Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Саниянең хастаханәгә дәваланырга кергәнен белгәч ире Хәлим эше бетү белән аның янына кереп чыгарга булып ,хастаханәгә керде .Аннан Сания белән сөйләшкәннән соң , аңа ниләр кирәген язып алды да ,бүлмәләренә кайтып алып килергә китте .Аннан берочтан кибеткә сугылып ,алма ише берәр нәрсә һәм чәй эчәргә пиченье фәлән алырга кирәген дә уйлап куйды Хәлим .
Озакка сузмыенча гына кирәк әйберләрен җыйнап ,хатынына илтеп тә кайтты .Үзе генә әле аның болай ялгыз калганы юк иде , сменада эштә вакытларын искә алмаганда .
Әле бит бүген генә ятты хатыны дәваланырга ул аны сагынып та өлгерде .Яратуның шулкадәр дә нечкә хис икәнен , менә тагын бер кат искә төшерде ул .
Сания Казанга укырга киткән чакларында да шулай ялгызлык хисе биләп ала торган иде Хәлимне .Нишлисең инде , бар да яхшы булсын диде ул бераз уйланып утырганнан соң .Нигә юрасаң ...шуңа китәр дияме әле татар халык мәкале .Шулай .Яхшыга юрасак бар да яхшы булыр алла боерса диеп , чәй куярга кухняга чыкты .Газ плитәләре буш түгел иде , шуңа ул чәйниген кырыйга , үзләренең тумбочкасы өстенә куйды да кире бүлмәгә кереп китте .
Бүлмә хатыны булмагач күңелсез , хатын - кыз җылысы булмагангамы салкынча кебек тоелды Хәлимгә .Ул урын - җирен җәеп йокларга әзерләнә башлады ,әле ятарга иртә булуы да аның бу уеннан кайтара алмады .Хәлим чәй дә эчмиенчә , телевизорны да кабызмыенча урынына менеп ятты .
Ятуын ятты да бит , тик яту белән йоклап китеп буламыни соң әле ул ?Аның башында мең дә бер төрле сораулар бөтерелде ...тикшерү нәтиҗәләре ни күрсәтер ?Вакытында барын да күрә белүче хатынына соклануы тагын да артты Хәлимнең .Бер ел көттек бит инде , сузып йөрүдән мәгьнә юк диеп , үзе үк тәкьдим итте бит күренергә .Менә шундый табибларны әйтәләрдер инде ул ,туганда ук табиб булып туган ул диеп .
Сания Рәйхана ханым күренергә чакыргач ,аның артыннан каралу бүлмәсенә керде .Рәйхана Булатовна бик диккать белән аны тикшергәннән соң ,аңа кичекмәстән дәвалануны башларга кирәгенә тагын бер кат басым ясап , аны бүлмәсенә озатып җибәрде , ә үзе ординаторскаяга кереп китте .Анда Саниягә авыру тарихын инде шәфкать туташы тутырып өстәлгә куйган иде .Ул аны кулына алып дәваланырга кирәкле дарулар исемлеген яза башлады .Көн саен массажга барырга кирәк икәнне дә язып куйды .
Һич кичекмичә башлаган очыракта нәтиҗәсе дә иртәрәк булыр диеп фикер йөретте ул да .Нәкь тә ике атна ятып чыгарга кирәк булачак Саниягә .
Бүгеннән массажны да башларга кирәк , ашау буенча да диетага куярга кирәк , шулай комплекслы дәваланганда гына нәтиҗәсен дә озак көттермәс дип фикерен язып куйды да кабаттан Сания янына кереп үз фикерләрен дә сорарга булды , аннан уртак фикергә килеп , саубуллашып чыгып китте .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1