Җиләкле кабер
Корбан гаете көнне авыл зиратында кеше күп була. Һəркем якыннары каберен зыярəт кылып, күңелен тынычландыра. Төркем булып килүчелəр дə бар, ялгыз гына килеп, озаклап дога кылып утыручыларны да очратырга мөмкин.
Менə бүген дə мəчеттəн туры зиратка килүчелəр эшлəрен бетереп кайтып китте. Бары тик икəү генə кайтырга ашыкмады, аларның бик мөһим эшлəре бар иде. Ел саен шулай булганга, аларны беркем дə борчымады.
Данияр белəн Ринат берберсенə сүз дəшми генə эчкə рəк уздылар. Аларны өстен кып-кызыл җир җилəклəре пешеп утырган ялгыз кабер каршы алды. Икесенə бер булган җилəкле кабернең ике ягыннан үзлəренə урын алып калганнар иде, шуңа да кабер ялгыз, читтə калган кебек тоела. Берсе кабернең баш очына, икенчесе аяк очына басты. Алар гел шулай итəлəр, беркайчан да икесе бергə басып тормыйлар, бер-берсенə күтəрелеп карамыйлар. Һəркайсы үз уе белəн, һəркайсының күңелендə үз хатирəсе. Монда икесенең дə өзелеп сөйгəн, əмма икесенə дə насыйп булмаган сөйгəн кызлары Милəүшə ята. Зиратта тынлык, ара-тирə каргалар гына кычкырып ала. Моңсу да, сагышлы да минутлар...
Данияр Милəүшəне бер күрде дə гашыйк булды. Аңа гашыйк булмау мөмкин түгел иде. Əмма егет кыз янына килеп сүз кушарга кыймады. Унбиш яшендə, ут эчендə калган колхоз атларын коткарганда, бик нык биткулларын пешергəн иде ул. Шуннан соң шадраланып калган битең белəн ничек итеп Милəүшə янына барасың? Ут эчендə янган ямьсез кулларың белəн ничек аның кабарып торган куе, матур чəчлəреннəн сыйпыйсың? Бармады егет, эченнəн янды-көйде, əмма кызга берни сиздермəде. Шадра битле булса да, авылда аның өчен җан аткан кызлар бар иде, егет нигəдер берсен дə якын итə алмады. Милəүшəне исə бер күрүдə яратты...
Авылга эшкə килгəн укытучы кыз исə бер генə егетне дə янына якын җибəрмəде. Озата килгəннəрне: “Син яхшы егет, əмма минем яраткан кешем бар, аны көтəм”, – дип матур гына кире борып җибəрде. Шуннан соң аны бер генə егет тə борчымады, янган йөрəклəрен учларына кысып, икенче кызларга өйлəнделəр, гаилə кордылар. Укытучы кыз авыл егетлəре арасында хөрмəт яулады. Милəүшəнең егете бар, ул аны көтə... Маладис, бөтен кыз да аның кебек булса иде əле. Ничə еллардан бирле үзен бар дип тə белмəгəн егетне көтеп ятсын əле шундый матур кыз! Милəүшəнең кемне яратканын, кемне көткəнен беркем белмəде.
Еллар узды... Авыл халкы: “Кызның яраткан кешесе кем икəн? Кайда икəн? Əллə армиягə китеп үлгəнме?” – дип баш ватты. Тик беркем берни белə алмады. Кыз күңелен генə түгел, телен дə йозакка биклəгəн иде ахры, беркемгə серен ачмады.
Данияр Милəүшəнең каршына чыкмады, чыкса, кызның мəхəббəт тулы күз лəрен күргəн булыр иде. Хəер, күрсə дə, аңлар идеме? Гарип йөзле егетне кемдер ярата алыр дип уйламый да, ышанмый да иде Данияр. Ул үзе кызны ярата, аның йөрəге буш түгел, аның сөйгəн кызы бар, шул җитə! Шуңа күрə, үзенең буйдак булып яшəячəгенə үзен ышандырып, шул тормышка риза булып, ерактан гына кызның шəүлəсен күрүенə дə сөенеп яши бирде...
Данияр яшел төскə буялган чардуганның бер түгəрəге купканын күреп алды. Кич сварка белəн кабат килеп бөтенесен яңадан ныгытып чыгасы булыр... Үзе исəн чагында Милəүшəнең кабере кадердə булыр. Əнə бит, кабер өстендə бер чүп юк, җилəк яфраклары юрган сыман төреп алган... Ринат исə Милəүшə белəн бер авылдан иде. Артыннан тагылып йөргəн егетне бер дə яратмады кыз, беренче мөмкинлек чыгу белəн, ерактагы авылга эшкə үзе сорап китеп барды. Аспирантурада калырга да мөмкинлеге бар иде, əмма кыз егеттəн ераграк булуны хуп күрде. Мəктəптə укыганда ук кызга гашыйк булган егет, яраткан кызының каядыр чит авылга китеп урнашканын ишетте дə, аңа үч итеп, тиз генə икенче кызга өйлəнеп куйды. Туйдан соң бер ай узгач, дуамаллыгы белəн Милəүшə артыннан килеп урнашты, артыннан хатыны да калмады, билгеле. Ринат Милəүшəгə аяк атларга да ирек бирмəде. Юлларына каршы чыкты, мəктəпкə килеп дəрес бозды. Ринатның хатыны да бик тырышты, кызның дəрəҗəсе аның эчен пошыра иде. Нигə аны форсат барында түбəнгə тəгəрəтмəскə ди əле?
Авыл халкына җитə калды, бу хəлдəн тамаша ясап, кызның абруен төшер делəр. Югарыга “эчтəлекле” хат язып җибə рүчелəр дə табылды. Милəүшə авыр хəлдə калды. Язгы ташуның котырып аккан мəлендə кыз югалды. Баштарак “Үз авылына кайтып киткəн, хурлыкка түзə алмагандыр” дип уйладылар. Данияр фаҗига булганын йөрəге белəн сизде, кызның авылына китте. Юл уңаенда гына кергəн кеше кебек: “Милəүшəгə биреп җибəрəсе əйберлəрегез юкмы?” – дип сорашкан булды. Əти-əнидə ерактагы кызына биреп җибəрерлек əйбер булмыймы соң? Бар, əлбəттə, бар! Атка атланып килгəн егеткə ике капчык əйбер тутырып җибəрделəр. Алса да алды, алмаса да алды егет...
Милəүшəне, ташу кимегəч, авылдан шактый читтə, яр буенда табып алдылар. Кыз суга үзе ташланганмы? Əллə берəрсе ярдəм иткəнме? Милəүшəнең су буенда ялгыз гына йөрергə яратканын белə иде Данияр. Нигə янына барып: “Мин сине яратам! Яклармын да, саклармын да, миңа таян”, – дип əйтмəде?.. Нигə, мокытлыгын җиңеп, авыр вакытында ярдəмгə килмəде?.. Шулай дип талкыды ул үзен.
Милəүшəне күмгəч, авыл халкы тынды, гайбəтлəр тукталды, Ринатның хатыны да елмаеп йөри башлады. Əмма... Ринат хатынын яратмый иде, өйгə кайтмас өчен мең сəбəплəр табып, соңарып кайтты. Хатыны белəн бер түшəккə ятмас өчен тавыш чыгарды, хатыныннан мең гаеп табып, урынны аерым җəйдерде. Еллар узган саен хатынның да кочагы суынды, ирен күрə алмас дəрəҗəгə җитте. Шулай булса да, икесенең берсе аерылышырга ашыкмады. Аерылышкан очракта Ринатка бу чит авылдан китəргə туры килəчəк иде. Китсəң... Милəүшə кала... Аны ничек ташлап китəсең? Каберен карап торасы бар. Əнə, икесе бергə җир җилəге утыртканнар иде, Данияр утыртканнары корыды, ə Ринатныкылар җилəк биреп утыра!
Хатынга да аерылышу кулай түгел, аерылыр да икенчегə өйлəнеп бəхетле булыр. Булмый гына торсын əле!
Хатынын аерып, башка кешегə өйлəнү телəге юк иде Ринатның. Аның Милəүшəсе бар, башка беркем дə кирəкми. Йоклар өчен генə янында хатыны бар ла...
Ике ир, сөйлəшкəндəй, бер үк вакытта кузгалып, зират кырыена чыгып бастылар. Җилəкле кабер тагын ялгыз калды...
– Син башка килеп йөрмə, духың булмасын Милəүшə янында!
– Килсəм, нишлəтерсең? Гомер буе бергə килдек, бер сүзең булмады. Картаеп беткəч, нəрсə бүлешəбез инде?
– Синең аркаңда кабердə ята ул, ничек җөрьəт итеп килəсең монда? Шул вакытта ук авылдан куып җибəрəсе булган сине! Башына җиттең Милəүшəнең...
– Ие, синнəн куркып тордылар ди... Əтəчлəнмə, син югында килермен... Картаеп, гомер ахырына таба атлаган ике ир кайту юлына борылдылар. Бер-берсенə сүз катмадылар. Бер урамда, кара-каршы яшилəр, урамга кергəч, икесе ике якка киттелəр.
Берсе – өендəге салкын кочакка, икенчесе – ялгыз учакка... Соңгы сулышларына кадəр шулай булыр...
Мөнирә Сафина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 9
Кеше һүзе кеше үлтерә шул .
Аяныс .
артык ярату,артык унган,артык чибэр,артык зур хэм башкалар...
Тормышта хэр нэрсэ уртача булырга тиеш.Артык яратулары,артык ышанулары аркасында күпме кеше иза чигэ.Ислам динендэ Аллахтан башка беркемне дә артык яратмагыз дигэн хэдис бар дилэр, дөреслеген эйтэлмим,ишетеп кенэ белэм.Аллах Тэгалэ гадел, кичеруче ,яклаучы,саклаучым,ярдэм итуче хэм башкалар.