Предыдущая публикация
Киттең кайтырмын диеп.
Һаман кайтып җитәлмисең,
Көтәм кайтырсың диеп.
Балам,бер җылы сүзеңнән,
Күккә очардай булам.
Күккә очып,җиргә төшеп,
Сине кочардай булам.
Бигрәкләр дә озакладың,
Эшләрең дә күпмени?
Хатлар язып салырга да,
Вакытларың юкмени?
Әллә киртәләр ятамы,
Синең кайтыр юлыңда?
Ташлап та китәлми торган,
Эшләрең купме анда?
Яшиселәр күп калмады,
Кызганма җылы сүзең!
Бер кайтып,урап кит балам,
Саргайтма минем йөзем!
Әнкәйләр мәңге яшәми,
Үкенерлек булмасын!
Әрнеп янган йөрәкләре
Сагышларга тулмасын!
Фәридә Шаймуратова сүзләре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3