Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Булат, вакыт бар әле диеп ,кибеттән чыккач әкрен генә ,матур аллея буйлап почта бүлекчәсенә таба китте .Кая
ашыгырга соң ?Эшкә барасы
юк, инде эш сәгате күптән бетте.Менә үзенекеләр белән
сөйләшеп алса күңеле булыр алла боерса .Тукта ...ничек үзенекеләр белән ? Кайчаннан үзенекеләргә әйләнделәр соң әле алар ? Булат бу уеннан үзе үк куркып китте .Юк ,һич тә юк .Андый уйны башыңа да кертергә куркыныч бит, алар бит гел дә бербөтен булдылар һәм шулай бербөтен булып калырбыз да Алла боерса диеп үз -үзенә кабаттан да сүз бирде ул .Чынлап та, ничек яшәп ята микән барысы да ,мин монда киткәч .Әти белән әни икесе бергә инде .Аларга алай ук кыен түгелдер ансы ,ә менә сөекле хәләле белән яраткан нарасые Җәмиләсе ничек икән ? Кызым җимешем диеп куйды ул күңеленең иң түреннән чыккан назлы искә алу белән .Карале ,үзе дә бик сагынган икән бит ул гаиләсен.
Әле өйдән чыгып китүенә күпме генә ,ә инде күңеленә әллә кайчан ,бик озак кебек булып китте бу вакыт .Шулай уйларына бирелеп матур - матур пальма агачлары аллеясыннан , кадерлеләрен
уйлап бара - бара почта бүлекчәсен узып та китә язган бит әй .Ул почта бүлекчәсенә кергәндә анда телефоннан сөйләшер өчен үз сәгатен көтеп торучы берничә кеше бар иде әле .Булат та үзенең килүен ,почта бүлегендә аннан заказ алган кыз янына барып әйтте дә ,аңа көтеп торыгыз ,
тиздән тоташтырырбыз дигәч ,
читтәрәк торган кәнәфигә барып утырдып көтә башлады.
Менә ул кадерле мизгел .Озак
көтәргә дә туры килмәде .Аңа кайсы будкага керергә икәнен
хәбәр иттеләр .
Булат белән хәбәргә чыгарга дип күпме көттеләр бит инде
әнисе белән әтисе дә ,шулай ук
сөекле хатыны да .Алар да Буаның почта бүлекчәсенә дүртәүләшеп ,хаттә кызы Җәмиләсен дә алып килгәннәр иде .Телефонның теге башыннан беренче булып әтисенең тавышын ишетте ул .
Әтисе шундый кызганыч булып китте аңа .Улым диеп әнә ничек назлы итеп ,яратып дәшә бит .Булатның бугазына кайнар төен килеп тыгылды .
Әйтәсе сүзен дә җөмлә төзеп әйтә алмас хәлгә килде ул.
Аннан тиз - тиз генә, кечкенә бала үзенә берәр әйбер кирәк булса ялагайлана бит әтисенәме - әнисенәме шунда ,Булат та шундый хәлдә иде телефонның икенче башыннан әтисе тавышын ишеткәч .Әти - әтием ,синең тавышны ишеткәч мин сезне ничек каты яратканымны аңладым диде аннан сүзләрен өзә - төтә булса да .Гаиләңне ничек яратканыңны беләсең
килсә ,читкә китеп кара...диләр бит борынгылар .Алга таба сөйләшә -сөйләшә хәл - әхвәлләрне сораша башлагач
Булатның нервалары үз урынына утырды һәм инде барысы белән дә тыныч кына сөйләшә алды .
Әнисе аның кая урнашып ,эш
сәгатьләренең ничек булуы
белән кызыксынды ,әле үзләренең дә барып кайтырга уйларында булуын әйтте .Әни
әгәр үзегез килсәгез Сәлимә
белән Җәмиләне дә алып килә алмассызмы икән диде ул
әнисенә .Алар да монда булса бәлкем торырга зуррак бүлмә бирерләр дә ,гаиләм белән бергә яшәрбез дигән уйларым бар диде соңыннан .
Сәлимәсе белән сөйләшкән вакытта ул ,гаиләнең тормыш барышында иң әһәмиятьле өлеше икәнен ,менә шушы берничә көн аерым торганда ныграк та аңлады .Менә шуңа да ,әнисенең бу адымын ,
адымын дим ,чөнки мин аны берничек тә иренә хыянәте диеп атый алмыйм ,әтиемә дә шулай ук әниемнең үзенә дә беркайчан да дәшмәячәкмен .
Алар ничек яшәдәләр матур үрнәк гаилә булып ,шулай булып калырга тиеш диеп тагын бер кат күңеленә беркетеп куйды Булат .
Анализлары туры килмәсә дә
Арджон Архипович сөйләгән
алар арасындагы мөнәсәбәт
тә тик бер кыйсса булып Булат
белән Арджон Архипович арасында гына калачак .Бу турыда алардан башка беркем дә белмәячәк .Монысына Булатның иманы камиль.
Шулай да , әнисе килеп китәрбез әле дигәч ,бераз гына
күңеленә шик тә төшеп куйды .
Әгәр ,бу Арджон Архипович сөйләгәннәр чыннан да дөрескә чыкса ,әнисе аны очырашкан вакытларында таныган булса ,әнисенең күзләреннән моны белеп булмасмы икән дигән уй да йөгереп кенә үтеп китте аның
баш миенең кайсыдыр бер почмагыннан .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9