Мин- халык шагыйре Сибгат Хәкимгә очар өчен канат биргән Күлле Киме авылында 1941 нче елда тудым. Авылым тырыш, уңган, сәләтле вә талантлы кешеләре белән аерылып тора. Хәзер туган авылымнан читтә яшәсәм дә, туган авылымны сагынып, авылдашларым белән очрашып, аралашып кайтам. Авылга кайтканда, Әтнә районы җиренә килеп керүгә күңелем дулкынлана башлый. Минем өчен безнең яклардан да матуррак төбәк юк кебек тоела.
Без тормышның ачысын-төчесен йөге белән татыган, әмма көчле рухлы булып кала белгән күренекле әдибебез әйткәнчә: “ Без - 41 ел балалары” булуыбызны һәрдаим раслап килдек һәм киләбез.
Хәзерге көндә күпләребез сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда узган тормышны, газапларын, кайгы – хәсрәтләрен, ачлыкны, халкыбызның күрсәткән рухи батырлыгын, үз башларыннан үтмәгәч аңлап та бетермиләр кебек яки аңларга теләмәгән кешеләр юк түгел.
Әдәбиятта, газета- журнал битләрендә, телевидение экраннарында, радио дулкыннарында бу мәсьәләгә караш җитәрлек күләмдә чагылыш алмый, кимегәннән кими кебек. Үткәннәрне белмәсәк киләчәк юк, дигән сүз. Минем язмыш сугыш, сугыштан соңгы еллар белән бәйләнгән. Ул еллар минем иҗатымда һәрдаим чагылып бара.
Үскәндә минем үзәгемә үткән беренчесе- ятимлек булса, икенчесе- ачлык булды. Шул сугыш кына мине ятим итеп, ата- анасыз калдырды. Алар бар да минем баштан үткән, ул минем ачы язмышым. Әтием миңа алты ай булганда сугышка китә. Мин аны гомерем буе көттем, кайтыр дип хыялландым, кайтмады – хәбәрсез югалды.
Сугыш белән килгән ачлыктан котылу өчен нәрсәләр генә ашарга туры килмәде безгә. Төрле үләннәр: кычыткан, кузгалак, акбаш, ат кузгалагы, юкә яфрагы. Халык язга таба бөтенләй хәлсезләнә иде. Яз җиттеме кырдан черек бәрәңге җыярга бара идек. Җәй җиттеме пешергә өлгермәгән җиләк – җимеш, арыш һәм бодай башларын уып ашый идек.
Хәзерге мул тормышта да икмәк бөртекләрен кадерләп җыеп алу, җамаяк төпләрен ипи белән чистартып ашау, сугыш чорыннан калган балаларга, үсмерләргә хас нәрсә. Авыл халкы икмәкне үстереп фронтка җибәрде, ләкин үзләренә бер бөртек тә икмәк бирелмәде. Ач килеш иң авыр эшләрне башкардылар: сука сукаладылар, урман кистеләр, салам, ашлык ташыдылар. Хатын – кызлар, үсмерләр атларны, тракторларны алмаштырдылар.
1945нче елда әнием Зиннәтбану, ачлыктан котылып калу өчен кесәсенә бер – ике уч бодай салып эштән кайта. Бу хәлне колхоз рәисенә җиткерәләр. Авыл советы һәм колхоз рәисе әниемне каторгага җибәрәбез, дип бик каты куркыталар. Бу вакытта йөз грамм ашлык өчен төрмәгә утырткан очраклар еш була. Әнием каторгадан исән – сау кайта алмам, дип уйлагандыр ахры, иртән тора, мичкә салам ягып өйне җылыта, миңа ашарга пешереп өстәлгә куя, мин ул вакытта сөннәттә булам, лапаска чыга да, үз – үзенә кул сала. Соңрак хуҗалар: “ Без аны каторгага җибәрмәс идек, яшь баласы бар бит,” - дип авыл халкы алдында акланмакчы булалар. Бу хәлләр турында язарга миңа бик авыр, беренче язуым.
Мин биш яшемдә апам Гөлбану белән калам. Бертуган апама ул вакытта егерме бер яшь була, безнең ана бер, аталар башка. Тормышка чыкмаган яшь кыз биш яшьлек бала белән кала. Ул вакытта апам, колхозга килгән наряд буенча, мәҗбүри, хатын – кызлар белән урман кисүдә була. Өйдәге хәлне күргәч, районнан килгән вәкил апамны урман кисүдән азат итә, ул өйгә кайта. Урман кисүнең нәрсә икәне һәркемгә мәгълүм, чөнки исән – сау әйләнеп кайтырга да тулы ышаныч булмаган. Шунлыктан, киткәндә елау, күз яше күп булган. Хатын – кызның чыдамлылыгына хәйран калырлык.
Апам мине авылдагы балалар йортына биреп карый, ләкин алты сум пенсия өчен кире үзенә ала. Шул алты сум акча кибеттән ипигә, тозга кирәк була. Балалар йортында йөздән артык ятим калган балалар хөкүмәт карамагында тәрбияләнәләр. Ашау яхшы, өстә яхшы кием, чисталык, ләкин ирексезләр иде. Без аларга көнләшеп карый идек, шулай да без ирекле, шуны ул вакытта аңламаганбыз.
1946нчы елда апам мине алып, авыл егете Касыймҗанга тормышка чыга. Без торган кечкенә генә иске йорт ялгыз кала. Апам килгән йортта безнең белән сигез кеше бар, шуның дүртесе үсмер балалар. Шул чор өчен бу зур гаилә, ашарга юк, салам ягып җылынабыз, балалар идәндә салам матрасларда тәгәрәшеп йоклыйлар. Безнең сөтле кәҗәбез бар иде, шул кәҗәне сауган саен апам качырып бер стакан сөт эчертә. Бәлки шул бер стакан сөт ачлыктан, шешенүдән коткарып калгандыр. Зур гаиләдә яшәргә авыр булгач, өчебез: җизни, апам, мин үзебезнең иске йортка кире кайтабыз. Шул нигездә алар биш бала үстерәләр, алтынчы бала мин идем. Алар кулында балигъ булганчы үстем, урта мәктәпне тәмамладым. Балачагым булмады дияргә була, көннәрем бала, хайваннар карап, өйдәге эшләр белән үтә иде. Кечкенәдән эшләп үстем. Җизнәм бик кырыс, аз сүзле кеше иде.Аны сугышта пленда булган өчен районга чакырып сорау алып кимсеттеләр. Аларга үстергәннәре өчен гомерем буе рәхмәтлемен, әгәр алар кулында үсмәсәм, язмыш минем белән уйнаган булыр иде. Язмышымның авыр көннәре дә булды, алар шигырь юлларына әверелде.
Балачак, яшүсмер елларымның күңелле мизгелләре дә булды. Миңа авылдашым, шагыйрь Сибгат ага Хәким белән очрашу насыйп булды. Ул очрашуны әле дә булса сагынып искә алам. Унынчы классны бетереп, авылда тракторчы булып эшләгән еллар. Чәчү вакытында, урак өсләрендә ул елларда авыл яшьләре агитбригада оештырып басу- кырларда концертлар куеп йори иделәр. Матур җырлыйсын, дип мине дә ара-тирә шул концертларда җырлата иделәр. Гадәттә Сибгат абый авылга кайтса, басу-кырларга чыгып, хозурланып йөрергә ярата иде. Шулай концерт куеп ятканда карап торучы халык арасына килеп керде ул. Ул вакытларда клуб мөдире булып Гайсина Роза эшли иде. Ул Сибгат абыйны күреп алды да: “ Менә бу егетнең җырлаганын тыңлагыз әле, тавышы бик моңлы. Авылда әрәм булып ята”,-диде. Минем җырлаганны тыңлаганнан соң: “Энем сиңа җырчы булырга кирәк, укырга Казанга кил. Мин Нәҗип Җиһанов белән сөйләшермен”,- диде. Әлбәттә инде, мин зур өметләр баглап Казанга киттем. Нәҗип абый мине: “Син Сибгат малаемы?”- дип каршы алды. Җырларга кушкач, мин үземнең авыл клубында яратып җырлап йөргән җырымны- Нәҗип Җиһановның “Батырҗан” ариясен башкардым. Нәҗип абый җырлавымны ошатты һәм мине Казанга - бер еллык музыка училищесына укырга чакырды. Училищедан чыгып барганда миңа авылдаш егет очрады. Ул мине Казан педагогик-индустриаль техникумга керергә үгетли башлады. Янәсе, музыка училищесының тулай торагы да юк, җырчы булып кая бармакчы буласын? -диде. Ятимлек ачысы шул равешле монда да юлыма аркылы төште. Мин кире документларымны алып, авылдаш егеткә ияреп китеп бардым. Шулай итеп, Казан педагогик-индустриаль техникумның ишекләрен ачып кердем. Әлеге уку йортында мөгаллим белгечлеге алып, Казанның 126 нчы урта мәктәбендә 35 ел дәвамында балалар укыттым. ”Татарстанның атказанган укытучысы”, “Россиянең мәгариф отличнигы” исемнәренә лаек булдым.
Ачы язмыш мине бу тормышка ачык күз белән карап, дөрес фикер йөртергә өйрәтте. Минем тормыш иптәшем Рания ханым балалар йортында тәрбияләнгән ятимә кыз иде. Утыз биш ел яратышып яшәдек, ике егет үстердек, хәзерге көндә ул вафат. Шул олы мәхәббәткә, тормыш иптәшемә, балаларыма иҗатымда бик күп юллар бар, аларга багышлап җырлар иҗат ителде. “Татар җыры” эстрада фестивалендә беренче лауреат булган җырым да“Мәхәббәт җимешләре” дип атала.
Табигатьнең язгы фасылында тугангамы, күңелем нечкә, көчле рухлы, милли җанлы, шигъри күңелле, җырлы – моңлы мөгаллим булып кала алдым. Хәзерге көндә татар эстрадасында 200гә якын җырларым яңгырый. Өч китап, бер диск – альбом бастырылып чыгарылды.
Иҗатымның беренче өлеше мәхәббәткә багышланса, икенче өлеше туган якка, халкыбызга, якташларыма, аерым шәхесләргә багышлана. Мине халкыбызның мәдәниятен, сәнгатен яратырга, тормышта әз генә булган матурлыкны да күрә белергә укытучылар, авыл кешеләре, якташлар өйрәтте. Мин аларның барысына рәхмәтлемен.
(Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее сайтыннан)
Нет комментариев