Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Яңа ел яллары да тоелмый да үтеп китте.Булат Казанга укырга китте .Аның инде хәзер сессияләре башланырга тиеш.
Аннан диплом эше тора алда .
Имтиханнарга әзерләнәсе ,
кыскасы аның инде хәзер арт кашырга да вакыты юк иде.
Ничә еллык укуына нәтиҗә
ясар вакыт җитте ,менә шушы
дыр инде ул ...чебешне көз көне саныйлар дигәннәре .
Булат баштан аяк укуга чумды.
Сания дә Яңа ел ялларыннан соң белемен күтәрү курслары
үтәргә тиеш иде .Аларны табибларны, һәр биш ел саен
белемнәрен күтәрү курсларын
үтүне мәҗбүри итеп кертә башлаган чорлар иде бу.Ул
Казанга барып ,махсус билгеләнгән хастаханә кысаларында өйрәнүләр узарга тиеш .Анда үзе кебек
бик күп табиб - табибәләр җыелган иде .Монда соңгы елларда медицинада булган яңа дәвалау ысулларын ,яңа эш коралларын барысын да
күрсәтеп ,өйрәтеп укыталар булып чыкты .Сания монда яңа танышлар тапты .Алар үз тәҗрибәләре белән ,Сания үз
эш алымнары белән уртаклаштылар .Алар укудан буш вакытларында ,бер тапкыр җыелышып Камал театрына бардылар .Анда
,,Зәңгәр шәл " спектакелен карадылар .Артистларның шулкадәр бирелеп ,үз уйнаган
рольләрен яратып башкаруына
чын күңелдән куанып ,сөенеп
кайттылар алар театрдан.
Санаулы вакыт тиз уза бит ул
Санияләрнең дә укуы тәмам .
Ул Булат янына тулай торакка
барып ,аның белән сөйләшеп ,
кирәк ярак әйберләрен алып
калдырды да ,Буага гаиләсе янына кайтып китте .Өйдә , әнисе дә бер көе генә йөреп тора аллага шөкер .Хәлим , инде эштән кайткан иде ул кайтып кергәндә .Кухняда ашарга пешерергә әзерләнеп йөри иде .Әнисе дә улы белән
сөйләшеп ,ул ясап биргән чәй эчеп утыра иде .Алар Сания
кайтып кергәч сөенечләрен яшереп тә тормадылар .Болай
аерылып ялгыз яшәгәннәре юк иде бит әле аларның .Эшкә барып кайтуларын искә алмаганда .Кыен икән шул кызым , өйдә хатын - кыз булмагач диде кайнана әнисе .
Сания юлдан кайткач ваннага
кереп юынып чыгып ,халатын киеп алып ,ире белән әнисе янына кухняга чыкты .Бергә
ире инде кайнатып өлгергән чәйне ,Сания алып кайткан күчтәнәчләр белән эчкәннән соң , инде Хәлим пешерергә куйган ашны пешереп бетерделәр дә ,бераз ял итәргә
залда телевизор карарга утырдылар .Әнисе оныгы Булат турында сорамый түзә алмады .Барып хәлен белдем ,
кирәк - ярагын алып биреп
калдырдым дигәч канәгать
елмайды әнисе .Кеше күңеле пыяла ...диләр бит .Ялгыш авыррак сүз әйтсәң хәтере калыр олы кешенең диеп , Сания дә әнисе белән йомшак кына сөйләште .Хәер аларның инде ничә еллар бит бергә булуларына ,бер - берсенең хәтерен калдырырлык тавыш күтәреп сөйләшкәннәрен хәтерләми дә Сания .Үз әнисе
тәрбиясе...әйтеп үкенгәнче ,
әйтми үкен ...дигән татар халык мәкален исеңнән чыгарма кызым диеп үстерде бит ул аны .
Хәлимне дә әнисе бик назлы ,
нәзәкатьле ир - егет итеп үстерде шул .Аннары ,өйләнгәч тә ,йөрәгеңдә урын әниеңә
әни урынында ,хатыныңа хатын урыны булырга тиеш диеп өйрәтеп ,шуны гел исенә
төшереп торды .Бу бүленешне
дөрес итеп күңелеңдә урнаштыра алганда гына ныклы гаилә кора алырсың дия иде Хәлимгә әнисе .
Дөрестән дә ,таба алды Хәлим гаиләсендә алтын урталыкны.
Әнисен үскәндә ничек яраткан булса ,өйләнгәч тә анасына булган ярату хисләре үз урынында калды .Ә хатынын
яратуы ул инде бөтенләй башка икәнен ул Санияне беренче күргәндә үк аңлады .
Шул көнне Сабан туена сөлге җыярга чыкмаган булса ,
белмим нинди булыр иде икән тормыш итү рәвеше ? Ходай
Тәгалә үзе чыгарып бастырды бит Санияне аның юлына .
Сания үзе дә тоймый калды бит ничек үзенең чиккән кульяулыгының Хәлим кулына
күчкәнен ,шул бер күрүдән гашыйк булды бит ул ,үзенең
яраткан сөекле хатыны Саниясенә һәм менә бүгенге көнгә кадәр бергә ,Ходайның биргәненә шөкер .Алга таба да күп еллар бергә булырга язсын
әле диеп уйлап йөри Хәлим ялгыз чакларында .
Сәлимә үзенең сайлаган хирург һөнәрен бик ярата .Ул
хастаханәгә эшкә бик теләп ,
яратып йөри.Авырулар янына кергәндә гел дә йөзендә елмаю булырга тиеш дип өйрәттеләр аларны укыган чагында .Табиб авыруларны йөзе белән ,теле белән һәм бөтен барлыгы белән яратып дәваларга тиеш .Син авыру янына елмаеп керсәң ,аның да
сиңа карап яшисе килә башлый ,бу инде авыруның савыгуга таба бер адым атлавы булып тора дия иде бер профессор агай .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев