Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Инде бар да әзер булды дигәндә ире Хәлим дә торып чыкты .Аның эшкә икенче сменага гына булганга күрә ,ул
йокысы тәмам туйгач кына торды .Бу инде аларның шулай
гадәткә кергән иде .Хәлимгә төнге эшкә барасы булганда Сания аны уятмый ,йокысы туйганчы йокласын диеп ,әле
нинди эш төне туры килә бит.
Ашыгыч Ярдәм табибларына
гел дә чакырулар килеп кенә
тора бит.Шәһәрдә генә түгел ,райондагы авыллардан да килә чакырулар .Шуңа күрә
Сания Хәлимне борчымаска тырыша .Аларның гаиләсендә
бүленгән эш юк ,алар бар эшләрне бергә эшләргә тырышалар ,ә инде шундый
очыраклар булганда Хәлим Саниягә ,Сания Хәлимгә ял итү
мөмкинлеген тудырып яшиләр.Малайлары Булатны да шундый итеп ,гаилә тотар ир
егет итеп тәрбияләргә тырыштылар алар .
Алар балаларны уятмаска әкрен генә сөйләшсәләр дә
Булат та торып чыкты .Бу вакытта Сәлимә дә уянган иде инде ,тик бүлмәдән чыгарга гына уңайсызланып тора иде.
Әкерен генә ишек кагып Сания апасы керде .Хәерле
иртә теләп ,ничек йоклавын һәм кәефләренең ничек икәнен сорады .Аннары бит
кулларын юып , ашарга өстәл
артына чакырды .Бергәләп
ашап алганнан соң ,үзе киенеп
җыенып эшкә китте .Киткәндә
Булатка үз вакытыгыз белән
хастаханәгә килеп китәрсез әле диде ,Сәлимәгә дә елмаюлы караш ташлап .
Сания киткәч өйдә берара
ниндидер бушлык барлыкка килде .Беркавым барысы да тынып калды .Аннары Хәлим Амин итеп өстәлдән торып китте .Булат белән Сәлимә әле
сөйләшә - сөйләшә чәйләрен эчәләр иде .Аннары алар да озаклап утыруны өнәмиенчә ,
Амин итеп өстәлдән тордылар.
Икесе бергә өстәлне җыеп ,
савыт - чәшкәләрне юып куеп
залга чыктылар .
Аннан өйдә ни эшләргә соң
диеп ,җыенып хастаханәгә киттеләр .Җәяү генә шәһәрне карый - карый бардылар .
Әйткәнемчә хастаханә алар торган фатирдан ерак түгел ,
җәяү генә йөрешле иде .Алар
барганда инде Сания ,,биш минутлык" диеп атала торган иртәнге обходны уздырып ,үз
бүлмәсенә кергән иде .Сания
Булатка бераз йөреп килергә кушып урамга чыгарып җибәрде ,ә үзе элгечтә үтүкләп
куелган ап - ак халат алып
Сәлимәгә сузды .Сәлимә халат
кигәч ,соклануын яшермәде .
Сөбханалла ,сөбханалла гел дә
табибә булып тугансың икән
бит син ,буй - сыннарыңа бик
тә килешә ак халат диде .
Алар хастаханә белән танышу өчен ,сөйләшә - сөйләшә коридор буйлап Хирургия бүлегенә киттеләр .Коридор
бик киң булмаса да уңайлы .
Тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп
утыра .Вакытына күрә үзенчә
челтәрләре дә һәм озын тәрәзә
пәрдәләре дә эленгән иде.
Менә алар Хирургия бүлегенә
керделәр .Баш табибәне күргәч
шәфкать туташлары да ,
хирургия табиблары да бераз
дулкынлану кичерделәр бугай.
Баш табибә аларга Сәлимәгә
хастаханәне күрсәтеп ,теләге
булса монда эшкә калдыру мөмкинлеге барлыгын әйтте.
Быел гына Кызыл Дипломга Өфе каласындагы Медицина
институтын тәмамлаган хирург
белгечлеген алган яшь белгеч
диеп таныштырды .Бездә кадрлар җитешмәвен барыбыз да яхшы беләбез ,үз арабызга
кабул итеп алып ,үстерә алырбызмы без бу яшь кызны
диде ул хезмәттәшләренә сораулы караш ташлап .
Сания апасыннан мондый да
җылылыкны ,аналардай кайгыртучанлыкны һәм үз
хезмәттәшләре арасында да
бик зур ихтирамга лаек кеше икәнен белгәч Сәлимәнең күзенә яшьләре килеп тыгылды .Ул елап җибәрмәс өчен үзен чак - чак кына тыеп тора иде ,әгәр шунда берәрсе
дәшсә менә - менә елап җибәрер кебек тойды ул үзен.
Монда инде Сания апасына каршы ул бер кәлимә каршы сүз әйтер хәлдә түгел ,бары тик
мин риза монда эшкә калырга
дигән уйда гына иде .Мондагы чисталык ,самимилек ,чын күңелдән булган сөйләшүләре
үк ,табиблар һәм шәфкать туташларының үз эшләренә бирелгән һәм һәр авыруга да
җылы мөнәсәбәт булуын күрсәтеп тора иде .
Шушы килүеннән Сәлимә ,
Сания апасы кул астында ,Буа
шәһәре үзәк хастаханәсендә
эшкә калды .Коллективлары да,хастаханә үзе дә бик хуш
килде аның күңеленә .Менә
эшкә урнашып беткәч ,авылга
кайтып килер дә ,җиң сызганып эшкә керешер Алла боерса .Сәлимә Сания апасы
белән барын да сөйләшеп ,
тулай торак бүлмәсен карарга
Булат белән бергә киттеләр .
Бу кайчандыр Санияләр торып чыккан бүлмә күршесендә генә
иде .Җыйнак кына бүлмә .Бер тимер карават ,агач ике урындык һәм бер агач өстәле
булган тулай торак бүлмәсе .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев