Җәй белән отпуска да узып бара. Быел ялларны күбрәк авылда үткәрергә туры килде. Вакыйгаларга бай булды быел җәй. Төрлесе булды... Куанычлысы да, моңсуы да, кайгылысы да, гыйбрәтлесе дә...
Бик яратам авылдашлар белән аралашырга. Олылар белән бигрәк тә. Менә бүген дә авылыбызның олы хөрмәткә лаек кешеләренең берсе - Сабирова Илсия апа Сафа кызында кунакта булдым әле. Илсия апаны авылда гына түгел, районда да белмәгән кеше юктыр. Шулай да аның турында берничә сүз язып узасым килә.
Илсия Сафовна - 1 категорияле табиб, "Почет билгесе" ордены кавалеры, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, күп медальләр иясе, дәвалау учреждениеләре арасында үткәрелгән республика бәйгеләрендә күп тапкырлар җиңү, мәртәбәле мактаулы исемнәр алган баш табиб.
Илсия апа минем өчен баш табиб кына түгел, иптәш кызларымның, классташларымның әнисе буларак та якын. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык бүген. Авылыбыз хастаханәсе тарихына кагылган мәгълүматләр белән уртаклаштык. Ул үз хезмәт юлындагы, мин архифта сакланганнары белән. Истәлекләрне дәфтәргә дә яза башлаган Илсия апа. Язган кадәрен укып чыктык. Бик кызыклы. Авылыбызда тарихка кереп калырлык шәхесләребез аз булмаган. Шулар арасында Мәгъсүм абый Әхмәтҗанов, Илсия апа кебек истәлекләр калдыручылар күбрәк булган булса (бәлки язганнардыр да, сакланмагандыр) , хәзерге вакытта авылыбызда яшәүче, хезмәт итүчеләр Күлле Кименең узган тарихына битараф булмаслар, хөрмәт белән карарлар иде.
Илсия апа, истәлекләр язуыңны дәвам ит. Икенче яңа дәфтәр миннән. Мең рәхмәтләр яусың сиңа! Ходай сәламәтлектән аермасын!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев