Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Авыл авыл инде ул ,кала түгел .Менә көтүләр дә кайтты ,Сәлимәнең әтисе дә эштән кайтты ,әнисе белән
бергәләп абзар - курада эшләрен бетереп ,әнисе сыер
савып өйгә кергәндә ,инде
Сәлимәнең ике энесе дә Булат
абыйларын үз итеп ,аның янында бөтереләләр иде .
Сәлимә әниләре керергә өстәл
хәстәрләп ,токмач басып аш
пешерде ,төйгән бәрәңге янына тәмле итеп гуляш та
ясады.Менә барысы бергә
өстәл артына утырыштылар .
Башкортларда ипине хатын
кызлар түгел ,ә ирләр
күкрәкләренә терәп кисеп
өстәлгә куялар икән дигәнне
ишеткәне бар иде Булатның
бу чынлап та шулай икәненә
бүген үзе күреп инанды .
Барысы да өстәл артына утырышып беткәч ,өй хуҗасы
түгәрәк ипине күкрәгенә терәп
шулкадәр горурлык белән кисте ,Булатның әле мондый
күренешне беренче күрүе иде.
Ул уртага куелган челтәрле тәлинкәгә ,бер - бер артлы тигез матур итеп киселгән ипи
телемнәрен өя барды .Ул кирәк кадәрле ипине кисеп куйганнан соң гына ,барысы
бергә инде алларына куелган
ашларына үрелделәр .Инде
өстәл артында тик тәлинкәгә чык та чык кашык тигән тавышлар гына ишетелә башлады .Аш артыннан ,
төелгән бәрәңге белән гуляш
та сыпырып куйганнан соң ,инде малайлар табыннан
китеп бардылар ,әниләре чәй
эчәргә дисә дә ,әлегә эчмибез
диеп урамга йөгерделәр .
Менә хәзер сөйләшсәк тә була
диде әниләре Булатка карап.
Булат нәрсәдән башларга соң
инде диеп торганда әниләре үзе сүз башлады .Менә әтисе
Сочидан ялдан кайткач әйткән
идем бит үзеңә ,кызыбызга бер егет гашыйк булды диеп.
Менә инде шул егет Булат бу.
Кызыбызны Татарстанга Казан
шәһәренә эшкә чакыра һәм эшкә урнашырга да булышыр
Алла боерса диде .Монда авыл
җирендә нишли инде ул ,укып
чыккач үз белемен эш белән
күрсәтер вакыт җитте диде .
Әтисе, син каршы түгелсеңдер
инде .Юк - бар гына кешеләр
түгел бу гаилә ,әти - әниләре
белән дә аралаштык .Алар да
медицинада ,әтисе Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче ,ә
әнисе Буа шәһәренең үзәк хастаханәсендә баш табибә .
Бер сүз дә дәшмиенчә тын
гына тыңлап утырды әти кеше
һәм җайлап кына Булаттан сорап куйды .Ә син үзең ни
уйлыйсың соң бу турыда ?
Хәлимә апаң сөйли дә сөйли,
ә синең ләм - мим бер келимә
сүз дәшкәнең юк .
Булат ни әйтим инде мин дигәндәй Сәлимәгә карады ,
янәсе син ни диярсең .Мин
яратам сезнең кызыгызны диде аннары ишетелер -
ишетелмәс тавыш белән.
Кая китте соң аның кыюлыгы ,
әле генә барысын да әйтәм дә
салам диеп утыра иде бит ,ә хәзер авызында ботка кайнатып сүзен дәшәлми утыра .Сәлимә сүзгә кушылмаса
белмим күпме утырыр иде әле шулай .Сәлимә әтисенә карап ,
әти ,без бер - беребезне яратабыз ,син рөхсәт итсәң мин Булат белән Казанга китәр
идем диде .Әтисе бер кызына бер Булатка ,бер хатынына карап торды да ,кичтәнге акыл
иртәнгә ярамаска да мөмкин ,
бүгенгә бу сөйләшүне куеп торыйк диде дә өстәл артыннан рәхмәтен әйтеп кубып та китте .Ул торып киткәч Булат та урыныннан кузгалды һәм ишек алдына чыгып китте .Урамда чыр - чу
килеп башкортча сөйләшеп
уйнаган малайларга карап тора башлады .Озак та тормый
Сәлимә дә чыкты ,ул Булатка
авылны күрсәтәм диеп урам буйлап алып китте .Алар чишмә буйларын карап кире
кайтканда инде вакыт соң иде.
Алар әкерен генә кереп ,чәй эчеп алганнан соң ,Булат үзенә
җәеп куелган урынга барып ятты ,тик аның күзенә йокы
кермәде ,иртәгә ни әйтер икән
Сәлимәнең әтисе .Әнисе риза
инде ризасын ,тик бит әле йортта әти кеше хуҗа ,ул ни
дияр ...шундый буталчык уйлар белән ничек йоклап киткәндер
иртән инде тәрәзәдән күзне
чагылдырган кояшка уянды ул.
Инде өйдә Сәлимә дә ,әтисе белән әнисе дә торганнар ,ә
каршы якта стена буендагы агач караватта ике энесе генә йоклап ята иде .
Булат торып ишек алдына чыкты ,иртәнге һава салкынча булса да рәхәт иде .Булат кеше
юклыктан файдаланып тиз -
тиз физзарядка ясап алганнан соң юынгычтагы салкын су белән битләрен юып алды да
өйгә керде .Әле иртәнге чәй өстәле әзерләп кенә йөриләр иде аны өстәлгә дәштеләр һәм
кичәнге сөйләшүне дәвам итеп
Сәлимәнең Казанга китүенә
риза икәнлекләрен әйттеләр .
Булат аларга алайса без вакытны сузмыйбыз ,бүген үк
юлга кузгалырбыз диде .
Һәм алар юлга әзерләнә дә башладылар .Сәлимә барлык
кирәк - яракларын җыйнады ,
укып чыккан дипломын һәм барлык документларын тагын
бер кабат барлап чыкты .Юлга
чыгарга бар әйберсе дә әзер булгач әтисе белән әнисенә
рәхмәт әйтеп ,энеләре белән дә саубуллашып юлга кузгалдылар .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев