Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Сания Хәлим белән бераз капка төбендә сөйләшеп утырганнан соң өйгә кереп инде Хәлим әзерләп куйган
өстәлгә ,кулларын юып килеп ,
тәмле итеп пешергән аш ашап ,
яңа пешерелгән кара чәй белә
чәйләп алгач ,йокы бүлмәсендә урын салып йокларга яттылар .Сания дөрестән дә бик арыган иде шул бүген ,эш күплектән генә дә түгел ,ә уйлар дәрьясында
кайнап ,үткәннәргә кайтып
барлык нервасы кузгалды аның бүген .Нигә нәкь тә бүген
нигә бүтән көнне түгел ?
Эшендә дә җайлы булды бит
бүген ,артыгын арытмады да ,
тик менә Сәлимә янына кереп
оныгын сөеп ,улы турында сүз
кузгаткач башланды түгелме соң аның бу яшьлектәге үткән
тормыш юлын барлау .Нигә
кирәк иде соң аңа кабат ,бу
укылган китапны ачып һәр
битен кат - кат күңеленнән укып чыгарга .Әйе ,ул бит бу
уйларына оныгы Җәмиләгә
караганнан соң ,аның ниндидер безгә хас ук булып
бетмәгән йөз чалымнарын тотып алганнан соң башланды.
Әллә соң оныгында аның йөз
чалымнары чагылып үттеме?
Әйе ,әйе ,,Аның" .
Сочида соңгы тапкыр ялга баруында ,,аның" белән очырашкач ,үз күзләренә үзе ышанмады бит ул .Улы белән
аның янына барырмын диеп
еллар үткәч кабат очырашырга
туры килер диеп ,Саниянең ике
ятып бер төшенә дә кермәде бит ...татар халык мәкале әйтмешли .
Улының гел дә ,шушы Сочи
шәһәренә килеп эшлисе килүе
аны бераз куркуга салган чаклары булмады диеп булмый анысы ,булгалады .
Тик ,әллә кайчан булып узган ,
һәм инде аннан соң күпме язлар килеп ,кышлар үткәч мондый очырашу булыр дип
уйлап та караганы булмады.
Ә монда ,улы Булаты ,әти - әни
мин үземә моннан якын гына
урнашкан ЖЕМЧУЖИНА шифаханәсендә эш таптым ,
әни әллә син дә барып танышып киләсеңме дигәч ,
үзе дә табибә буларак ,улы
эшкә киләсе урын белән танышу максаты белән генә барган иде бит ул анда .
Алар Булат белән килеп кергәч
тә аларны каршы алган егет озатып куйды аның эш бүлмәсенә .Ул бүлмәдә аны
шундый көтелмәгән очырашу көткәнен Сания каян белсен соң инде .Тик ул үзен тиз кулга алды ,үзен текә тотты һәм
,,Аны "таныганын белдермәде.
Ул да аны танымады ,тик улы
белән ялга килгән ,район үзәк
хастаханәсенең баш табибәсе
итеп кенә кабул итте диеп уйлады Сания .Тик бик нык
ялгышты шул .Таныды аны баш табиб һәм чын күңеленнән
янында бераз озаккарак калуын теләп кофе тәкьдим итте .Улына йөкләнәсе терапевт эшенең нидән гыйбәрәт икәнен һәм ничек
эш алып барасын аңлатты ул
Булатка .Инде ике елдан артык
үзләренең Буа районы хастаханәсендә терапевт булып эшләп байтак тәҗрибә
тупларга өлгергән Булатка ,
мондагы эш уен кебек кенә булып күренде дисәм дә ярый .
Икенче көнне кайтып китәргә
әзерләнеп йөргән чагында ,
СВЕТЛАНА шифаханәсенә
Санияләр номерына ишек кагып килеп керүен генә берничек тә аңлый алмады Сания һәм үзенә сузган зур
чәчкә гелләмәсен алып ,кулын
үпкәндә дә бернидән дә шикләнмәде .Әле ярый танымады диеп үзен юатты .
Аларны озатып җибәргәндә дә ул ,Булатка озак тоткарланма
эш урыныңны саклармын диеп вәгьдә биреп озатты.
Булат эшли башлаганчы ук инде аларның уртак эш турында фикер алышу булган
иде .Шуңа күрә дә бит инде Арджон Архипович үзе Буага
да кайтып китте .Анда да ул
хыялында гомере буена читтән яратып яшәгән Саниясе янына
зур матур чәчкә гөлләмәсе тотып килде очырашуга .
Сания аны үзеннән ерагырак
тоту өчен өенә дәшмәде ,ә
Буаның иң текә гостиницасына
урнаштырды .Булат аны үзе шунда илтеп ,кафеда ашатып
үз фатирына кайтып киткән иде бит.Эх..нигә шулай катлаулы икән соң бу тормыш.
Ярый әле беркем дә белми бу турыда .Үзем дә уйларга да куркам.Шундый бәхетле гаиләмне таркатудан куркам.
Мине өзелеп яраткан ирем бар
улым белән киленем ,оныгым.
Бер Ходаем сиңа таянамын һәм миңа алга таба да яшәргә
көч - куәт һәм сабырлыклар бир диеп Ходай Тәгаләдән гел сорап ,догалар кылып яшимен
бит диеп кабатлады ул уенда .
Урынга яткач та йоклый алмыйча яткан хатынын Хәлим аны арып кайтканнан дип уйлап ,юатырга тырышты .
Әллә соң бераз үз исәбеңә ял алып ,ял итәргә барып кайтабызмы ? Сәлимә белән оныкны да алырбыз .Булат та никтер хаман да хәбәргә чыкмый диде ,әле дә күзенә йокы кермәгән хатынына карап.Белми шул аның сөеклесе ,хатынының нинди утта янганын .Әгәр ишетсә дә
Кеше ышанмас нәрсәне - чын булса да сөйләмә дияр иде .
Дияр иде шул .Чөнки бит алар хатыны белән бербөтен булып гомер иттеләр ,әти - әниләрен
бергәләп карап төп йортларына урнаштырдылар ,
Матур итеп ашларын үткәрделәр .Әйдә җаным йоклап кара инде ,иртәгә сөйләшеп бетерербез диеп
хатынын куенына алды .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8