Предыдущая публикация
(элегерәк язылып сакланганнардан)
Назлы моңда гүзәллеге язның
өмет бишекләрен тибрәлтә
вәгъдә итеп безгә күпме, азмы
узар көчләр киртә, сикәлтә.
Сибә терәк ышанычка язлар
яңартырдай сүнгән сөюне,
вәгъдә итә тереләчәк назлар
яшерердәй артык көюне.
Көткәннәргә чын яз бүләк итсен
көткәненән күпкә артыгын.
Көтмәгәндә ал җилкәндә илтсен
нәтиҗәгә, отып барлыгын.
Язлар көте(-ГЕЗ)ң! Кыш артыннан язлар...
Өмет, ышанычта каршыла(-ГЫЗ)ң!
Килсен язлар! Кабатлансын назлар
көткәннәрне кинәт каршылап!
Авторы Фируза Васиуллина, 09. 04. 2024, Тәтешле-Уфа-Белгород.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев