Сания
Хикәя .Дәвамы .
Кадрлар бүлегеннән барлык кирәкле күрсәтмәләрне алгач ,Сания белән Хәлим баш врачка ияреп тулай торактан биреләсе бүлмәне карарга киттеләр .Ул хастаханәдән ерак түгел генә урнашкан ,бер генә катлы ,озын коридорлы ,барак сыман бер йорт булып чыкты .Алар торырга тиешле бүлмә , коридорның иң аргы очында урнашкан икән ,ашарга пешерер өчен кухня да якында гына ,анысы өч бүлмәгә уртак булып чыкты .Яшь гаилә шунысына да канәгать калды .Ярый әле әллә каян торыр урын эзләп торасы булмады , шулай ук Хәлимгә дә эш урыны сөйләшеп куйгандай килеп чыкты .Алар берничә көннән эшкә чыгарга килешеп , авылга кайтып , яши башлар өчен ,беренче вакытка, кирәк - яраклар алып килергә кирәклеген әйтеп ,баш врач Бари Бариевич белән саубуллашып , бүлмә ачкычын алып , бүлмәне карап чыгарга калдылар .Бүлмә зур булмаса да , анда бер карават , бер өстәл ,ике урындык , бер кечерәк кенә шкаф куелган иде .Тулай торак бүлмәсе инде ,ике кешелек бүлмә дисәң ,бер дә ялгыш булмас .
Яшь гаиләгә бу бүлмә , алтын сарайдай күренде .Чиста итеп җыештырып куелган булуы да ошады .Коры бүлмәдә кунып булмый бит инде , алар кайтыр юлга кузгалдылар .
Авылга кайтып чәйләр эчкәнгән соң , алар Саниянең туып - үскән йортына барып кайтырга , аларга да ничек урнашулары турында әйтергә киттеләр .Анда да бик сөенделәр инде яшьләрнең бергә эшләргә тиешлекләрен ,бигерәк тә үзләренең аерым торыр урыннары булуына . Ике йорттан да кирәк - ярак тиз җыелды .Урын - җир әйберсе дә , савыт - саба да ,икесенең ике кулына да күтәрерлек булды алар .Шулай яшьләр алга таба үз көннәрен үзләре күрергә , яңа тормышны үзләренчә башларга юлга кузгалдылар .
Ике яктан да әти - әниләре , яшьләргә хәер - фатихаларын биреп , озын тормыш юлына озатып калдылар .
Яшь гаилә тулай торакка килеп урнашып беткәч үк , озакка сузмыйча эшкә дә чыктылар .Берсе хастаханәдә терапевт булса , икенчесе шунда ук Скорый да шофер хезмәтен башлап җибәрделәр .Эшкә ияләшү алай кыен булмады аларга .Шәһәр зур түгел .Авырулар да бик күп булып тоелмады аларга .Сания не башта ияләнгәнче диеп көндезге сменаларга гына куйдылар .Эш графигы да җайлы булып чыкты .Атнага биш көн эшлисе дә , шимбә - якшәмбе ял итәсе , ә Хәлимнең шофер булгач ,, шома график " ,ике көн көндез һәм ике төн булып , аралашып бара торган .Монда инде ялларда да ,туры килгән чакта , эшләргә туры килә .
Авылда эшләп үскән Сания белән Хәлимгә эштән куркып торасы юк .Тик бер - берсен аңлап , бер - берсен санлап ,яшәргә өйрәнеп кенә китәсе бар .Бу бер дә җиңел эш түгел икән бит .Өлкәннәр янда вакытта бик җиңел генә булыр кебек булган тормыш арбасын , бик җиңел түгел икән бит тартып барулары .
Гаиләдә хатын - кыз эше , ир - ат эше барлыкка килде .Шулай да Саниянең тапкырлыгы , уңганлыгы монда да җиңеп чыкты , алар барлык эшләрне дә бергәләп эшләргә ияләнеп киттеләр .Тик Сания ял итеп , ире эштә чагында гына Сания тәмле итеп ашарга пешерүне ,үз өстенә алды .
Сания ирен бик яратып бетермәсә дә ,тора - бара ияләшермен әле диеп ,язмышына буйсынып яши башлаган чоры иде бу .
Язмышлардан узмышлар юк... диләр бит татар халык мәкалендә .Язмышларны да үзебез язабыз бит ...диеп тә өстәр идем мин бу урында .
Хәлимнең чын - чынлап яратуын менә монда килеп , икесе бергә эшләп , яши башлагач тойды Сания .Ир дигәне чынлап та бик ярата иде шул үзенең хәләл җефетен .Һәрдаим булышып яшәве белән ул моны тагын бер кабат раслады .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1