КАЙДА СОҢ МИНЕМ ЧИЛӘК)))
-Әхтәм, шул "бүре чокырына" тагын бер барып килергә кирәк булыр, җанкай, 17 банка гына булды бит әле кайнатмам, - дип, ире эшкә китәргә торуга ук, сөйләнә башлады Хәлимә.
-17 банка - ул бит 3әр литрлыдыр инде?! Барган саен икешәр зур чиләк тутырып кайттык бит. Бер калак варенье капканым юк, ә чиләк ярымын үзем җыям. Син җиде җиләк саласың да, ятып "сәйфи" белән теләсә нәрсә кыланасың. Кыстама да, башка бармыйм. Булганы җитәр! Комсызланма, зинһар, былтыргыларын да тавыкларга чыгарып түктең ич... - дия-дия киенде ире.
-Ян чокырында бөтенләй булмадык ич, шунда гына барып "развитка" ясап кайтыйк инде, әәәәәә, карткаем. Ничәнче көн сорыйм, бер үтәлмәгән теләгем кала бит инде ә? Гомер буе үкенечле булыр. "Их, ник кенә алып барып килмәдем икән инде, шул яланга, бахыркайны?"- дип күз яшеңне түгеп утырырсың, Аллам сакласын! Салкын кышларда, балалар кайтып җыелган ялларда, җәй исләренә күмелеп, тәмле итеп чәйләр идек...
-Син бер бару белән генә чикләнә торган кеше булсаң икән... Бүген эш муеннан, районга ике рейс ясыйсы бар... вакыт калса тиз генә барып әйләнербез, бәлки, ләкин ышандыралмыйм.
Хәлимә, ире әбиткә кайтмагач, өй эшләреннән бераз арынып торасы килеп, бакчада чүп булса да утый торыйм дип, иркенләп җәелеп кенә утырган иде, таныш машина тавышы ишетеп киртә аркылы үрелде һәм җанкаеның тиз-тиз өйгә юнәлүен күреп каршына ашыкты.
-Әйдә, әнисе, бераз вакыт бар, тиз генә әйләнеп кайтыйк алайса "бүре чокырыңны". Кичкырын завхоз белән барасы җирләр күп, - диде ире чиләктән бер чүмеч салкын суны башына коеп. - Кая кыздырадыр бу кадәрле, машина кабинасында плитә өстенә утырып йөргән кебек; соңгы май элпәләрем эреп акты инде. Тиз җыен түлке...
-Бәәәәлеш икән, ашап та тормыйсың әллә??? Ничә чиләк алырга икән, карткаем?
-Күпме бушы бар, барсын да ал!
-Әстәгъфирулла... җидесендәмени?
-Алтысын үзең тутырсаң, мин риза.
Егерме минуттан алар, ап-ак зур таҗлы ромашкалар төбендә җәйрәп, чәчелеп яткан эре кызыл җиләкле, "бүре чокырында" иде.
-Нинди матурлык бит, сөбханалла, табигатьнең Аллаһ Тәгалә тарафыннан никадәрле бушлай бушаткан байлыгы, әәәәә?! Күр әле, картым! Ә син атна буе ялындырып яттың... - дип, ике чатлы булып үсеп, башы җиргә кадәр салынган, каенның уртасына менеп тә атланды Хәлимә.
Артта еракларга сузылган иген басуына карап та, тау астында урнашкан авылы белән дә, "бүре чокырын" кертеп тә, аланның нәкъ уртасына сузылып ятып та, ире кырына килеп аның җыйган җиләкле чиләген кочаклап та селфилар ясады ул.
-Карткаем, әйдә сузыл әле кырыма, берәр кадр ясыйк әәәәәә?! Нинди искитмәле матурлык ич!
-Син кайчан тутырырсың түлке 6 чиләгеңне, мин менә бу биш литрлыны тутырам да "выжт" авылга.
-Бетте, бетте, җыям ич инде, менә күр, төбе күмелде. Ачуланган сыман гына кылануың, гомер буе күңелемә сары май булып ятты инде, карткаем. Хисләрем яңарып, ялкынланып, аяк табаннарыма чаклы төшә рәхәте.
-Телеңә салынмый гына күч, зинһар, миннән бер егерме метр читкәрәк. Син күрәсеңме соң, центнерлы гәүдәң белән ауный-ауный "сәйфи" төшереп, как ясагансың нинди шәп җиләкләрдән.
-Абау, шундый зур аланга сыймый икән берәү. Ярый, ярый югалсам Хәлимәңне юксынырсың әле...
Әхтәм, тутырык чиләгенә карап торды да, ашыкмый гына машинасына таба атлады. Аны яхшылап урнаштыргач, күләгәгә сузылды һәм күктәге болытларга карап изрәп китте.
-Әх-әх-әх-тәәәм, син кая-я-я-я? Үләәәәм, коткаааар... - дигән тавышка сискәнеп уянды ул.
Торып баскач, тыны-көне бетеп үзеннән кирегә таба чабучы хатынын абайлап:
-Син кая ашыгасың, әй карчык? Мин биредә бит. Ни булды? Чиләкләрең кая? - диде кычкырып.
Шулчак каядыр якында гына бүре улаган тавыш ишетелде. Хәлимә иренең эндәшкәнен дә, кычкырганын колагына да элми, ишетми диярсең, бар көченә авылга таба сыздыра. Әхтәмнең әче итеп сызгырып җибәрүе булды, хатыны әллә абынып, әллә куркуыннан җир убылгандай юкка чыкты. Бүре тагын озын итеп улап җибәрде.
-Әх-әх-әх-әх-тәм, - дип куркудан сүзен әйтәлми, черек торыкка абынып аркылы төшкән, әхелдәүдән башка сүзе чыкмаган хатынын көчкә күтәреп торгызган Әхтәм:
-Ни булды соң, әәәә? Мин сызгырганда элек икенче кат тәрәзәсеннән куеныма сикерә идең, бүген куып тотар хәл юк үзеңне... -диде көлеп.
-Си-си-си-си...
-Пес тә итәрсең малай,. бу кадәрле юан торыкны чәрдәкләгәнсең.
-Си-си-син ишетәсеңме соң, бүреләр улый ич, синең машина артында гына. Колак ка-ка-катырак бит си-синең. Ка-ка-кайтыйк булмаса... - диде Хәлимә сытылып, изелеп кып-кызыл җиләккә манчылган, барлык әгъзаларын итәгенә сөртә-сөртә.
-Синең хәзер үзеңнән как коярга була, карчык... бу кадәр кызарып пешкән чакларың исемдә дә юк, - дип кеткелдәде тормыш иптәше.
-Си-сиңа кызык...
-Менә хәзер "сәйфи" ясасаң әйме,.. иң күп лайклар синдә булачак. Кая бир әле телефоныңны, бер-ике кадр ясыйк әле истәлеккә.
Шулчак, кабат озын итеп улаган бүре тавышы яңгырамасынмы! Икесе тиң бер-беренә карашып алдылар.
-Әйтәм ич, синең,.. безнең,.. машина артында гына саклап яталар. Ииии, Ходаеееем, беркем сөйләнгәне булмады биредә бүре өере йөри дип.
-Мин барып карыйм әле. Син урыныңда гына качып утыр, селкенеп күренеп йөремә, центнерлы гәүдәң белән. Минем кебек сөяк өеменә ташланмый алар...
Әхтәм машинасының артына чыгып, куакка элеп куйган телефонын кулына алды да, 5 минут саен кычкырырга куйган будильнигын сүндереп, үзалдына:
-Хәлимәне генә өркетергә иде исәп, үзем дә ышана яздым, кәһар суккан рингтон...
-Син ничек анда, күренәләрме? - дип кычкырды Хәлимәсе, үлән арасыннан башын күтәреп.
-Тындылар... Карчыккаем, әйдә тиз, сикер кабинага! Миннән курыкканнардыр "бу нинди Кащей Бессмертный килә?" дип.
Хәлимә, әкерен генә үзенә якынлашкан машинаның туктаганын да көтми, ишеген ачып, алгы утыргычка сикерде.
-Чиләкләрең кая???
-Чиләк кадерлерәкме, минме, әәә? -
диде еш-еш тын алып утырган хатыны.
-Бәәәәлеш икән... җиләклесен булса да табып алыйк.
-Бер уч җиләк дип, иске чиләк дип, бүре азыгы буласым килми әле. Әйдә, тизлегеңне арттыра төш, әтисе...
©Миләш
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев