Предыдущая публикация
ЯРАТАСЫМ КИЛӘ
Яратасым килә, яратасым,
Бар назыңны килә эчәсем.
Утлы иренемне һәм телемне
Тәнең буйлап килә йөртәсем.
Чәчләреңне тарап, кашларыңның
Үбәселәр килә дугасын.
Күлмәк төртеп торган чияләрнең
Татлылыгын килә тоясым.
Теләгемне ымлап, килә кочып
Куенымда бәпчек итәсем.
Килә арып, татлы йокы табып
Каршылыйсы сөю иртәсен.
Күзләреңә чумып, хисләреңдә
Килә йөзеп озак йөрисе.
Төне буе назларыңны тоеп,
Иң татлы сүзләрне сөйлисе.
Утларында янып бу сөюне
Икәүләшеп килә тоясы.
Тик тыелма гына теләгеңнән,
Һәм булма син мине тыясы...
Венер ФӘТТАХ 09.07.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев