Сания
Хикәя .Дәвамы .
Шулай җыенышып Буа шәһәренә барырга диеп яшь гаилә юлга кузгалды .Кайнана дигән әни кеше бик тыйнак , бик сабыр , әйтәсе сүзен дә бик тирәнтен уйлап кына әйтә торган хатын - кыз Равия, аларга изге юллар теләп , ана буларак киңәшләрен биреп , балаларын озатып калды .
Менә алда Буа шәһәре .Күрсәтелгән адрес белән барып үзәк хастәханәне тиз таптылар алар .Кулларында алай күп әйбер булмаганлыктан , күтәренеп йөрүе дә җиңелчә иде .Алар әле эшкә урнашып , торыр урыннарны белешеп , шәһәр белән танышкач , авылга кайтып тормыш итәргә кирәк ярак әйберләрен алып килербез диеп уйлашып килделәр .
Буа шәһәре алай зур кала түгел икән үзе .Ике - өч катлы йортларны исәпкә алмаганда , күбесе үз каралты - курасы , мунчасы - бакчасы белән , ихата тирәсе агач рәшәткәләр белән әйләндереп алынган авыл урамнарын хәтерләтә иде .Дөресен генә әйткәндә зур авыл инде менә .
Ике катлы , агач бүрәнәләрдән салынган , районның үзәк хастаханәсе ,озын баракны хәтерләтә иде .
Сания әкрен генә хастәханә коридорына кергәндә , анда бер ак халатлы медсестра ханым коридор башыннан палаталарга дару өләшеп йөри иде .Сания кыяр - кыймас тавыш белән , аннан ,кадрлар бүлегенең кайда урнашканын белеште .Ханым аңа урамга чыгып , шушы ук хастаханәнең уң як почмагында урнашкан булуын әйтеп , күрсәтеп җибәрде .
Сания кергән кадрлар бүлеге дигән җир , кечерәк кенә , артык зур булмаган ике бүлмәле фатирны хәтерләтә .Ике кырыйда ике өстәл һәм алар янында ике урындык , стена буена терәп куелган китап киштәсендә тезелеп киткән папкалардан башка монда башка әйбер күзгә бәрелеп тормый иде .
Сания килеп кергәч , бер өстәл артында утыручы күзлекле ханым , күзлек өстеннән генә карап соравын бирде , ә инде Саниянең институт бетереп эшкә җибәрелгән терапевт икәнен белгәч , йөзе күренеп яктырып китте .Үз баласына дәшкән анадай ул аңа бик хуш ,бик хуш киләсең , бездә бик тату , дус коллектив рәхәтләнеп эшләрсең алла боерса диеп , утырырга урын тәкьдим итте һәм эшкә урнашу өчен кирәкле булган документларын бирүен сорады .Саниянең, алар инде әзерләп куелган булганлыктан,ул аларны өстәлгә куйды да ,ханымга текәлеп карады .Ни әйтер икән ?
Аннан ул үзенең яңа гына гаилә коруларын һәм монда торыр урыннары юклыгын да кисәтергә онытмады .
Бусы турында да сөйләшербез сеңелем , хастахәнәнең тулай торагы бар. Яшь гаиләләргә урын булырга тиеш , барын да белешеп бетерербез диеп язу - сызу эшләренә тотынды .
Комсомолкамы икәнен сорарга да онытмады .Яхшы гына эшләп китсә , коммунистка керү мөмкинлеге булуын да , профсоюзга керергә кирәк икәнен дә сөйли - сөйли кәгазьләрне тутырып бетерде .
Аннан өстәл өстендә кукыраеп , үз чиратын көтеп утырган телефонга үрелде .Телефонның икенче башыннан калын гына ир - ат тавышы ишетелде .Бу хастахәнәнең баш врачы Бари Бариевич иде , аңа вакытыгыз булса монда кереп чыга алмассызмы икән , бездә эшләргә юллама белән килгән терапевт кыз белән сөйләшәсе , торак мәсьәләсен уңай хәл итәсе бар диде .
Бари Бариевич озак көттермәде ,кереп тә җитте .Тавышының капма - каршысы булган , чандыр гына җиңелчә гәүдәле ир - ат иде ул .Керү белән ачык йөз белән исәнләште һәм Саниягә үзен кызыксындырган сорауларын бирә башлады .Башта дипломын сорап алды һәм андагы билгеләрдән, шулай ук практикада йөргән вакыттагы характеристикасыннан бик канәгать булуын әйтте .Гаилә хәле белән кызыксынды .Яңа гына корган гаиләгә ,тулай торактан кечерәк булса да , торып торырга ярый диеп бер бүлмә бирергә карар чыгардылар .Ире Хәлим турында да сорады , кем булып эшләве , ничә яшьтә икәне белән кызыксынды .Урамда утыргычта утырып калган Хәлимне чакырып керергә кушты .Аның машина йөрткәнен ,шофер булуын белгәч ,эшкә керергә төгәл белешкән урыны да булмаганын белгәч , бәлкем син дә безгә Скорыйга урнашырсың диеп тәкьдим ясады .Менә шулай яңа гына тормыш сукмагына аяк баскан яшь гаилә Буа шәһәре үзәк хастахәнәсендә эшли башладылар .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1