Рецепты из моей тетрадки.
Жэйге эсседэ яхшы тозлы балык алуы бик авыр. Шуна узебез тозлыйбыз.
Шушы рецепт белән скумбрия тозласагыз, бутэн кибеттэн алмыйсыз. Ай яй тәмле килеп чыга. Базардан ин тэмле, зур. Симез скумбрия балыгы Сайлап алыгыз яме. ️ Бик тә яратабыз балыкны. Хэтта бэйрэмнэргэ туганнар да сорый бу рецепт буенча балык ясавымны.
Иң элек 2 литр суны кайнатырга куябыз, салабыз 8 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, 2 аш калагы чәй(коры, заварка), учлап суган кабыгы, кайнатабыз, суытабыз суны.
4 скумбрия балыгын ( юылган, эче чистаны) 3 литрлы банкага башын аскы өлешкә каратып куябыз, суынган суны балык өстенә коябыз(, чәй чүбен , суган кабыгын сөзеп калдырабыз), балыклар су белән капланырга тиеш, тулып җитмәсә, кайнаган салкын су белән өстәгез.. 2-3 көндә бердигән копчёной скумбрия балыгы сезнең өстәлегездә булачак. 3 коннэн балыкны алып мин тонгэ аны асып куям артык суын агызырга. Шулай итсэн, кибетнекеннэн аерылмый. Нәкъ копченый балык була инде.
Гарнирга духовкадаГы кабыклы бәрәңге дә булса..... Тэмле булсын!
Сезнең Лилиягез.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев