🌸🌸Подписчик җибәргән... Уфадан Казан ягына барганда федераль трассадан читтә бер юл участогы бар. Күңелгә шом салмас өчен төгәл урынын язып тормыйм. Хәрәкәт – аз, юл шәп булгач, анда шоферлар бик кызу йөрергә ярата. Менә шунда юлда кинәт кенә ниндидер ат пәйда була да инде. Шунлыктан, аның өстенә барып менмәс өчен юлдан чыгып очалар да машиналарына ут каба. Ул атны бик борынгы, диләр, тик анда гыйбадәт кылсалар да, чукынсалар да, “изгеләндерсәләр” дә, бу ритуаллардан соң бахбай юкка чыкмый, һаман хасыйл була.
Сөйләүләренчә, шул тирәдә элек бер атлы татар яугире җирләнгән булган. Юл төзегәндә грейдерлар аның каберен актарып чыгарган, мәрхүмнең сөлдәләре таркалып бетсә дә, атның башы черемәгән булган. Юлчылар ул башны яңадан күммәгән, читкә алып ыргытканнар, күрәсең. Ул хайванкайның энергетикасы никадәр көчле булгандыр, белмим, әмма өрәге һаман пәйда була икән: башта юл читеннән янәшә йөгереп бара, аннары кинәт кенә машина алдына чыга, ди исән калган кешеләр. Әнә шуннан соң кинәт тормозга басып, автомобиль юл читенә чыгып оча да инде...
Минемчә, нинди генә мистик хәлгә тарысаң да, баш мие эшчәнлеген контрольдә тотарга кирәк. Бернинди ат та 100 чакрым тизлек белән машина янәшәсеннән чабып бара, җитмәсә, узып китә алмый. Аягыңны газдан алма, шул гына, нәтиҗәдә, томанны үтәли чыккан кебек, өрәк аша үтеп кенә китәчәксең. Үрә торган чәчләрең бераз чытырдап, очкын чәчрәтеп алыр, әлбәттә, аның каравы, исән калырсың...”
Интернеттан алынды
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев