Предыдущая публикация
КЕШЕЛӘР
«Дөньялыкта күрешергә язсын,
Күрешергә язсын» дисез дә,
Тараласыз язмыш җиле белән
Дөньяларның төрле читенә.
«Дөньялыкта күрешергә язсын...»
Ә дөньясы бер кыл өстендә.
Тик күрешү өмет итә күңел —
Күп кирәкме җирдә кешегә?
«Дөньялыкта күрешергә язсын...»
Ә дөньясы никтер күпсенә:
Еллар, юллар ерагая бара,
Мәшәкатьләр өсте-өстенә.
Дөньялыкта имин тормыш теләп
Калган олан-онык өчен дә,
Мәңгелеккә беркөн китәсез сез...
Сабырлыклар бирсен кешегә.
Һәрбер гомер мизгел генә бары...
Дөньясы да тик кыл өстендә.
Ә сез һаман, һаман тараласыз,
«Күрешергә язсын» дисез дә...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев