Предыдущая публикация
Кыяр маринадлау.
Кыярларны яхшылап юып,баш башларын кисеп, оек энәсе белән буйга тишеп чыгабыз. Кәстрүл я табакка тутырып өсләренә кайнар су коеп 20 минут чамасы тотабыз.
Шул арада тозлык ясыйбыз.
1 литр суга
2 аш кашыгы тоз
1-2 аш кашыгы шикәр комы салып кайнатып чыгарабыз.
Стерильләштерелгән1 литрлы банкага1 укроп шапкасы, 2-3 карагат я чия яфрагы, 2-3 тырнак сарымсак, 2-3 хуш исле һәм кара борыч борыч ,1лавр яфрагы, 2 аш кашыгы 9% лы уксус, 1 аспирин(ацетилсалициловая к-та) таблеткасы салып кыярларны тутырабыз да тозлыкны салып тимер капкач белән ябабыз.
Тәмле булсын!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев