Гульсиня Шакирова
Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Булат белән Сәлимә Өфенең тимер юл вокзалына килеп ,
Өфе - Казан поездына билет
алып, юлга кузгалдылар .
Булатның да Сәлимәнең дә
куанычлары эчләренә сыймады ,тик шулай да Сәлимәнең эчендә ниндидер
аңлашылмаган пошаман да
бар иде .Ул үз - үзенә ,инде әллә ничә кабат биргән соравына кабат җавап эзләде.
Дөрес эшләдеме соң ул , үзен
әз генә белгән егеткә ияреп Казан дигән калага ияреп китеп .Егет кеше ни әйтмәс тә,
кая чакырмас ?Их бу мәхаббәт дигән нәрсә ...утка да пешерә ,
суга да төшерә икән бит .Әле
аның шушы яшенә җитеп, болай итеп бер егеткә дә гашыйк булганы булмады бит.
Ә менә Булатны бер күрүдә ошатты һәм гашыйк булды .
Ул буй сыны дисеңме ,йөз -
кыяфәтеме , кап - кара куе чәчләре нәфис итеп кыска гына калдырып алдыруы белән үк егет солтаны инде .
Булат та бит үзен бер күрүдә гашыйк булдым диде .Алар шул очырашудан соң Сочидагы ялларын да гел бергә уздырдылар ,ә инде кайтып
киткәндә Булат аларны тукталыштан озатып калганда
ярты йөрәген алып калгандай
тоелган иде .Килеп алам мин сине дигән иде ул аңа ,менә бит сүзендә торган килеп тә
алды ,алар кабат бергә .Тик
алга таба ни булыр ,вакыт күрсәтер диеп үз - үзен юатты
Сәлимә .
Булатның да уйлары гел Сәлимә тирәсендә бөтерелде .
Нишләрләр икән инде ? Сәлимә Казанга китәрме эшләргә ,әллә әнисе киңәш иткәндәй ,беренче эшли башлау чорын ,тәҗрибә сыман
Буада гына урнашып эшләп торырмы ? Ул аңа бу турыда да
сүз кузгатып карады инде ,тик
бернинди дә җавап кына ала алмады .Я ярар диеп уйлады Булат үзенчә ,әти - әни янына кайтып карыйк әле ,алар белән уртага салып сөйләшербез Алла боерса ,әнисе әйтмешли кала дигәчтен дә анда да өеп куймаганнар ,барысын да үз көчең ,үз тырышлыгың белән табасы .
Суткадан артык поездда кайтканда аларның икесенең дә уйларлык вакытлары җитәрлек иде .Ике гашыйкның
ничек сөйләшеп сүзләре бетсен соң ,эшкә урнашу турында да сөйләштеләр алар,
тик Сәлимә генә нәрсә диеп нәтиҗә ясарга да белмәде әлегә.Булат Буа шәһәренең дә бик матур икәнен ,хастаханәсе
дә заманча җиһазлар белән
булуын әйтеп үтте .Әнисенең
дә укуын бетереп шушында кайтып эшли башлап баш табибә постына кадәр күтәрелүен бәйнә - бәйнә сөйләп бирде .Вакыт күп бер
берләренә карап ,шулай сөйләшеп кайта торгач Казанга да кайтып җиттеләр ,ә аннан инде Буага автобуста
кайттылар .Алар кайтканда әтисе дә әнисе дә эштә иделәр.
Булат Сәлимәгә үз бүлмәсенә кереп өсләрен алмаштырырга кушты ,ә үзе зал ягында калды.
Юлдан килгән киемнәрен алмаштырып ,кухняда Булат чәй куеп җибәрде .Суыткычтан әнисе пешереп калдырган ашны алып газга җылытырга куйды .Сәлимә дә булышырга дип кухняга кергәч ,бергәләп
өстәл әзерләделәр .Алар юлдан кайткач ,ашны бик яратып ашадылар .Юлда ашаган коры - сарыдан соң бу аш чынлап та бик тәмле иде .
Өстәлләрне җыештырып ,
савыт - сабаны юып куйдылар.
Бергәләшеп эшләгәч рәхәт тә ,
тиз дә .Булатны әнисе өйдә ир
эше, хатын кыз эше булырга тиеш түгел ,әнә әтиең белән без ничек ,син дә шундый булып үсәргә тиеш диеп өйрәтеп үстерде .Монда да ул Сәлимә янында бик теләп булышты ,әллә йортта ул хуҗа ,ә Сәлимә әлегә кунак кына буларак ул аңа булыштымы икән ,монысын инде Булат уйлап та тормады.
Менә Сания белән Хәлим дә
эштән кайттылар .Алар Сәлимә белән инде таныш булганлыктан җылы итеп исәнләштеләр .Булат яңадан кухняга барып чәй куеп җибәрде ,әнисе дә өстенә халат киеп кухняга чыкты .
Сәлимә дә әнисе биреп җибәргән күчтәнәчләрне Сания апасына китереп бирде һәм
әти - әнисенең сәләмнәрен җиткерде .Үзе оялып кына залдагы диванга барып утырды .Кунак булсаң тыйнак бул диде ул үз - үзенә .Бу сиңа авыл түгел ,үзеңне ничек күрсәтсәң шулай кабул итәрләр барган җиреңдә диеп өйрәтеп үстерде бит дәү әнисе дә .
Хәлим абыйсы телевизорны
кабызып куйды да кухняга кереп ,бар улым син Сәлимә янына чык ,күңелсезләнеп утырмасын диеп Булатны кухнядан чыгарып җибәрде .
Сәлимә ни булса шул диеп ,
кухняга керде дә Сания апа кая мин сезгә үзем булышыем ,
Хәлим абый барыгыз сез Булат белән телевизор карый торыгыз дип нәрсә эшлисен
сорады .Үзенең ничек дулкынланганын сиздермәс өчен, су сорап эчеп куйды .
Алар Сания апасы белән бергәләшеп ашарга әзерләделәр, сүз иярә сүз чыгып эш турында да сүз кузгатып алдылар .Беренче
килеп кергән көннән үк алар арасында җылы мөнәсәбәт урнашты .Әйтерсең лә алар
бергә - бергә инде күп еллар аралашып яшәгәннәр диярсең.
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1