Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Көннәр шулай үз агымына ага торды.Сәлимә үз эшенә барлык тырышлыгын һәм алган белемен кулланып баш аяк чумды .
Булатның да инде укырга китеп барганына айдан артып китте .Арада сагынулы хатлар гына йөреп тора ,ә үзенең гел дә кайтып йөрергә вакыты юк.
Чөнки соңгы уку елы ,имтихан
да бирәсе бар ,диплом эшен
дә яклыйсы ,күпме тырышып
укыганнарын җилгә очырасы
да килми.Яхшы диплом белән
чыксаң ,сиңа эшкә урнашуы да
җиңелрәк була диеп гел дә тукып торды бит әнисе .Юк ,
Булат ялкау егетләрдән түгел,
ул үз дигәненә ирешәчәк алла
боерса .Әнисе белән әтисенең
ышанычын аяк астына салып
таптамаячак ул беркайчан да .
Саниянең дә Булат белән Сәлимә мәһаббәтенә үз мөнәсәбәте .Бик бәрелеп үк булмаса да ул Сәлимәне күз уңыннан ычкындырмый ,үзенә
сиздерми генә һәр адымын тикшереп тора .Эшендә дә мактыйлар үзен ,кирәк вакытларында Сәлимә, Сания апасына барып булышкалап та килә .Тулай торакта ,бер бүлмәдә ни генә эшләп бетәргә
кирәк соң ял көннәрендә .
Әтисе белән әнисе дә килеп
күреп киттеләр .Алар да бик тә
рәхмәтле иделәр Санияләр гаиләсенә .Үз балаларыдай кабул иттеләр бит Сәлимәне.
Сания белән Хәлим авылга
кайтып кайнана әниләрен кыш
чыгарга алып килделәр .Бераз
карышып маташса да ,алда салкын кышлар торганын уйлап күнде тагын үзе .Тик иртә яздан тагын авылга кире кайтару шарты белән генә
ризалыгын биреп кыш чыгарга
Буага килде .
Яңа ел якынлашкан көннәр иде ,Сәлимәнең беренче операция ясаган вакытта .
Аның хирург ярдәмчесе генә булып операцияләрдә катнашканы бар иде инде ,тик
монысы башка ,ул үзе ясады бу операцияне .Ашыгыч ярдәм машинасы белән бер авыруны алып килделәр ,сукыр эчәге булуы шиксез .Тиз генә кан анализларын алу шуны күрсәтә . Монда инде озак уйлап торырга вакыт юк ,
шартласа тагын да яманрак булырга мөмкин .Ул ашыгыч рәвештә операция өстәлен әзерләргә кушты анастазиолог
та монда иде әле бәхетенә .
Тиз генә авыруны операциягә
әзерләделәр .Менә ул беренче
зур эш ,операция уңышлы үтте аллага шөкер .Авыруның сукыр эчәгесе шартларга җитеп шешеп тулган булган ,
вакытында дөрес диагноз куеп авыруны коткарып калды Сәлимә .Менә бит тырышып
укуы үзенең нәтиҗәләрен дә
күрсәтә башлады.Аны эшендә
яраталар ,үзе дә гади дә ,
кешелекле дә ул.
Иртән баш табибә үткәрә торган,,биш минутлык " та бу турыда рапорт бирделәр .
Сания апасы аның шундый тәвәкәллек күрсәтүенә бер дә гаҗәпләнмәде .Киресенчә ,
көттем инде мин бу сәгатьнең сугасын ,рәхмәт сезгә коллегалар,яшь белгечләрне канат астына алып үстерүегез өчен диде .
Яңа ел ялларына Булат та кайтты ,бергәләп яңа елны каршыладылар .Аннан авылга кайтып килделәр .Бу вакытта инде Санияләрнең Москвич машиналары бар иде .Хәлим аны кулдан ,бер колхоз рәисеннән сатып алды ,яңа ук
булмаса да ,бик үк тетелеп тә
бетмәгән иде әле ул .Авылга шул машинада кайттылар . Саниянең әниләре дә сөенделәр инде аларның машина алуларына ,ә әтисе, әзерәк монда маям бар иде дигән булып ,машина котлап
бераз акча да төртте .
Хәлим белән Сания төп йортларына икесе генә барасы
иделәр ,аларга яшьләр дә иярде .Бераз һава да сулап кайтырбыз ,кирәк булса юл салып карын да көрәп атарбыз диде Булат .Шулай алар җәяү генә дүртәүләшеп төп йортка
киттеләр .Дөрестән дә капка төбен кар баскан ,аны көрәми генә ачу мөмкин түгел иде .
Саниянең әнисе эз салып йөрмәгез ,кырыйдан гына карап кайтыгыз дигән иде ,
тәки шулай итәсе ахырысы дип карап кына кире кайтып киттеләр алар .
Икенче көнне бабасы белән Хәлим мунча яктылар ,каралты тирәсендәге эшләрне карашты кияү ,Булат белән икесе көздән ярылмый калган бүкәннәрне ярып өеп куйдылар ,ә хатын кызлар мич тирәсендә кайнашты .Тәмле итеп камыр ризыклары пешерделәр .Өйдә бәйрәм мөһите гөрләп торды .
Мунча өлгергәч кинәнеп мунча чабындылар .Сәлимәнең беренче кайтуы иде әле бу авылга ,әбиләре дә ошатты аны,бәхетегез гомерле булсын диделәр .
Кайткан җирдән диеп икене кунгач китеп тә бардылар .Үз
машинаң булгач рәхәт шул инде диде Хәлим горурланып .
Әле бу вакытта машина сирәк
кешеләрдә генә бар иде шул.
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев