Сания.
Хикәя .Дәвамы
Сәлимә белән Булат шәһәр урамы
буйлап байтак йөрделәр әле .
Алар кайтып кергәндә дә Сания ятмаган ,иртәгегә эшләнәсе эшләрен барлап ,
нидер язгалап утыра иде .
Ул яшьләр кайткач аларга ягымлы гына итеп ,барыгыз анда чәй кайнап утыра ,тамак ялгап алырсыз да ,юлдан да кайттыгыз ,ял итәрсез диде.
Сәлимә ,сиңа урын Булат бүлмәсендә җәйдем ,улым син үзең залда ятып йокларсың яме диеп ,хәерле төннәр ,татлы йокылар теләп үз бүлмәсенә кереп китте .Яшьләр дә чәйләп
алганнан соң, Сәлимә үзенә җәйгән урынына Булатның
йокы бүлмәсенә кереп китте.
Ә Булат залдагы диванга урын салып шунда сузылды .
Сәлимә яткач та, бик озак уйланып ятты әле Сания апасының тәкьдиме турында .
Район үзәге булган Буа шәһәре
дә матур гына икән үзе .Эш матурлыкта гына булса икән ул диеп фикер йөртте аннары .
Аның барыннан да элек Булатны югалтасы килми иде шул .Булат та әнисе дә дөресен
әйтәләр бит инде, кайда да эшләп табасы ,бер җирдә дә килдеңме мә әйдә диеп көтеп тә тормый,өеп тә куймыйлар.
Ярый әле шушы ял йортына әтисе юллама бүләк иткән ,бу Сәлимәнең тормышын өч йөз алтмыш градуска борды да куйды .Шунда Булат белән очырашмаган булсалар ,ул хәзер кайда эш тапкан булыр идеме икән .Эше булыр иде анысы ,тик нинди урында һәм кемнәр арасында ,ә монда баш табибә булган Сания апасы үзе янына эш тәкьдим итте ,яшәп
торырга тулай торакта үз бүлмәсе буласы .Булат белән
кайтканда очырашырлар алла боерса .Гел аны гына саклап
утыра алмый бит инде ул да .
Шулай үз уйларына гел матур
төсмерләр һәм юрамалар өсти
өсти йоклап киткәнен тоймады да Сәлимә .
Булатның да башында туксан төрле фикер бөтерелде .Ни диеп җавап бирер икән сөйгәне иртәгә .Риза булырмы
ул шушында ,Буа шәһәре үзәк хастаханәсендә беренче эш адымнарын башлап җибәрергә
үзе болай каршы да түгел кебек тә бит.Эх бу мәһәббәт дигәннәре ,бер утка сала ,бер суга батыра .Моңынчы бит
Булатның мондый яратуны тик әтисе белән әнисендә генә татыганы бар иде .Ә менә Сәлимәне күрде дә капланды әбисе әйтмешли .Әбисе сүзләре искә төшкәч Булатның
әбиләрен дә күрәсе килеп китте .Укырга киткәнче авылга
да кайтып киләсе бары исенә төште .Аннары Сәлимәне дә әбиләре белән таныштырасы килә бит әле аның .Аларга ошармы ни диярләр икән дип үзалдына елмаеп та куйды ул
хаттә .Ошатырлар ,оныклары
яратканны ничек ошатмаска
мөмкин инде җә .Шулай уйлар эчендә йоклап китте ул.
Сания дә яшьләр кебек үк үз
уйлары эчендә кайнады .
Сочида очырашып ,танышу бер хәл ,монда бит бөтенләй дә башка мөһит .Ял иткәндә бит ул бар да әзер ,бар да матур һәм рәхәт .Әзергә бәзер бар да.
Ә монда инде хәзер тормышны үзенә сөйрәсе .Болай ялкауга да ,тәкәббергә дә ошамаган үзе.Сөйләм теле дә ,фикер агышы да төшеп калганнардан
түгел .Кулында Кызыл Диплом
булуы үзен бер башка югары
тотарга тырышуына бер сәбәп
булып тора анысы ,ә бит әле ул
бер тәҗрибәсез кая барып сыена ала .Үз канатым астына
алып ,алга таба үстерергә кирәк бу яшь табибәне ,баланы диеп үз үзенә сүз бирде ул.
Әллә йоклады Сания ,әллә юк
ул уянганда тәрәзәдә инде кояш елмая иде ,ул сәгатькә күз төшерде ,сәгать әле алты да тулмаган .Аның инде аунап ятырга теләге юк иде ,торып юынып чәен куеп җибәрде .
Суыткычтан иттарткычтан чыгарган итне алып котлетлар ясап пешерергә куйды һәм пьюре гына ясармын иртән торырларына диеп бәрәңге әрчеп кострюльдә суга бәрәңге
куеп җибәрде .Ана кеше ана кеше шул инде ул .Иренә дә яраткан тормыш иптәше бит.
Бүгенге иртәнең шундый матур
җиңел башлануын Сания яхшыга юрады .Эченнән генә үзе белгән догаларны да укып алды .Аннары барысы да яхшы булыр Алла боерса Амин
диеп аминын да итеп куйды .
Менә шулай башланды бүгенге
иртә Буа шәһәре үзәк хастаханәсенең баш табибәсе
Санияләр фатирында .
Дәвамы бар .
Гөлсинә Шакирова .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев