчен бирелгән бланк иде .Ярар
тагын нинди зарларыгыз бар?
Калган дәвалау курсларын анализыгыз билгеле булгач
билгеләрбез диеп ,ханымны
тынычландырып чыгарып җибәрде .Аның артыннан тагын берничә ял итүче саулыкларыннан зарланып кереп чыкты .Терапевт булгач
аңа керми кемгә керсеннәр соң инде ? Ә Булат сөенде генә
эш урынында Азиз Талипович белән икесе генә тик кенә утырмауларына .Менә Азиз да Булат әйткәннәрне керүче кешеләрнең авыру картасына
язып бетерде дә ,әйдә дускай
ашханәгә барып ,тәгам алып килик диде .Күрәмсең аларда ашауны шулай ,тәгам алып диеп сөйләшәләрдер инде .
Өйлә ашын ашап алганнан
соң аны Арджон Архипович үз
бүлмәсенә дәшеп алды .Иртән
сөйләшенгәнчә ДНК га анализ
алырга килгәннәр икән .
Олырак кына яшьтәге ике агай
иде алар .Булат кергәч алар
аңа яхшылап барын да аңлаттылар күрсәттеләр .
Бу бик тиз генә эшләнә торган
анализ түгел .Анализ нәтиҗәсе
өч атнадан ,ягьни егерме бер
көннән генә әзер булачак .
Менә бу пакетта сезнеке булачак диеп ,барлык эш әйберләре дә кайнатылган диеп күрсәтеп ,авыз куышлыгыннан селәгәен чиста
ап - ак мамык чорналган таякчык белән алып пакетка тыгып ябыштырдылар ,аннан
Арджон Архиповичтан да нәкь
тә шулай алып икенче пакетка
тыгып ябыштырдылар .Анда инде аларның һәрберсенең исем фамилиясе ,атасының исеме язылган иде .Аннан шул икесенең пакетын бергә тыгып
яхшылап ябыштырып ,өченче кат капка тыкканнан соң гына
кабат ябыштырып ,үзләре янында ук сургучлап ,икесенә
дә кул куйдырып ,чыгып киттеләр .
Менә ,диде баш табиб ,инде
хәзер нәтиҗәләрне генә көтәсе
калды Алла боерса .Мин ышанам улым нәтиҗәләр уңай
булачак .Синдә минем каным ага .Мин дә яшьрәк чакта нәкь
тә синең кебек уйнаклап тора идем .Үзем теләгәнне бер кайчан да кешедән эшләтмичә
үз тырышлыгым белән яшәргә
тырыштым.Синдә дә күрәм мин бу үҗәт сыйфатларны диде.Я хәзер бар ,эш урының
буш тормасын диеп Булатны чыгарып җибәрде .
Булат эштән чыкканнан соң үз бүлмәсенә керде .Анда душка кереп өстен күлмәген алмаштырганнан соң якындагы почта бүлекчәсенә китте .Анда кайчанга сөйләшә
алуын сорап телеграф кызга карады .Тегесе елмаеп кына ,
әллә чынлап ,әллә уйнап хет менә хәзер үк ,диде .
Булат, аны шаяртадыр диеп яңадан да кайтарып сорап та шул ук җавапны ишеткәч ,я ярар языгыз диеп өйләренең тулы адресын әйтеп торып яздырды .Язып бетергәннән соң кыз аңа ,барыгыз ике сәгатьтән килерсез диде.
Булат бераз ял да булыр һәм
вакыт та тизерәк үтәр диеп ,якындагы кием - салым кибетенә кереп ,үзенә алмаш
берәр күлмәк карарга булды .
Кибеттә йөрергә аны әтисе өйрәтте .Әнисенең гел дә эше
күп булды инде аның .Үзәк
хастаханәнең баш табибәсе булгач бигрәк тә .Тормыш алга
барган саен ,көнкүреш тә алга
бара .Хастаханәдә дә яңа таләпләр ,яңа медицина кирәк
яраклары, яңача дәвалый алыр өчен биш ел саен ,белем
күтәрү курсларына барып уку
барысы да күп көч таләп итә иде шул .Ә әтисе ,Ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе булгач ,аның вакыты күберәк
кала иде ,шуңа күрә улы белән дә, ешырак әтисе булды шул.
Булат күпме генә карап йөрсә дә ,үзенә ошаган ,күңеленә яткан әйбер тапмады ,шулай ук вакыт үтүен дә сизмәде .Инде күп калмаган икән бит диеп яңадан да почта бүлекчәсенә кереп китте .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11