Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Миңа егерме яшьләр тирәсе иде. Студент чак. Дус малайда кунакта булырга туры килде. Бала чакларны искә төшереп,шук чакларыбызны сөйләп, көлешеп утырдык . Дустым бала чагын күрсәтергә ниятләптер, шкафтан фотоальбомнар алды. Мин беренче эләккәнен алып ачып җибәрдем.
-Ансы кызык түгел,ансы әбиемнеке,-диде иптәшем.
Ә мин ,шулай да бер битен ачтым да,фотодагы кызны күреп телсез калдым. Ул шул кәдәрле сөйкемле, шул кадәрле чибәр иде... Мин күкрәк куышымда "күбәләкләр оча башлавын" сиздем. Бу кыз белән бүген үк танышасым килде. Фотолары шул кадәрле матур эшләнгән, чын фотосессия диярсең. Арткы планда я тынып калган диңгез, я иске радиоприемник,я диварда картиналар.Заманча фотосессия дип уйладым. Тик фотолар аклы-каралы иде. Ә бу кыз! Мин аңа торган саен гашыйк була баруымны сиздем.Торганы бер фәрештә иде бит бу! Елмаюыннан искиткеч җылылык бөркелә. Аклы -каралы фото әйтерсең торган саен төсләнә бара.Ә минем торган саен тыным кысыла, күкрәк эчемдәге күбәләкләр саны да күбәйгәннән күбәя сыман. Ниһаять:
-Бу кыз... Кем ул?- дип сорыйм иптәшемнән.-Туганыгызмы?
-Әбием,-диде ул, мине шак катырып.
Мин фотоальбомны алга таба ачам. Бит артыннан бит. Менә ул олыгая ... олыгая барган һәм фотолар да яңача- төслеләр...Соңгы битендә чыннан да дустымның әбисен күрәм.Аның бүгенге чалымы. Яңадан яшь чагын ачып карыйм да тагын соңгы битен ачам.Моны берничә кат эшлим. Башым чәйнүк сыман кайный.
Шулчак кухня ягыннан поднос белән чәйле чынаяклар тотып, дустымның әбисе килеп чыга. Фотода елмаеп торган кыз. Эчемдә ниндидер шаблон шартлап сына кебек.
Әби подносны өстәлгә куя да, урындык башына таянып бераз басып тора.Хәле юк. Аяклары алама йөри. Сиксәнне узган бит.
-Менә, прәник белән чәй эчеп алыгыз,-ди.
-Кирәкмәс иде, әбием!-ди дустым аңа.-Рәхмәт!
Әби миңа карап тора башлый. Миңа уңайсыз. Фотоальбомның урта битен ачып җибәреп үзенең фотосын күрсәтәм.
-Бу сезме?
-Карчык әллә нәрсә күргән сыман,кулларын җәеп җибәрә дә елмая. Әнә нәк яшь чагындагы сыман. Нәкъ фотодагы сыман.
Ә минем баш мыенда, Голливуд чыгарган блокбастердагы сыман, әби кинәт вак кына пикселләргә бүленә... Чәчен урап куйган резинкәсе очып китә дә әбинең чәчләре куе матур көлтәгә әйләнә. Битендәге җыерчыклары үтекләнгән сыман юкка чыгып, йөзе алсуланып балкый башлый .Күзләре, тузанын сөртеп алгандай җемелдиләр. Минем алда фотодагы искиткеч чибәр кыз тора. Эчемдәге күбәләкләр очып чыгып аның тирәли әйләнә башлыйлар.
Әби елмая. Менә елмаю картаймый икән ул.
Әбиләр.
Дөресен генә әйткәндә, без яшьләр,аларны кешегә дә бик санамыйбыз.Алар безгә әллә кайчангы гасыр кешеләре кебек тоела. Файдаланылган материал. Араларында җылы мич кебек җылыта торганнары да бар барлыкка.Алар янында чынлап җылынасың. Андыйлары хуҗалыкта файдалы. Балаңны карарга, ризык әзерләргә ярап торалар.
Әбиләрнең караңгы ягын мәскәй карчык образы сүрәтли. Олыгая олыгая телләре дә,йөзләре дә үткен пычакны хәтерләтә башлый андыйларының. Киселерлек. Аларда җылылык юк.Яннарында бөтен яклап җил ыжгырып тора сыман.
Әбиләр. Никтер алар, безнең өчен , фотоальбомның иң соңгы битендәгеләр.Алар кеше буларак та безне кызыксындырмыйлар инде.Аларның сөйләгән сүзен дә без, күбрәк колак яныннан үткәрәбез. Алар безнең арадан сиздерми генә китә торалар...Китә торалар...
Ачып та каралмаган фотоальбом сыман.Кеше гомеренең узуы да, әнә шул фотоальбомны карап чыккан вакытка гына тиң икәнен без үзебез дә соң, бик соң аңлыйбыз шул.
Автор Олег Батлук.
Гөлфия Гаян тәрҗемәсе.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2