Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Кичтәнге уй, иртәнгә ярамый диләрме әле ул .?Саниянең дә , иртән кереп ял алырбыз да , Гаилә Үзәгенә барырбыз дигән уйлары барып чыкмады .Төнлә бик авыр хәлдә хастаханәгә бер авыруны китергәннәр , аңа ашыгыч рәвештә операция ясарга кирәк булып чыкты .Шундый авыру кеше синнән ярдәм көтеп , күзеңә карап ятканда ,ничек инде үзеңнең эшең артыннан йөрү ди .Саниягә бу бөтенләй дә ят гамәл булыр иде .Аларны бит укыганда ук өйрәттеләр , беренче планда авырулар ,аннан соң гына үзегезне уйларсыз диеп .Гиппократ анты бирде бит ул .Аңа ышанып хастаханәгә авырулар килә икән , ул аларның ышанычын акларга тиеш .Әти - әнисе дә , үскәндә үк , кешеләргә карата итагәтьле булырга , олыны олылап , кечене кече итеп хөрмәтләргә өйрәтеп үстерделәр .Син олыласаң кешене , олыларлар үзеңне диеп әйтергә ярата иде әтисенең әнисе ,әбисе дә .
Менә консилиум җыелып киңәшләшеп алгач , авыруны операциягә әзерли башладылар .Операция катлаулымы яки нинди стадиядә икәнен , операция башламыйча торып төгәл генә бер табип та әйтеп бирә алмый шул кызганычка каршы .Авыруның кисәк кенә хәле үзгәреп китәргә мөмкин бит .Куйган диагнозның да катлаулырак формасы булу мөмкинлеген дә истән чыгармаска кирәк .
Операция өч сәгатьтән артыграк барды , авыруның хәле ярыйсы , кан басымы да уйнамады аллага шөкер , операция уңышлы үтте , инде аңа хәзер куркыныч янамый иде .Наркоздан чыгару һәм гел күз уңында тоту өчен ,авыруны реанимация бүлегенә күчерделәр .Сания эш беткәч иркен сулап куйды һәм барлык авыруларга да исәнлек теләде .Ул белгән догаларын болай да эчтән кабатлап йөрергә ярата иде .Әбисе ике сүзнең берендә , балам догаңны кабатлап йөр , алар сиңа яшәргә юл күрсәтер , төрле хәвеф - хәтәрләрдән саклап йөртер дия иде .Олы кеше белми сөйләми бит инде ул диеп фикер йөртә иде Сания әбисен искә алып .
Сания эше беткәч , баш табиб бүлмәсенә , иртәгесе көнгә ял сорап гариза кертте .Бари Бариевич урынында иде әле .Ул нинди сәбәп белән ял алуы белән кызыксынды .Бик яхшы , бик яхшы диде ул урыныннан торып , йөреп килде дә , сеңелем мин сезне үзем бик яхшы табиб белән таныштырырмын ,әгәр дә риза булсагыз инде диде .Ничек риза булмасын соң инде Сания , үзенә якын туганына караган кебек караган баш табибка , бик теләп риза диде .Әле бит бер белмәгән кешегә барып төртелү түгел ул .Бари Бариевич Саниянең үзе янында ук ,Гаилә клиникасына шалтыратты һәм кулына адрес һәм табибның исем фамилиясе белән бүлмәсе күрсәтелгән язу сузды .Иртәгә ул сезне көтә дигәч , Сания рәхмәт әйтеп чыгарга кузгалды .Аңа баш табиб хәерле эшләр теләп озатып калды .
Баш табиб кабинетыннан күңеле күтәрелеп чыкты Саниянең , ул бернигә дә карамыйча хастаханәдән чыгып тулай торактагы бүлмәләренә ашыкты .Белә бит ул аны анда ире Хәлим көтеп торганын , ул бит аңа бүген ял алырга кушты. Ә үзенең ялы килеп чыкмады , ходай кайсы хәерле , шунысын бирсен диләр бит .Барын да яхшыга юрарга кирәк .Ни юрасаң шул килер диләр бит борынгылар .
Сания иртән Хәлимгә ял ала алсаң алып кайтырсың дигән иде .Хәлим ял алып кайткан ,ә иртәгесе көнне эше икенче сменага булгач , иртәге көн өчен ял кирәк түгел аңа , көндез күренергә барып , кич белән эшенә чыгар алла боерса .
Хәлим өйдә булгач хәләл җефете кайтуга өстәл дә әзерләп куйды .Белә бит ул аның ничек авыр эштә эшләгәнен , кеше гомерен саклап калу ул бит утын түмәре яру түгел .Үзе дә , хастаханә сферасында эшләгәч ,Скорый шоферы булып , күрә бит , белә бит аларның эшенең барлык авырлыкларын да .Ике минутта кеше үләргә яки терелеп аякка басарга мөмкин икәнен .
Сания ишектән кергәндә үк , тәмле аш исе борынын ярып керде , тәмле пешерергә инде хәзер Хәлим дә өйрәнеп бетте. Ә бит хатын пешергәнне генә көтеп ятсаң, ачка үләрсең дип көлергә ярата ул , хатынын ирештереп .
Сания кулларын юып , әзер өстәл артына килеп утыргач кына , үзенең арыган икәнен тойды .Шулай да , кыскача гына авырулары турында да , иртәгә барасы табибның ,хастаханәнең баш табибы Бари Бариевичның танышы булуын да әйтеп үтте .Һәм иртәгә иртәдән әзерләнеп шунда барасыларын әйтеп куйды .
Алар икесе дә , ирле - хатынлы, бүгенге үткән көннәреннән канәгать калып , телевизор каршына барып утырдылар.
Эчкән кайнар тәмле чәйнең тәэсире булдымы шунда , Сания иренең иңбашына башын салып йоклап та китте .
Хәлим аның әкерен генә башын мендәргә салды һәм үзе дә телевизорны сүндереп хатыны кырыена сузылды .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев