Сания .
Хикәя. Дәвамы .
Сания апасы янында Сәлимә үзен бер дә ят итеп тоймады ,ул аңа үз итеп ,якын итеп яратып дәште .Ашаганнан
соң алар барысы бергә утырып
алга таба нинди уй - планнары барлыгын сөйләштеләр .
Яшьләргә нәрсә соң аларга ,
эрләнгән дә чукланган диде Хәлим көлеп ,ә Сания ипләп кенә Сәлимәнең эшкә урнашу ,
кая урнашса яхшырак булыр дигән уйлары белән кызыксынды .Дипломын сорап алып карады ,анысын сорамаса да билгеле бит инде ,
Кызыл Дипломда гел бишле билгеләре генә торасы ,тик шулай да ул дипломны бик җентекләп карап чыкты .
Хирург димәк ,бик яхшы кызым диде ул ,бераз уйланып торганнан соң .Тырышлыгың күренеп тора .Практикаңны да яхшы хастаханәдә узгансың ,ә нишләп соң әле ,нинди сәбәпләр белән укуыңны бетереп ,диплом алгач мәҗбүри эшләргә тиешле хастаханәгә барырга теләмисең ? Берәр җитди сәбәбе бармы ? Аңлатып бирә
алыр идеңме аның сәбәбен диеп турыдан бирде ул Сәлимәгә соравын .Сәлимә сөйләшүнең мондый борылыш аласын көтмәгән дә һәм уйлап та карамаган иде ,ул хастаханә Башкортстанның иң ерак районнарының берсендә иде .
Бардылар анда Сәлимәләр әтисе белән .Карадылар ,район үзәгендә кечкенә генә бер агач баракта урнашкан ,килгән авыруларны дәвалау өчен бер уңайлыклары да ,кирәкле эш
кораллары да булмаган бер хастаханә иде ул диде Сәлимә
кабат шул хастаханәне күз алдына китереп .Әтинең дә мине бу юлсыз ,караңгы районда калдырасы килмәде.
Үземнең дә шулай ук ,каласым килмәде диде ул Сания апасыннан уңайсызлана төшеп .Инде шушы минуттан Сания апасы да йомшак кына кагып , дилбегәне үз кулына алды .Әйт әле сеңелем диде ул аңа ,әгәр дә мин сиңа безнең хастаханәдә эшләп ,тәҗрибә тупларга тәкьдим ясасам син моңа ни диеп җавап бирер идең икән ? Мин баш табибә буларак сиңа тәкьдимне үзем ясыйм ,ә сайлау синең эшең .
Сәлимәгә инде бу турыда Булат та әйтеп үткәргән иде ,шуңа күрә Сания апасының соравы аңа ят тоелмады ,ул ни актан ,ни карадан әлегә сүз дәшмәде .Тик шулай да инде
үзен күптән монда торган кеше кебек хис итте .Кем инде ул монда ,ә ничек матур җылы кабул иттеләр ,эш тә тәкьдим итәләр ,кемгә тәтегән әле мондый бәхет дип уйлап куйды
ул эченнән генә ,тик сүз кайтарып дәшмәде .
Уйлап карармын Сания апа диде ул бераз пауза ясап алганнан соң ,ә иртәгә сезнең янга эшкә хастаханәгә барып карасам ни диярсезме икән , диде ул аннары Сания апасына карап .Ярар диде Сания ,
йокың туйгач Булат белән килерсез ,Булат алып килерсең яме улым диде аннан ,инде кайчаннан сүзгә кушылмыйча тыңлап кына утырган улына карап .
Сүзне бүгенгә төгәлләнгәнгә санап үз бүлмәләренә кереп китте ,Булат Сәлимәне урамга йөреп керергә чакырды ,җәйге көн озын бит инде ул , әле кояш баерга да байтак вакыт бар иде ,алар шәһәр карарга чыгып киттеләр .Буа үзе зур шәһәрләрдән саналмаса да ,кечкенәләр рәтендә дә түгел иде .Үзенең үзәк хастаханәсе ,шәһәр уртасында урнашкан кино - театры ,күп кенә сәүдә үзәкләре булган шәһәр ,Сәлимәгә ошап та куйды сыман .
Әле бит Булатның бер ел укыйсы бар . Син укырга киткәч мин монда бер ялгызым нишләрмен икән соң диде ул Булат белән урамда йөргәндә.Ничек инде бер ялгызың ,ә әниләр ,эшең ?
Диде Булат , гаҗәпләнүен яшермичә .Казанда урнашсаң да ,без бит икебез ике җирдә булачакбыз ,син эштә ,ә мин укуда .Әле көн дә күрешергә дә җай чыкмаска мөмкин .Минем дә бит яхшы диплом белән чыгасым килә уку йортыннан .
Алга таба да планнарым зурдан .Сине дә югалтасым килми .Шулай булгач безгә ныклап уйларга һәм тормышны алга таба алып бару өчен төпле планнар корырга һәм аларны тайчынмыйча үтәрбез бит сөеклем диде Булат , Сәлимәнең күзләренә туры карап .Я ,ни әйтә ала иде соң инде Сәлимә сөйгәненә каршы, ул да елмаеп кына карады да ,барысына да риза мин дигән сыман башын гына кагып алды һәм башын сөйгәненең иңбашына куйды .
Дәвамы бар
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев