Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Сания иртән торып , яткан урын - җирләрен җыеп , мендәрләрен кабартып , өстенә челтәр япмасын япты да , бит кулларын юып чәй куярга кухняга чыкты .Ул калай тәлинкә белән бераз аш та җылытып алып , ашарга утырды .Калган ашны кострюле белән суыткычка тыкты , ашап өстәл өстен җыештырып каплады да , эшкә җыена башлады .Инде киенеп чыгам гына дигәндә ире кайтып җитте .Ул аңа ятып торганнан соң кибеткә барып килергә кушып , саубуллашып эшкә ашыкты .
Ул эшкә килеп чишенгән генә иде ,аны баш табиб үз кабинетына дәшеп кертте һәм Саниядән ,ничек , Гаилә клиникасына баруларын сорады .Анализлар кайчан әзер булуы белән кызыксынды .Сеңелем син мине аңлыйсыңдыр , без бит монда барыбыз да табиблар , бер - беребезнең саулыкларыбызны кайгыртышып торырга тиешле кешеләр диде .Сезнең гаилә хәлегез дә мине уйланырга мәҗбүр итте .Яхшылап тикшеренеп бетәрсез , кирәк булса , тиешле дәвалау курсларын да үтәрсез , әгәр саулыгыгыз өчен диңгез суларында коенып һава алмаштыру кирәк булса , профсоюздан ял итәргә бушлай юллама да бирербез , тик сезнең гаиләгезне бәхетле итеп күрәсебез килә диде Саниягә туры карап Бари Бариевич .
Без яшь белгечләрне шулай күтәрмәсәк , шулай вакытында аларның эшләрен күрә белмәсәк ,беркайчан да уңай нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз , безгә сезнең кебек югары белемле яшь белгечләр бик кирәк диеп , Санияне чыгарып җибәрде баш табиб .
Сания ординаторскийга чыкканда инде башка табиблар иртәнге обходка керергә әзерләнеп бетеп аны гына көтәләр иде .Менә алар күмәкләшеп палатадан палатага йөреп һәрбер авыруны бергәләп карап чыгарга кузгалдылар .Обход үткәч ,кайсы авыруны чыгарасы , кайсына нинди дәвалау ысулларын дәвам итәсен һәрбер авыруның үз авыру тарихына тутыру өчен , үз өстәле артына барып утырды Сания .Бу эшләрен бетергәннән соң , бер җәмаяк кына чәй эчеп килим әле диеп хастаханә ашханәсенә китте .
Хәлим Санияне озаткач , бит - кулларын юынып ашап - эчеп алганнан соң йокларга ятты .Бүген сменалары да тыныч үтте , ике генә авыруның өенә барырга туры килде. Шофер кешегә нәрсә инде аңа , табибларны алып бара да , алып кайта .Калган вакытын я машинасында ,я үзләренең ял итү бүлмәсендә үткәрә инде .
Ул ял итәргә дип караватка Сания җыеп киткән урынны таркатып менеп ятты да , ни гаҗәп бер уйсыз йоклап та китте .Төнге эш үзенекен итә шул инде ул итә .Ничек җиңел дисәң дә , йокы үз сәгатен тәләп итә инде ул кешедән .
Хәлим йокысы туеп торганнан соң , урын - җирен нәкь тә хатыны җыйганча матур итеп җыеп куйды , чөнки яратмый Сания матур җыелмаган караватны .Аңа менә караватның баш очында ике мендәр кабартылып ,берсе өстенә берсе куелып , ак челтәр япма белән капланган булырга тиеш , чөнки бит ул аның кияүгә чыккандагы бирнә бүләге дә әле .Үзе үскәндә дә аларның өендә шундый пөхтәлек хөкем сөрә иде .Алтыдагы алтмышта диләрме әле , инде тормыш иткәндә дә , шул чисталыкка өйрәнгән буенча яши Сания .
Карават асты күренеп тормасын өчен , яннан да алдан да карават кашагасы да тигез итеп куелганда гына , карават япмасы матур күренә .Менә бит , бер караватны җыештырып кую өчен дә , никадәр тәләпләр өйрәнергә туры килде Хәлимгә .Ул барысына да риза. Әнисе әйтмешли , хатын - кыз эшеме , ир - ат эшеме берсе дә , бер кешенең дә кулына ябышып калганы юк әле .
Караватны төрле яклап карап чыкты да күңеле булып чәй куеп җибәрде , аннан телевизорны кабызып , нинди нәрсәләр буласын программа гәҗитеннән карарга өстәл янында торган урындыкка утырды .Чәй кайнап чыкты , өстәлгә суыткычтан кайнатма белән май алып , ипи кисеп чәй эчеп алганнан соң кибеткә барасы исенә төшеп , киенеп чыгып китте .Бераз урамда йөреп , кибеттән кирәк - яракны алгач ишек төбендәге ял итәргә куелган эскәмиягә килеп утырды .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев