Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Сәлимә. тулай торакны карап чыккач
Булат белән янәдән Сания апасы янына хастаханәгә китте .Аның бүген үк урнашып
бетеп ,авылга китәргә иде исәбе .Вакытны сузып йөрүдә
файда юк диеп фикер йөртте ул үзенчә .Бу атнасы юлда үтсә ,киләсе атна башыннан
эшкә чыгармын Алла боерса
диде ул Сания апасы белән Булатка да .Сания апасы бик хуп ,бик хуп диеп җөпләп кенә куйды аның сүзен .Я ,ярар алайса ,сүздән бау ишеп утырганчы эшегездә булыгыз ,
минем дә әле эшлисе эшләрем
күп бүген диеп яшьләрне озатып җибәрде .
Булат белән Сәлимә фатирга кайтып ашап алганнан соң ,
Сәлимә юлга чыгарга әзерләнә
башлады .Аны Булат автобус
станциясеннән озатып калды .
Сәлимә инде бер килгән юлын
белгәнгә күрә ,бер борчусыз
автобус тәрәзәсеннән карап
барды .Казанда тимер юл вокзалына килеп ,Казан - Өфе
поездына утырып үз якларына
юл алды .Кайтып җитеп , әниләренә булган хәлләрнең
барысын да бәйнә - бәйнә сөйләп, сөенечен уртаклашты һәм икенче көнне үк ,барлык кирәк яракларын җыйнап юлга кузгалды .Әтисе белән
әнисе хәерле юллар теләп аны озатып калдылар .
Сәлимә ,Буага кайтып җиткәч башта Сания апаларына барды .Анда әнисе җибәргән күчтәнәчләрне биргәннән соң
гына Булат белән тулай торакка киттеләр .Әйберләрен
илтеп куйгач ,алар икесе бергә
идәннәрне юып чыгардылар .
Сәлимәгә Булатның булышып
йөрүе бик кадерле иде шул .
Инде бит аерылышыр көннәр
дә җитә диеп уйлап куйды Сәлимә эчтән генә .Мин Сания
апа белән сөйләшермен дә ,ул рөхсәт итсә иртәгәдән бәлкем
эшкә дә чыгармын диде ул Булатка да .Әле бит Сания апа
эштә ,бәлкем хәзер аның янына хастаханәгә барып килербез диде ул Булатка .
Мин каршы түгел матурым ,
әйдә соң киттек ,монда ерак ара түгел бит ,кереп чыккан кебек кенә диеп көлде Булат.
Алар килеп кергәндә Сания кем беләндер кызып - кызып телефоннан сөйләшә иде .
Балаларны күргәч ,телефонын
куйды да Сәлимәгә карап .Абау
инде кайтып та җиттеңмени үскәнем диде гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып .Әйдәгез утырыгыз нинди яңалыклар
алып килдең диде ул кабат Сәлимәгә карап .Сәлимәгә бераз уңайсызрак тоелды Сания апасының бу сорау алу кебек ,сораулар яудыруы ,ул
бар кыюлыгын җыеп сүзгә кереште .Әниемнәр күп итеп сәләм җибәрделәр ,зурдан зур рәхмәтләрен җиткерергә куштылар һәм әгәр рөхсәт итсәгез мин иртәгәдән эшли башларга диеп килдем диде дә
ничек кисәк башласа ,шулай ук
туктап та калды , Сания апасының күзләренә карап.
Бу карашта ярату да ,ялвару кебек бер нәрсә дә бар сыман
тоелды Саниягә .Ул утырган
уыныннан өстәл артыннан чыгып Сәлимәне кочаклап ук алды .Менә сеңелем мин синнән шушы сүзне көткән идем дә инде диде .Ярар иртәгә икән инде иртәгә алайса
диеп кабатлады аннары үз үзенә .Әйдә хәзер кадрлар бүлегенә кереп ,эшкә урнашу турында договор төзеп чыгыйк ,аннары хуҗалык эшләре мөдиреннән урын кирәк яраклары алырсыз ,
Булат булышыр бүлмәңә урнашырга диеп ,алар кадрлар
бүлегенә кереп киттеләр.
Анда эшләрен бетергәч Сания үзе үк барып ,барлык кирәк яракны алышып балаларны озатып җибәрде ,инде эш сәгате дә тәмамланырга күп калмаган иде ,үзе дә җыенып кайтырга кузгалды.Кайтканда
тулай торакка кагылып бүлмә
ничегерәк икән диеп карап чыгарга булды .Инде ялт итеп юылган бүлмәне күргәч күңеле күтәрелеп китте ,уңган булган
кызга ошаган Алла боерса ,
инде монда да барысын да ялт иттереп куйганнар диде яшьләр өчен сөенеп. Караватны җыеп ,өстәлләрне
сөрткәннән соң ,алар барысы
бергә көлешә - көлешә фатирларына кайттылар .
Бергәләшеп ашап алганнан соң ,Сәлимә Сания апасы белән кичкә ашарга пешерергә
кухняда кайнаштылар .Камыр куеп өчпочмак пешерү иде исәпләре ,менә бит икәү булгач тиз дә ,рәхәт тә диеп ,Сания апасы уены - чыны белән
төрттергәләп тә алгалады ,тик аларга барыбер рәхәт иде .
Менә өчпочмаклар да әзер ,
әйдәгез егетләр ашарга диеп
ире белән улын ашарга дәште Сания .Менә икәү булгач ничек тиз өлгерттек бит ашарга ,инде карыннарыгыз да ачыгып беткәндер диде елмаеп .Юк ,
әле ашаган идек бит диде Хәлим сер бирәсе килмиенчә .
Күмәкләшеп бер табын артында гөрләшеп ашавы да күңелле иде шул .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев