Сания .
Хикәя .
Сугыш арты чорлары булуга карамастан ,Сания гаиләдә бер генә бала булганлыктан ,бик бетенеп яшәмәде .Әтисе сугыштан бер кулын калдырып кайтуына карамастан , аны колхозга четовод итеп куйдылар .Аның өстендә хәзер колхозның бар әйберләрен дә , карап санап , барлап ,тору йөкләнгән булганлыктан ул өйдә кичләрен генә була .
Сания әнисенә йорт җирне , булган терлекләрне карашып булышып бер көйгә генә яши бирде .
Укуын бетергән елны Сабантуена төрле җирләрдән кунаклар кайта башлады авылга .Сабантуе бик күңелле үтә бит авылларда .Беренче көн гөрләтеп яшьләр гармуннар тартып , һәр йорт капка төбендә тукталып биюләр оештырып , ә кызлы өйләрдән кызлардан чиккән кульяулык алып , яшь киленле йорттан киленнең Сабантуена диеп , шәхси чиккән сөлгесен колга башына бәйләп яулык җыялар .И күңелле дә була инде бу сөлге җыйган көн .Сания дә чикте кульяулык , берне түгел икене чикте .Тик , тик кемгә бирер соң ул кульулыкларны .Аның бит әле бер егет белән дә очырашканы да юк .Авыл егетләрен никтер якын итми Сания .Аңа сүз катучылар булды да бит ул , тик күңеле никтер кабул итмәде шул аларны .
Кинәт кенә Саниягә күңелсез булып китте .Менә авыл башыннан гармун тавышы да килә башлады .Димәк , егет - җилән сөлге җыярга чыккан .
Алар Саниядән дә чиккән кульяулык сораячак бит инде , монысы көн кебек ачык , бу авылның күркәм матур гадәтләренең берсенә әверелгән бит инде .Ә менә кемгә бирсен соң ул кульяулыгын .Бакча башы Хәлимгәме , яки бергә уйнап үскән Сабиргамы ? Алар икесе дә шул егетләр арасында бит инде .Тавышлар якынайганнан якынайды , менә инде егетләр күрше өй капка төбендә ,яшь килен сөлгесен мактап биешеп алдылар да , Санияләр капка төбенә тукталдылар .
Шунда бакча башы Хәлим уенны башлап та җибәрде .Кулына яулык тоткан әбисе белән ,ат башына бәйләргә алып чыккан өч метр сатин тоткан әнисе дә , егетләрне ирештереп алдылар .Я , я кайсыгыз лаек инде Саниянең чиккән кульяулыгына янәсе .
Сания капка артында оялып кына басып торуында булды ,һәм кинәт аны кулларына күтәреп Хәлим әйләндерергә тотынмасынмы .Китте көлеш , китте ирештерү , Саниянең кулындагы чиккән кульяулык инде Хәлим кулына күчкән иде .Ул Саниянең колагына гына кичке уенга чык , шунда очырашырбыз диеп пышылдарга өлгерде .
Егетләр алга таба кузгалдылар аларның җыр - биюле гармун тавышы көне буе авыл өстендә әйләнеп йөреп , кичке якта гына авыл тынып , кичке тынлыкка чумды .
Сания кичке уенга чыгаргамы юкмы диеп икеләнеп торганда әбисе , бар - бар , нәрсә өйдә безне саклап ятасың , болай булсаң сазаган кыз булып калуың да бар диеп ,аны кичке уенга димли башлады .
Эх...нишләп әбисе сүзенә карап чыкты соң ул бүген кичке уенга , бу көн Саниянең гомере буена озата барачак ачы язмышына әйләнде дә куйды .
Ул ялгызы гына кичке уен була торган , болынга төшеп китте .Сабантуе алдыннан гел дә шулай болында , Сабантуе буласы җирдә үтә бит авылларда кичке уеннар .Клубны ачмыйлар бу көннәрдә .Ул килгәндә инде яшьләр НАЗА уенын уйныйлар иде , әзерәк кенә читтәрәк гармунга кушылып бакча башы Хәлим , җыр җырлап кызларны мактап тора иде .Ул Санияне күргәч менә безнең кыргый кәҗәбез дә килгән бүген кичке уенга диеп көлеп җибәрде , шул ук вакытта килеп гафу үтенүне дә кирәк тапты .Берүк ачуланма инде , бу бит уен гына диеп акланып маташты .
Тик Саниянең инде уенда гаме калмады , тизерәк моннан кайтып китәсе , өендә рәхәтләнеп укый башлаган китабын укыйсы килде һәм беркемгә дә сиздерми генә кайтыр якка кузгалды .
Ул сиздерми генә китәм диеп уйласа да , Хәлим инде аны күздән яздырмады шул , бер күзе уенда булса , күңеле белән инде ул Санияне эзәрлекли иде .
Әле Сания яшь булуына да карамастан , матур тулы гәүдәле , инде тәмам өлгереп җиткән кыз иде шул .Аңа авылда күз атып йөрүче егетләр булса да , ныклап килеп сүз катарга кыймыйлар иде шул .Сания үзе дә кыбырсып клубларда йөрергә яратмады , бераз әзерләним дә ,көзгә калага китеп медицина институтына имтиханнар тапшырып карамын дигән уйлар белән яшәп ятышы иде .Әти - әнисе дә бик сөенделәр аның теләкләрен белгәннән соң .Бердән - бер балалары , кызларының бәхетле булуын телиләр иде алар .Кайсы ата - ана теләми икән соң инде , баласының бәхетле булуын .
Болыннан өйләренә ерак та түгел инде үзе .Тик караңгылык кына бераз куркыта , әле ул уенга төшкәндә бераз яктырак, эңгер - меңгер иде , шуңа күрә курыкмыйча килде , ә инде кайтырга шомланып калды Сания .Барлык кызлар белән бергә кайтырмын әле диеп уеннарга катнашуын дәвам итте .Барысы да авыл кызлары егетләре бит .Уен күңелле үтте һәм барысы бергә җырлашып авылга таба кузгалдылар .
Сания капка төбенә җитеп , капка келәсенә кулын салуга аны Хәлим нык куллары белән тотып алды .
Хәлим инде армия хезмәтен үтеп кайткан егет ,Саниягә күптәннән күз салып йөри иде , менә бит ничек җайлы гына килеп чыкты бүген диеп сөенде ул , Саниянең чиккән кульяулыгы кулына килеп кергәч .Инде ул Саниянең үзенеке булырына әз генә дә шикләнмиенчә аңа бераз гына утырып торырга тәкьдим ясады .Капка төбендәге эскәмиягә килеп утыргач , Хәлим сүз башлый алмый торды .Сания аңа шулкадәр якын иде , аны әллә нинди шашкын хисләр биләп алды .Ул үзен белештермичә Санияне кочагына кысты .
Сания куркуыннан кычкырып җибәргәнен дә сизмәде. Ярый әле болдырда әтисенең тәмәке тартып торган чагына туры килде , ахыры ни белән бетәр иде билгесез , хәттә уйларга да куркыныч иде бу минутта Саниягә .
Әтисе кызының тавышын ишетү белән капкага ташланды ,һәм Хәлимнең начар ниятен тиз арада юкка чыгарды .
Хәлим Саниядән күпме генә гафу үтенсә дә , инде соң иде .Шулай башланырга да өлгермәгән мәхаббәт сусыз калган гөлдәй шиңеп калды .
Сания бүтән бу очырашу турында уйламаска тырышса , ә Хәлим аның чиккән кульяулыгына карап , син минеке булырга тиеш Сания , тик минеке генә диеп үз - үзенә сөйләнә иде .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2
Бу искитэрлек повесть булды.
ДНК нэрсэ курсэтер.
Кетэбез ,Макмуна , йоклап ятма , ж,илэккэ йорисен,ме эллэ .
Барда кирэк