🌸🌸Мин балалар бакчасында эшләгәндә башка сыймас хәл булган иде. Шуны сезгә язарга булдым. Әле эшли генә башлаган вакытым иде ул вакытта. Эш көне ахырында ике бала калды минем белән. Әти-әниләрен көткән вакытта без мозаика җыеп утыртык. Кышкы көн. Караңгы тиз төшә. Ут янып тора. Без мазаика җыеп утыра торган өстәлдән ерак түгел туалетка бара торган проем. Анда ут юк. Менә шул яктан ниндидер тавыш килде дә мин торып карарга киттем.Карап килдем бар да яхшы. Но килеп кенә утырган идем приемный ишегенә шакыйлар. Аптырап киттем анда бит ишек бикле түгел. Приемныйга чыксам бер яшь кенә, карап торуга нормальный хатын кыз басып тора. Иягендә миңе бар. Только йөзе әллә нинди аксыл. Сез кем артыннан артыннан килдегез дип сорадым. Чөнки мин ул хатынны күргәнем булмады. Эшли генә башлаган вакыт бит. Мин Марина артыннан килдем ди. Әллә нинди тавышы да әле аның. Тере кешенеке тавышы кебек түгел. Хәзер дидем дә балалар янына кереп киттем. Маринаны җитәкләп әйдә анда сине алырга килгәннәр таныш кешеме ул сиңа әйтерсең дип алып чыктым. Чыксак бер кеше дә юк. Мин аптырашта калдым. Маринага 6 яшь. Бик акыллы бала иде. Миңа син апа ычкындың мәллә дигән кебек карап куйды. Бер баланы алып киттеләр. Марина белән икәү генә калдык. 20 минуттан әтисе килде алырга. Әтисенә бер хатын килде, шундыйрак иде дип тасвирлап бирдем. Ул Маринаны хатыны янына машинага чыгарып куйды да минем янга кереп үкереп елап җибәрде. Аннан соң үзен кулга алып кайгылы хәл турында сөйләде. Маринага ике яшь булганда дүрт ел элек әнисе кызын балалар бакчасына алырга барганда килеп кенә җитәм дигәндә машинасы авария эләгеп яна башлаган. Һәм ул шунда үлгән булган. Юлда бозлавык булган ул көнне. Фотосын күрсәткән иде нәкъ шул фотодагы хатын иде. Бу хәлне искә алган саен курку да сизмим, ә Маринаның әнисен жәллим. Ул бит баласын сөеп үстерә алмаган. Баласы янына барган юлда үлгән бит. Ничек, кем, нәрсә Маринаның әнисе кыяфәтендә килде. Бу сорауга җавапны кеше таба алмас мөгаен.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев