Гульсиня Шакирова
Сания .
Хикәя .Дәвамы
Ашап кубып өстәлләрне җыештырып
алдылар Сания апасы белән Сәлимә.
Аннан ул алардан уңайсызланып кына рөхсәт сорап үз бүлмәсенә барып кунуны кулайрак күрде .Гел
дә ,кеше бусагасында яшәп булмый бит инде диеп фикер
йөртте ул .Иртәгә беренче эш көне дә бит әле .Иртүк торып
үз торагыңнан чыгып китү ,ул инде тормышка ныклап аяк басып атлап китүгә тиң дия иде аңа әтисе киңәш биргән чагында .Менә ул көн озак көттермәде ,килеп тә җитте.
Аның үз бүлмәсе һәм бөтенләй дә чит җирләрдә үз балалары кебек якын итүче Сания апасы гаиләсе бар .Булат та бик итагәтьле ,ныклы тәрбия алган егет .Һәр атлаган адымы уйланылган һәм һәрдаим ярдәмгә килергә әзер .Үзен бик бәхетле сизде бу минутларда Сәлимә .Сания апасы да каршы килмәде ,ул Булатка карап ...бар улым тулай торакка кадәр илтеп озатып кил .Кибеттән кереп иртән чәй эчеп китәргә ,коры сарылар да алырсыз ,ә калган
җитешмәгән әйберләрне иртәгә барлап бетерербез диеп балаларны озатып җибәрде .
Шулай да Сәлимәгә ике генә булса да өчпочмак тыгарга да онытмады .
Сәлимә белән Булат юлда очыраган ашамлыклар кибетенә кереп ,ипи ,шикәр ,тоз ише әйберләр алдылар да тулай торак бүлмәсенә кайттылар .Инде сәгать тә байтак икән тугыз тулып утыра
сиңа да кайтырга вакыт диде Сәлимә сөйгәненә ,ә үзенең аннан бер дә аерыласы килмәсә дә .Бүген эш бик тыгыз булды ,бераз арытты да бугай диде ул Булатка назланып .Тик нишлисең ,
йоклап ял да итәсе бар иртәгә
беренче эш көне .Соңга калмыйча вакытында барып
җитәргә кирәк .Ара кул сузымы гына булса да ,яңа урын ,яңа танышлар , яңа хезмәттәшләр .Сания апасының ышанычын аклый алырмы ? Аклар Алла боерса.
Сәлимә өеннән әнисе биреп җибәргән яңа ,матур чәчәкле сатин урын - җир җәймәләре белән урынын җәеп куйды .
Аннан утларын сүрдереп ,үзе
әбисеннән өйрәнгән корьән
сүрәләрен укып йокларга ятты.
Яңа урында беренче төне бик
тыныч үтте ,әллә аруы җиткән ,
әллә үзе генә калганга ул бик тиз йоклап китте һәм иртән дә
будильнигы шалтыраганчы ук йокысы туеп уянып торып утырды.Өйрәнелгән гадәтенчә җиңелчә генә физзарядкасын
ясап алды ,аннан коридорга юынырга чыгып керде .
Хәтерләсәгез бу тулай торакта
дүрт бүлмәгә бер уртак кухня икәнен ,юынып кергәч чәйник куярга кабат кухняга чыкты .
Белмим әле кешеләр уянмаган
әллә калган бүлмәләрдә кеше
юк идеме ,Сәлимә кичә дә бүген дә коридорда да кухняда да бер кеше дә очыратмады .
Ул чәй кайнап чыккач Сания апасы биреп җибәргән өчпочмак белән чәй эчеп алды
аннан әле вакыт иртә булуына карамастан эшкә барырга әзерләнә башлады .Җиңелчә генә битенә кершән дә якты ,ирененә дә беленер беленмәс кенә иннек тә сөртеп куйгач болай да матур булуы өстенә тагын да чибәрләнеп китте .Өстенә үзенең иң яратып кия торган акка зәңгәр
вак чәчәкләр төшкән күлмәген алып кигәч күлдә йөзеп барган
Аккошка ошады да калды .
Шулай көзге алдында бер кат бөтерелеп алды да ,үз - үзенә
канәгать калып ишеген бикләп хастаханәгә китте .Ул барып кергәндә әле смена алышырга байтак вакыт бар иде . Ул , күлмәге өстеннән генә үзенә
бирелгән өр яңа ап - ак халат
киеп , башына шулай ук , крахмал белән катырган ап - ак чепчик киеп куйгач ,чып чын табибәгә ошады да куйды.
Ул андагы шәфкать туташларыннан эш тәртипләре турында сораштырды ,аңа яңа кеше булгач бик теләп , ул сораган сорауларга җавап бирделәр.Аның практикада өйрәнгәннәре ,әкеренләп күз алдына килә башлады.Ул үзенә каушамаска ,ничек тә үзен кулга алырга дигән таләпне куйды .Беренче көнне үзеңне ничек күрсәтсәң ,алда да сине шулай кабул итәрләр дигән татар халык мәкале дә бар бит дигән иде әнисе укырга кереп кайткач .
Беренче эш көне ничек җиңел башланса ,шулай, яңа эш урыны ,яңа хезмәттәшләре ,
авырулар белән танышулар
белән үтеп тә китте .Эш сәгате беткәч ул Сания апасы янына
кереп утырды. Аңа үзенең беренче кичерешләрен ,эш
көненең ничек үтүен бәян итте.
Һәм үзенең Сания апасына бик тә рәхмәтле булуын да әйтергә онытмады .
Юк ,юк ...бу бер дә ялагайлык
та ,юхалык та түгел ,ә бу яшь
яңа тормыш баскычына аяк басучы кыз баланың чын күңеленнән әйтелгән рәхмәте иде .Сания моны ана буларак ,
хатын - кыз буларак ,чын йөрәге белән тойды .Үзенең дә шушында килеп ,беренче эш сәгатьләрен башлаганда ,
аларга аталарча җылы кулын сузган баш табиб Бари Бариевичны ничек онытмак кирәк .Рәхмәтле ,бик рәхмәтле Сания Бари Бариевичка .
Караңгы гүрләре якты булсын,
урыны оҗмах түрләрендә булсын диеп уйлап куйды Сания ,Сәлимәнең чын күңелдән әйтелгән сүзләрен тыңлаганнан соң .
Алар бергәләп кайтырга чыктылар .Аннан икесе бергә Сәлимә бүлмәсенә кереп ,алга
таба булган яшәү планнарын сөйләштеләр .Сәлимә чәй куеп керде .Чәй кайнагач икесенә дә чәй ясап, әлегә бүлмәдә булган коры - сары белән чәйләп алдылар .
Сания апасы суыткыч кирәк булуын ,әгәр риза булса үзләренең кечкенә суыткычын бирергә теләге барын әйткәч Сәлимәгә оят та булып китте.
Сания апа мин авылга хәбәр итәрмен ,әтиләр килеп китәрләр әле диде .Аның бит әле алам диеп кенә барып алырга кибетләрдә суыткычы да юк балакаем диде Сания апасы Сәлимәне юатып .
Сания апасы аннан Булат белән мөнәсәбәтләрен дә сорамый булдыра алмады .
Ана бит ,аның белергә хакы бар .Кыз белән егеткә нәрсә аңа .Аның да булды бит ул яшь чагы .Булат та әтисенә ошап однолюб булырга ошап тора бит әле .Моңынчы күпме кызлар күрсә дә ,берсен дә якын итмәде ,ә менә сине күрде дә капланды диде ул Сәлимәгә .Ул сине беркемгә дә бирмәячәк ,моны колагыңа да аңыңа да кертеп куй .Үзең дә аның кебегрәк бугай син ,ике
чабата бер кием диләр безнең якта андый кешеләрне .
Шулай барын да уртага салып ,
ана белән кыз кебек сөйләште
алар бүген ...алга таба булачак
Кайнана белән Килен .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.