Мифларыбыз белән таныштыруны дәвам итеп, бүген онытылып баручы Җалмавыз/ ялмавыз/ җалмавыз карчык дигән мифик персонаж хакында сөйлибез.
📍Җалмавыз дигәндә, кара урманнарда, тау куышларында, кое төпләрендә яшәүче җиде башлы явыз затны күз алдына китерергә кирәк. Тышкы кыяфәте белән ул кеше сымак та, агач тамыры кебек тә, киек җанвар кыяфәтендә дә булырга мөмкин.
📍Бу персонаж төрки халыкларның күбесенә хас. Ул безнең халкыбызда бары тик әкият сюжетларында гына сакланып калган.
📍Җалмавыз каршына очраган кешеләрне (ул аларны исләреннән сизә) иләмсез зур авызын ачып, теле белән ялмап кына ала да йотып та җибәрә. Мәсәлән, "Дутан батыр" әкиятендә Дутанның 40 туганын, башка агаларын берьюлы йотып бетерүе хакында сюжет бар.
📍Шул ук вакытта ул күңеленә ошаган, юмарт, кешелекле, яхшылык кыла белгәннәргә ярдәм дә итә. Мәсәлән, берничә әкият сюжетында ул батырга ярдәмгә килә, төрле җанвар кыяфәтенә кереп, аңа булышлык итә, яисә гарип егетне, кызны йотып коса да, тегеләрне гариплекләреннән, чирләреннән котылдырып, чибәр кешегә әверелдерә.
📍Җалмавыз сүзенең килеп чыгуын галимнәр ялмап алучы авыз дигән мәгънәдәге сүзтезмәгә бәйләп белән аңлаталар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев