КОТСЫЗ ЕЛЛАР
Өченче көн тоташ кар ява...
Мостай Кәрим
Өченче җәй тоташ яу ява....
Өченче ел әрни зур яра...
Һич табылмый шуңа бер дәва...
Ул көннән-көн тик аза бара...
Шундый яра: тыштан беленми,
Җан сызлавы ятка күренми.
Сыза-сыза күңел ашала.
Шул урынны зур бушлык ала.
Бушлыкларга бушлык кушыла:
Гомер чикләп, чүллек сузыла...
Кая бакма – комнар өеме:
Ил дигәннең яңа киеме.
Ихтыяҗлы яңа үзчикләү:
Үз-үзеңне йозакка бикләү;
Чытырдатып йому күзеңне
Һәм дә буу туар сүзеңне.
Көн ту дисә – бәйрәм, туй туйлау.
Дәртләндергеч күмәк көй көйләү.
Үлем чәчеп, дәһшәтне урып,
Киләчәкне куш куллап җирләү...
... Баш хакимнең уйсыз уены...
Ил агулый котсыз дуены...
Өченче ел шушы коенда...
Чыгулары, ай-һай, кыен ла!..
Кемнәр бүген чыгу юлында?
... Өченче ел тоташ җан ага...
8-9 июль, 2024 ел
*дуен — I. сущ. ил; осадок || осадочный
ком дуены — осадок песка
мичкә төбенә дуен утырган — на дне бочки образовался ил
дуен катлавы — осадочный слой
дуен чыгару — диал. выходить/выйти из себя; устраивать/устроить сцену
II. сущ.; диал. разгар
нәкъ дуенына туры килү — угодить в самый разгар (чего-н.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев