Сезнең барыгызны да иң изге бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!
Тарихка алтын хәрефләр белән язылган Җиңү бөтен илебез халкы - сугыш кырында аяусыз көрәшүче сугышчыларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды. Илебез азатлыгы өчен миллионлаган солдат үз гомерен, сәламәтлеген кызганмады. Сугыш утыннан өтелгән җирләребезнең һәр адымы Ватан өчен шәһит киткәннәрнең каны, аналарның күз яше белән сугарылган. Бөек Ватан сугышында яу кырында башын салган авылдашларыбызның якты истәлеге хәтерләрдә мәңге саклансын, геройларыбызның кылган батырлыклары онытылмасын иде.
Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телим!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев