Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Хастаханәдә Сания сменасыннан чыгып өйгә кайтканда ,ире инде эшкә китеп барган иде .Тәмле итеп ире пешергән ашны ашап алганнан соң ,Сания кибетләргә чыгып керергә уйлап киенә башлады .Бераз һава да сулап керермен ичмаса өйдә ятканчы диеп уйлады ул .Акча янчыгын сумкасына салгач , киенеп урамга чыкты .Каршыга очыраган таныш - белешләр белән исәнләшә - исәнләшә тротуар буенча атлады .Кибетләр алардан ерак түгел генә урнашкан .Ул башта Промтовары дигән кибеткә кереп , бераз карап йөрде , тик берни дә алмыенча чыгып китте .Аннан Продукты дигән кибеткә керде ,ризык әйберләре рәт - рәт итеп киштәләргә тезеп куелган .Нәрсә кирәк барын да карап алырга бик җайлы итеп урнаштырылган .Сания ипи ,шикәр һәм чәй эчәргә карамель конфеты гына алды да , кайтырга чыкты .Чыкты дигәч тә , әле ул хыялланып балалар уйный торган мәйданчыкка китте.Бу аның үзе генә вакытта килеп , анда уйнаган сабыйларга сөенеп карап ял итеп кайта торган урыны иде .Әнә бүген дә бер кызчык комлыкта чиләгенә нәни көрәге белән ком тутыра да икенче кырыйга илтеп бушата .Аның янында диеп әйтерлек әнисе кызына карап өйрәтеп утыра .Алай ярамый - болай ярамый имеш , ә кызыкай балакаем рәхәтләнеп уйнавыннан тәм табып , комны тутыра түгә уйнавын белә .
Шулай бераз карап торганнан соң Сания өенә таба атлады .Эх кайчан аларның да шушындый сабыйлары булыр икән ? Ходаем булырга язсын инде диеп тагын Ходайга ялварып алды ул .Аннан кабат булыр алла боерса булыр диеп үзен юатып куйды .
Бүлмәсенә кереп чишенгәч алып кайткан әйберләрен урнаштырды да , бит - кулларын юып , чәен куеп җибәрде .Чәй кайнаганчы диеп почтаны карап килде .Анда хат та , гәҗит тә юк иде , шуңа телевизорын кабызып куйды , үземә иптәш ,сөйләп булса да торсын диде Сания көлемсерәп телевизорга карап .Чәйләрен эчкәннән соң йокларга ятты .Яткач кына үзенең арыганлыгын сизде ул .
Иртән тагын эшкә барасын уйлап , тыныч кына каласы килеп телевизорын да сүндереп куйды .Үлгән җанда гына уй булмыйдыр инде ул , Сания дә кабат уйлар дөньясына чумды һәм ничек йоклап киткәнен дә сизмәде .
Көн артыннан көннәр аралашып шулай үтә тордылар , язгы май ае да үтеп китте , инде алда көтеп алынган матур җәй башланды .Баш табиб Бари Бариевичның шифаханәгә ике юллама бар , сезгә бирәбез дигән көне дә килеп җитте .
Бу юллама ,Кара диңгез буенда урнашкан Сочи шәһәре үзәгендәге Светлана шифаханәсенә булып чыкты.Сания белән Хәлим чираттагы ялларын алып ,ялга бару хәстәренә керештеләр .Киткәнче әти - әниләре янына авылга да кайтып килделәр .Менә китәр көн дә килеп җитте .Сочига очар өчен алар Казан аэропортына килделәр .Самолетка билет алгач әле шактый гына көтәселәре булуы ачыкланды .Чөнки ике көнгә бер генә рейс икән бит Сочига очучы самолетлар .Ярый әле иртәрәк кузгалыйк диеп бүген килгәнбез диеп сөенеп тә куйдылар алар .Көткән сәгать барыбер бер җитә бит инде ул .Менә самолетка утырту өчен теркәлү башланды , булган әйберләрне багаж бүлегенә тапшырып ,самолетка утыру өчен булган яшел зонага керделәр .Тиздән утырту башланачак .Беренче тапкыр самолетка утырып , җирдән биеккә күтәрелү бераз шикләндерсә дә , күңелләрен рәхәт бер дулкын биләп алды .
Менә алар самолет салонында , урыннары янәшә , бер - берсенә сыенышып аллага тапшырдык диеп утырдылар да , салоннан кечкенә түгәрәк тәрәзәдән кызыксынып урамны күзәттеләр , менә бөтен кеше дә урнашып бетте. Ике яктан ике стюардесса һәр кешегә ихтибар биреп , куркынычсызлык каешларының бәйләнүен тикшереп чыктылар , очканда нинди кагыйдәләрне истә тотасын күрсәттеләр һәм самолет мотор тавышы гөрелтесенә күмелеп , әкрен генә урыныннан кузгалып , юл буйлап чабарга тотынды ...бераз чабып баргач тукталып әзрәк сулыш алгандай итте дә , тагын кузгалып , тизлеген арттыра - арттыра бераз баргач җирдән аерылып күккә күтәрелде .
Эх...бу мизгелләрнең гомердә дә истән чыгасы юк Саниянең .Курку катыш һавада очып барган вакытларын әле ул күп вакытлар ,һавада самолет күргән саен искә алачак.
Менә ямьле Кара диңгез ,Адлерга килеп җиттек диеп хәбәр иттеләр , самолет җиргә утырырга әзер диеп кабаттан куркынычсызлык каешларын карап чыктылар стюардессалар .
Менә самолет җиргә утырды да әкрен генә тирбәлеп алга чабуында булды .Шулай бераз баргач тукталу өчен билгеле урынга якынлашып , бөтенләй туктап калды .Бар халык иркен сулыш алып куйды .
Самолеттан төшеп багаж әйберләрен алгач халык кайсы кая тиз арада таралып та бетте .Сания дә бер аэропорт хезмәткәреннән үзләренә кая барырга икәнен сорады .Ул ерак түгел генә булган автобус тукталышына барырга һәм Сочи дигән маршрут автобусына утырырга кирәклеген аңлатты , ә кайда төшәсен автобус шаферы үзе күрсәтер диде .
Ямьле җәй көнендә , Кара диңгез суында коенып ,нәкь тә шул бәбигә кала алмаучы хатын - кызларны дәвалый торган шифаханә икәнне, Санияләр Сочига килгәч кенә белделәр .Монда дәвалау курслары бик төгәл башкарыла , барлык процедура бүлмәләренә дә сәгатең язылган шифаханә картасы белән генә керәсең , ә менә күкертле суының(мацесста) үзенең аерым җиргә урнашуы да үзгә .
Анда бар да заманча җиһазландырылган , бар җирдә электр сәгатьләре эшләп тора , коридорларда бик затлы кожаный диван - кәнәфиләр һәм бар җирдә зур - зур агач гөлләр үсеп утыра .
Мондагы матурлыкка исләре китеп карап йөрделәр алар .
Ә урнашкан бүлмәләре өченче катта булып , балконыннан диңгез уч төбендәге кебек ярылып ята иде .
Ашханәсе дә аерым, беркатлы зур итеп эшләнгән бинада булып , ул тирә - ягыннан Пальма һәм Бамбук агачлары уртасында урнашкан бик матур җирдә иде .
Рәт - рәт тезеп куелган өстәлләрдә дүрт ягына дүрт урындык куелган , монда бер өстәлдә дүрт кеше утырасы аңлашылып тора иде инде .
Алар белән өстәлдәш күршеләре Башкортстан ягыннан булган өч яшьлек кызлары белән булган парлылар туры килде .
Урнашкан бүлмәләре дә ике бүлмә аша гына булып чыкты .
Шулай Сочида ,Кара диңгез буенда яллары күңелле генә башланып китте .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев