Без, ике яклы өйдә, (килен булып килгән төп нигез) бервакыт дүрт гаилә бергә яшәдек. Кайната-кайнана, иремнең абыйсы, хатыны, бер яшьлек улы. Ирем белән мин (аннары улыбыз туды). Яшь баласы белән өченче килендәш тә кайтып торды. Аллаһка шөкер, тавыш-гаугасыз, тыныч кына, матур гына яшәдек. Көзге басу эшләре вакытында, тагын бер килендәшнең кызлары да өстәлде. Күпсенүче, зарланучы булмады, барыбыз да сыйдык...
Без шулай яшәп ятканда, авылда кайната-кайнана белән генә яшәүче бер пар, колхоз рәисеннән өй сорап кергән.
Колхоз рәисе: «Әнә Шәрихныкылар дүрт катлы булып яшиләр, берсе дә өй сорап килгәне юк», – дигән. Бу сүз кемнәрнеңдер күңеленә дә тигән булган икән, болгатучылар да булды... Рәхмәт, сорамасак та, безгә өйне колхоз салып бирде. Ул елларда шулай иде бит.
Улыбызга җиде ай булгач башка чыктык. Ияләнә алмый тилмердек әле... Улым юрганын өстерәп: «Бу-бу-бу»,– дип, өйгә кайтамны аңлата иде. Әни (кайнана) килендәшнең улы белән өйдә. Тиз генә иртәнге эшләрне эшләп бетереп, малайны әнигә кертеп, башта аларга (ияләнгән буенча), аннары үзебезгә су ташыйм. Әле мичкәдә утын, күмер яга торган вакыт бит. Ипи дә пешерәсе... Бергә яшәгәндә акча юк, җитми дигән борчу да булмады. Күпме кирәген дә уйлап карамадык. Казанны аерым аскач, бар да аңлашылды. Вакыт узгач, аерым яшәргә дә ияләндем, өйрәндем инде.
Ә бу заманның аңлаешсыз ягы: тораклар зурая, кыйммәтле машиналар алына, ә күңелләр тарая, коймалар биегәя, капкалар бикләнә. Машинага төяп кайткан ризыкларның күбесе чүплеккә чыга. Кайчандыр яратып, кадерләп кигән киемнәр дә шунда урын ала. Рухи байлык та, шулар белән юкка чыга, җан ялангач булгач, гәүдәгә дә тәнне күрсәтә торган, затлырак дип уйлаган, киемнәр эленә. Кеше биргәнне кияргә теләмәсәләр дә, юклыктан кигән кебек асылынган, салынган, тар, кысан, кыска, ямаулы, ертыкны кияргә атлыгып торалар. Килешәме, юкмы? Янәсе мода. Кыйбат булса, башкалардан аерылып торса, кеше алдында мактана алса, башка нәрсә кирәкми. Кайчандыр ярдәм иткән, терәк булган туганнар, кан-кәрдәшләр, дус-ишләр дә «кирәк дигән исемлек»тән төшеп кала.
Килгән-киткәнне көйләргә вакыт юк, артык чыгым чыгудан куркып, капкалар гына түгел, күңел ишекләре бикләнә... Сөзә торган үгезнең күзен кан басса, кешеләрнекен аңсызлык томалый...
Шушы хатирәләргә тоташкан уйларым әллә кайларга алып китте. Нәфескә хуҗа булырга, тарайган күңелләрне киңәйтергә, күзләрне ачып чынбарлыкны күрергә вакыт та бит. Күпләр шуны аңламый.
Кичәге көн тарих, бүгенгесе бүләк, алдагысы табышмак икәнен онытмасак иде.
Фәнзилә Нәҗипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1