Кызыл Армия һәм Флоты көне (1922-1949)
Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көне (1949-1995)
Ватанны саклаучылар көне (1995 елдан бүгенге көнгәчә)
Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән котлыйм!
Безнең авылдашлар арасында үз гомерләрен хәрби хезмәт белән бәйләгән ир-егетләр аз түгел. Бүген шуларның берсе белән кыскача гына таныштырып узасым килә.
Ул Гыйззәтуллин Шәрәфетдин Шиһабетдин улы. 1906 елның 15 апрелендә туган. Полковник. Хәрби хезмәттә 1928 елдан.
1939 елда Монголиядә Халхин-Гол елгасы буенда совет-монгол гаскәрләре белән Япония гаскәрләренә арасында булган сугышта катнашкан. Ул Җиңү өчен 1939 елда Кызыл Байрак ордены,1969 елда "30 лет Халхин-Гольской Победы" медале белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышында, беренче көннән җиңүгә кадәр катнашып, күп батырлыклар күрсәткән. Орден-медальләре шул хакта сөйли.
Орден Красной Звезды (15.12.1943)
Орден Отечественной войны I степени (27.09.1944)
Орден Красной Звезды (03.11.1944)
Орден Богдана Хмельницкого II степени (29.06.1945)
Медаль "За оборону Москвы" (01.05.1944)
Медаль "За взятие Будапешта" (09.06.1945)
Медаль "За взятие Вены" (09.06.1945)
Медаль "За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг." (09.05.1945)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4