Сания .
Хикәя .Дәвамы .
Булат үзе монда килгәндә бик кыю сыман чыгып киткән иде дә әниләре яныннан ,тик монда әллә ничек кенә кыюлыгы бетте дә китте .Әллә юлдан соң ятып торуына үкенү хисе тойдымы шунда ,кыюсыз бер малай кебек хис итте ул үзен .Сәлимә белән дә әллә ничек кенә ,салкын булды сыман сүз башлавы .Ярар диде ул күңеленнән ,ни булса шул инде хәзер ,килгәнсең икән дилбегәңне нык тот ,сүзеңне уйлап әйт ,бала чага уены уйнап утырма диде бит әтисе дә озатып җибәргән чагында .
Менә алар ишек алдында икесе генә , Булатның шушы берничә минут эчендә булган кыюсызлыгы ,әтисе сүзләре исенә төшү белән ,каядыр юкка чыкты .Битләрен - кулларын юып алганнан соң ,үзенә сөртенергә бирергә тотып торган сөлгесе белән үк ул сөйгәнен кочаклап алды да ,көрәшергә җыенган мәйдан батыры кебек күтәреп битләреннән үбеп алды .
Сәлимә үзе дә гел сагынып ,юксынып яшәде бит аны ,Сочида Кара диңгездән ялдан кайтып китеп шуннан
алар аерылганнан бирле ,шуңа ул инде карышып та тормады.
Булат аны җиргә бастырды да ,мин синсез яши алмыйм ,
мин сине алырга килдем диде.
Алар шулай бер - берсенә карашып күпме торган булырлар иде икән ,Сәлимәнең
әнисе болдыр баскычына чыгып ,аларны ашарга дәште .
Өстәл артында да сүз сөреше тик алар турында булды .Менә алар ашап кубарга өлгермә -
деләр урамнан Сәлимәнең ике энесе кайтып керделәр һәм үзләрендә чит кеше булуын күргәч итагәтьле генә күрешеп
өстәл артына утырдылар .
Тиздән әтиегез дә кайтып җитәр балакайларым ,карал-
тыдагы эшләрне караштыр -
дыгызмы соң әле диеп сорады әниләре малайлардан ,
ә малайлар әйе диеп баш как -
тылар да ,көтү каршыларга урамга чыгып киттеләр .Алар чыгып киткәч ,Сәлимә өстәл - ләрне җыештырып ,савыт - сабаларны юып куйды да ,
түр өйгә, Булат янына кереп сөйләшергә утырды .Булат аңа
үзенең уйларының төптән уйланган һәм әти - әнисе дә
бу фикерен хуплаганын әйтте.
Әле беркайда да эшли башламаган ,кулында кызыл
дипломы булган кызга ,Казан -
га яки Буага кайтып урнашу бернинди дә каршылык тудырырга тиеш түгел кебек тә үзе ,ә менә нинди җиргә эләгәсең бит ,нинди коллек- тивка .Ә монда сөйгәне үзенең
янына чакыра бит .Әтисе кайт -
кач барысын да уртага салып
сөйләшерләр дә ,тәвәкәлләп чыгып китәргә һәм эшкә урнашып ,эшли башларга кирәк дип фикер йөртте Сәлимә ,үзе күберәк Булатны тыңлады .Каршы булмас әтисе дә үзенең яраткан кызына алла боерса.
Уллары Башкорт ягына чыгып киткәч Саниягә әллә ничек ямансу булып китте ,ул Хәлиме янына килеп утырды да ...и әтисе ,кай ара үсеп җитте соң
әле бу малай ,әле генә алып кайткан кебек идек бит диде.
Менә быел соңгы елы ,аннан диплом якласы һәм үзе кебек
тагын бер табиб, авыруларның саулыгы өчен көрәшә башлар алла боерса диеп ,иренең куенына ныграк сыенды.
Эштән арып кайтуына да кара -
мастан аларның яткач та күзләренә йокы кермәде .
Шулай күпме сөйләшеп яткан -
нардыр ,төн урталары узгач кына йокыга талдылар алар.
Иртән уянганда йокламаган да кебек диде Сания ,ярый әле ял көннәре икесенең дә ,бераз бер - берсенә карашып иркә -
ләнеп яттылар да ,болай ятып булмас эшләрне карарга кирәк
диеп башта Сания торып китте.
Ул торып ,юынып ,чәйләр куеп өстәл корыштырганнан соң гына ,иренә барып дәште .
Хәлим дә шуны гына көткән кебек ,сөйгәнен кабат кочагына алды .Сания яшь җилкенчәк кебек ,нишләвең инде бу җаным диеп сөйгәне -
нең кочагына ныграк сыенды .
Алар бер - берләренең назыннан ,балавыз кояшта эрегән кебек эределәр .
Өстәлдәге әзерләнгән җылы ризыклар да ,кайнар чәйләр дә суынып бетте .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1