(дәвамы)
Сибгатулланың уллары: Габдрахман (1876), Мәхмүт (1877). Икесе дә халкыбыз тарихындагы гаять гыйбрәтле, катлаулы вакыйгалар эчендә катнашкан олы шәхесләр. Икесе дә атаклы «Мәрҗания» мәдрәсәсендә белем алалар. Биредә алар Шиһабетдин Мәрҗанинең дини һәм дөньяви фәннәрне бергә бәйләп төзегән программалары буенча укыйлар.
Габдрахман, мәдрәсәне тәмамлап, Диния нәзарәтендә имамлыкка имтихан биргәч, 1899 елда Күлле Кимегә кайтып мулла була һәм, авылдагы яшьләрне белемгә өндәп, яңача укыта башлый. Үзе тәмамлаган мәдрәсәдәге кебек яшь буынны дөньяви фәннәр белән таныштырырга, киләчәккә яраклы, мәгърифәтле итәргә тырыша. 1907 елда мәхәлләдә 444 кеше исәпләнә. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә яңа ысул белән 92 ир бала һәм 84 кыз бала укый. Кызларны Габдрахман хәзрәтнең хатына Гарифә абыстай укыта. 1916 елның декабрендә Габрахман Арсланов ахун дәрәҗәсен алуга ирешә.
Габдрахман хәзрәт мәшһүр дин галиме, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, мәгъгрифәтче, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Баруди белән якыннан таныш була. Г.Барудиның “Хатирә дәфтәре (1920 елның 12 июне – сентябрь ахры)” дип аталган көндәлек дәфтәрендә бу ике галимнең очрашуы хакында мәгълүмат бар. “Бу көннәрдә, дип яза Г.Баруди, - Күлле Киме имамы, Чар өлкәсе мөхтәсибе Габдрахман бине Сибгатулла Арыслан Йолкып өлкәсендә булган вакыйгалардан мәгълүмат бирде. Кулында җыелган ихтыяри иганәдән 12524 сум акча тапшырды. Элек Казан мөхтәсибенә 13 мең кадәр тапшырган икән”.
1934 елда археографик экспедиция белән безнең якларда йөргән күренекле татар галиме, тарихчы, археолог Сәед Вахиди (Вахитов Сәед Габделман улы, 1887-1938) үзенең истәлекләрендә болай дип яза: «Киме авылы патша заманында ук җитди, мәктәпле, аң-белемле, матур һәм төзек, тук тормышлы бер татар авылы булып яшәп килгән. Бу авылда Сибгатулла хәзрәт дигән атаклы бер мулла яшәп, шушы кеше халыкны яхшы рәткә, юньгә керткән, диләр. Аның улы Габдрахман мулла да уку-укыту эшендә дан тоткан мәгариф сөюче, тулы фикерле бер хәзрәт булып яшәгән. Габдрахман хәзрәт нигезләгән җәдид мәктәбе бу авылда бик күп аңлы егетләр, истикатьле күп кенә эшчеләр биргән икән. Бу көндә дә Габдрахман хәзрәтне, аның мәгарифкә булган хезмәтләре белән искә алып сөйлиләр, мактыйлар. Габрахман хәзрәт безгә зур гына булышлыклар эшләде, шактый мөһим генә гыйльми нәрсәләрне эченә алган күп кенә кулъязма китаплар, документлар бүләк итте».
Габдрахман хәзрәтнең догалар язган кулъязмаларының берсе авылдашларына мирас булып калган. Ул Күлле Киме авылында Хәмитовлар гаиләсендә саклана.
Арслановлар нәселенең соңгы мулласы Габдрахман хәзрәтнең язмышы катлаулы була, тормышы фаҗигале тәмамлана. Аның халыкка белем бирүгә багышланган тырышлыгы патшага каршы агитация дип бәяләнә һәм 1911 елга кадәр Габдрахман Арсланов полициянең даими күзәтүе астында яши . 1917 елгы революциядән соң яңа хөкүмәтнең дингә, дин әһелләренә каршы алып барган сәясәтнең нәтиҗәсе – ахун дәрәҗәсенә җиткән, күпме халыкка гыйлем биргән Габдрахман хәзрәт 1932 елда гаиләсе белән авылдан сөрелә. Күпмедер вакыттан соң аңа авылга кайтырга насыйп була. Ләкин озакка түгел. 1938 елның 24 августында кулга алына. Хәзрәтне “Идел-Урал” оешмасының Әтнә районы җирлегендәге “филиал”ының группа “җитәкчесе” дип атап, совет властенә каршы эш алып баруда гаеплиләр. Кулга алынганнан соң аннан ярты ел эчендә 35 тапкыр сорау алалар. 1940 елның 17 гыйнварында ҖК 58-10, 58-11, 58-12 м. буенча чыгарган хөкем карары нигезендә Габдрахман Арсланов 5 елга концлагерьга җибәрелә. Кызганыч, алдагы язмышы турында мәгълүмат юк. 62 яшьлек хәзрәт концлагерь газапларын кичерә алгандырмы, юкмы – билгесез.
(дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев