Лена Шагыйрьҗан
Йолдызлар аръягыннанмы,
Каяндыр шунда - Айданмы. -
Өр-яңа хәбәр кирәк...
"Җир шары - безгә терәк", - дип, -
Исәптә Һәрбер йөрәк", - дип,
Хөр, яңа Хәбәр кирәк...
Юкса яшәүнең мәгънәсе,
Юкса ышаныч сәхнәсе
Бушаган саен бушый.
Хәтта ки җанны тетрәткән,
Соң сулыш булып күкрәктән
Атылган бөек эшләр дә
Кысыр хәсрәткә ошый...
Безгә бер Хәбәр кирәк:
"Ыгы-зыгы килмәгез, - дип, -
тере килеш, күрә торып,
җәһәннәмгә кермәгез", - дип,
кискен бер Хәбәр кирәк!
Әллә ничәнче катлардан,
бездән аңлырак затлардан,
суыкта - тирләтә торган,
эсседә - туңдыра торган,
могҗиза тудыра торган
гаҗәп зур Хәбәр кирәк!
Үлемнең үзен җиңәрлек,
фантастик хәлгә тиңләрлек,
күзәнәк-канга сеңәрлек
яңа бер Хәбәр кирәк...
Таң калырлык, шаккатырлык,
чи дарыны шартлатырлык,
багананы уйлатырлык,
тирән мәрттән уятырлык,
сүнгәнне дә тергезерлек,
үлгәнне дә торгызырлык -
Бөек бер Хәбәр кирәк...
Яшәеш тизлеге аша,
Мәңгелек күзлеге аша
күрергә өнди торган,
Кешене - иң бөек көчкә,
Яшәүне - иң бөек эшкә
инанып тиңли торган,
"Тик Мәңгелектәдер - мәгънә,
үлемгә - мең дә бер ләгънәт!" -
дип, Җирне иңли торган -
чып-чын зур Хәбәр кирәк!..
Җир сусаган Яңалыкка,
юкса - күңелсез халыкка,
алҗыган халык, ялыккан -
аңа зур Хәбәр кирәк! -
Кузгалырлык, бушанырлык,
Өр-яңадан ышанырлык
Изге бер Хәбәр кирәк! -
Юкса, шартлый бит йөрәк...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2