Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Буага килеп урнашып эшли башлауларына да елдан артык вакыт үтеп китте .Сания инде югары белемле терапевт булуы белән танылып та өлгерде хезмәттәшләре алдында .Бу тату матур яшь гаиләгә хастаханәдәге барчасы да бәхетле озын гомер , тигезлекләрендә яшәүләрен телиләр .Тик Санияне борчыган иң зур борчуы , балага узмавы булды .Хәлим дә , яраткан тормыш иптәше ,сөекле хатынына авыр булмасын өчен ,эчтән янып йөрсә дә , турыдан гына сорарга кыймый йөри , Саниянең йөрәген яралаудан курка иде .
Саниянең бүген чираттагы ял көне , ул ире эштән кайтуына өчпочмаклар пешерде , матур итеп өстәл хәстәрләде һәм бу балалары булмауның сәбәпләрен инде тикшерелеп белешик дигән нәтиҗәгә килүен әйтеп карарга булды .
Тик ни әйтер бит әле аның ире Хәлиме ?.Риза булырмы ?
Ул бу карарга инде үзе врач буларак та , яшьләре дә гел яшьлеккә бармый бит ,вакытында күренмиенчә бөтенләй баласыз калмасак ярар иде дигән күп уйланулардан соң килде .
Көндезгә эш сәгате беткәннән соң , көндәгечә елмаеп кайтып керде Хәлим .Сөйгәненә елмаеп карап , син мине болай нык иркәләп , тәмледән - тәмле ризыкларың белән сыйлап , тазартып бетерәсең бит инде диеп көлеп хатынын кочагына алды .Ике битеннән , ирененнән үбеп алгач ,өстәл артына утырдылар .
Сания , ничек сүз башларга белми торганда , уен - келкегә борып кына ире ,
хыялланган кыяфәт чыгарып ...эх , җаным шушында бер бәләкәч тә йөгереп йөрсә , ничек шәп булыр иде әйеме диеп сөйгәненә карады.Саниягә бу сүз башларга бик яхшы башлангыч булды .Ул иренең күзләренә туры карап , мин дә бу турыда күптәннән уйлап йөрим инде .Тик синең сүз башлавыңны көттем диде .
Безгә икебезгә дә , гаилә клиникасына барып ,тикшерү үтәргә кирәк булыр , диде ,ул иренә текәп карап.Ире дә,мин каршы түгел дигәнен белгертеп башын хатынының иңбашына салды .
Саниянең , ирем ни әйтер икән диеп куркып йөргән соравы шулай җиңел генә чишелде дә куйды .Алар озакка сузмыйча , тикшерелү үтәргә килешеп ,кичке ялларын күңелле генә үткәреп йокларга яттылар .Иртәдән икесенең дә эшкә барасы бар , ярый әле икесенең дә яраткан эшләре , торырга үзләренең кечерәк булса да тораклары бар .Шуларны уйлап Сания тирән йокыга чумды .
Иртән икесе бергә ашап - эчеп эшкә килделәр .Сания хастаханәгә , ә Хәлим гаражга китте .
Хастаханәдә иртәнге ,,Биш минут " лык табиблар киңәшмәсе үткәннән соң ,палаталар буйлап һәр авыруны карап чыгарга тиешле обход башланды .Сания дә алар белән бергә үзенә беркетелгән авыруларны карап чыгарга тиеш .Кайчан , нинди диагноз белән яткан һәм нинди дәвалау ысуллары кулланыла , нинди дарулар бирелә , укол - системалар бармы , авыруның хәле ничек ...барысын таныштырып чыкканнан соң , Ординаторлар бүлмәсенә кереп үз өстәле артына утырды .Һәрбер авыруның үз дәвалау картасы бар .Сания шуларны карап , өстәргә кирәкле даруларны өстәп язарга тотынды .
Ул үзе эш урынында булса да , инде аның күңеле башка җирдә иде .Тикшерелү ни күрсәтер ?Булырмы икән аларның сабыйлары ? Булмаса нинди сәбәпләр аркасында икәнен ул үзе югары белемле табип буларак белергә тиеш , кирәк булса чарасын да , дәвалау курсларын да үтәргә әзер булып торырга дигән уйларын кабат бер кат күңеленнән ныгытып куеп , ныклап эшкә тотынды .Үзе дәвалый торган авырулар янына ,үзе генә ,кабат бер кат йөреп , сөйләшеп чыгарга диеп коридорга чыкты һәм палаталарга кереп китте .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1