Предыдущая публикация
Әлфирә Сәгдиева (Хөснетдинова)
Хәлең булып, тирләп эшләвеңнең,
Эшләп аргач, тәмләп ашавыңның,
Иркен итеп сулый алуыңның,
Фикерләрлек башың булуының
Колак ишүтенең, күз күрүнең,
Үз аякларың белән йөрүнең
Кадерләрен аңламыйбыз икән...
Аңлатудан файда булыр микән?...
Дөнья куабыз - әйтерсең кача,
Ак-караны аермыйбыз кайчак.
Мохтаҗ очраса, бер аллаһ колы,
Тоткарлый кебек барасы юлны.
Ләкин ул юлның кая илткәнен,
Сайлаган кыйблаң дөрес микәнен
Аңлавы авыр, михнәт күрмичә,
Төрле сынаулар аша үтмичә.
Үз алдыңда тотсаң мөмкин чикне,
Тыныч булсын дисәң киләчәкне,
Рәхим-шәвкать тулыр йөкәкләргә
Бирер өчен ярдәм кирәкләргә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев