Иремнең танышы авылдан хатынның әнисен алып килдек дигәч, күчтәнәчләр, әнисенә бүләк алып, әзрәк сөйләшеп утырыйк дип кунакка барып килдек. Тик кунактан кайтканнан бирле, җаным нигәдер тыныч түгел. Аптырап, бәлки җаным тынычланыр дип, күңелем кичерешләрен ак биткә салырга булдым...Танышымның әнисе күз алдыннан китми... Бәләкәй генә какча гәүдәле әби...Авыл әбие...Өйне бикләп китәргә туры килде, балам, дип күзләреннән яшь атылып чыкты. Кесәсеннән кулъяулыгын эзли башлады. Аның күзләрендәге сагышны күреп, үзем дә түзмәдем, әбием белән икәүләшеп, кочаклашып елап алдык...Икебезгә дә җиңелрәк булып китте. Ул арада танышларым табынга чакырды. Әйдәгез, бергә барабыз дигән идем, юк, балам, үзегез генә утырыгыз, мин карт кеше, табын ямьсезләп утырмыйм әле дип куйды. Нишләп алай сөйлисез, сез киресенчә табын күрке бит дигәнемә моңсу гына елмайды. Әниегез утырмыймыни дигәнгә, танышым салкын гына, утырсын бүлмәсендә, күптән түгел генә ашады ул, тамагы тук, өсте -башы, яткан җире чиста, тагын ни кирәк аңа дип куйды. Мин әйтәм, җан җылысы кирәк дим. Ә безгә кем бирә җан җылысы, көне буе эштәбез, карыйм, ашатам, шул түгелмени җан җылысы ди. Белмим, безнең балалар безгә андый
тәрбия күрсәтерләрме, икеле дип өстәде. И замана...и бу тормыш... Аның мәгънәсе нәрсәдә соң ул... Танышларым табын артында гел эш турында сөйләштеләр. Мин түзә алмадым, рөхсәт сорап, әбием янына чыгып киттем. Рәхәтләнеп бер сәгать буена сөйләшеп утырдык. Арыдым, балам, яшәп арыдым, үләсем килә дигән сүзләре йөрәгемә ук булып кадалды. Якты дөньядан туеп буламыни, бер киткәч, кайтып булмый бит, ник алай сөйлисез дидем. Балам, картайгач, ялгызлыктан да авыр нәрсә юк җир йөзендә диде. Балалар көне буе эштә, утырам инде көне буе тәрәзәгә карап, ди. Аларны да аңлыйм, эшләмичә тагын булмыйдыр инде. Мин үзем дә гомер буе эшләдем, эш диеп гомерем үтте. Дөрес яшәмәдем, балалар тәрбияләргә вакытым булмады, эш беренче урында иде ди. Менә кызыгыз кемгә ошаган икән дип көлеп куйгач, дөрес әйтәсең балам, ни чәчәбез, шуны урабыз диде. Шул вакытта минем телефоным шалтырады. Гудокта Айдар башкаруындагы Әнкәем гөле дигән җырым тора. Бигрәк матур җыр, эх, тыңлап булмады дигәч, әбиемә җырны тулысынча ишеттердем, тагын елап алды. Әнкәемә багышлап
сүзләрен үзем яздым дидем. Әнкәем турында сорашты. Үлгәненә өч ел була,9 ай чирләде, бәбәй урынына карадык дидем. Әйе, мин әнкәем чирләү белән, ике дә уйламыйча, 12 ел баш бухгалтер булып эшләгән эшемне калдырып, әнкәемне карарга авылга кайттым. Җитәкчемнең, әниегез карт бит инде, шундый эшне ташлыйлармыни дигән сүзенә, эшне мин аны йөзне табам, гомер бүләк иткән әнием җир йөзендә берәү дидем. Һәм үкенмим. Киресенчә, әнкәем, иремнең әнисе алдындагы бурычымны тулысынча үтәгәнем өчен, шатланып бетә алмыйм. Югалтулар авыр булса да, шул минем җаныма тынычлык биреп тора. Әниегез бик бәхетле сезнең диде әбием. Балам, вакытың булганда тагын килеп утыр әле, җаныма ничектер рәхәт булып калды дигән сүзләреннән үземә дә рәхәт булып китте. Бик җылы саубуллаштык... Танышым
бу язманы укыгач, үзен танып алып, бәлки миңа үпкәләр дә... Үпкәләсә
үпкәләсен, аның өчен борчылмыйм. Тик шуны гына әйтәсем килә.
Әти-әниләрнең хаталарын тикшермәсәк иде... Ничек бар, шулай кабул итсәк иде... Безгә гомер бүләк иткәннәре өчен чын күңелдән әйтелгән Рәхмәт сүзен исән вакытта ишетсеннәр иде .. Ялгызлыкны алар тоймасыннар иде... Үлем көтеп кенә утырмасыннар иде...Якыннарының җан җылысын тойсыннар иде... Картлык шатлык түгел, карт кешенең күңеле ниләр кичергәнне үзләре һәм бер Аллам гына белә. И Бер Аллам, хәерле гомерләр бир! Җиде буынга җитәрлек рухи байлык бир! Кешеләрнең күңеленә нур сал! Җаннары җылы булсын! Якты дөньяда Кеше өчен иң кадерле нәрсә - ул ҖАН ҖЫЛЫСЫ....
[Рүзилә ГАТАУЛЛИНА - "Күңелем моңнары]
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 87
Минем дә күңелем тыныч, инәкәебез ауырлашкач кайттым янына. Үз түремдә җан бирәлсәм иде-диде. Теләге кабул булды, үз түрендә, төпчек кызының кулында җан бирде. Эшемне ташлап кайткан идем, килгәч элеккеге эшемнәндә акчалырак эш таптым. Инәкәем рәхмәте булгандыр димен.
Картлык гел елап торырлык булмый, тазалык булса.
Балаларга да тэмле сузлэр кирэк.
Бэлэкэй чагында бер торле суз.
Э инде картайгач-икенче:
"И Ходаем ,рэхмэт балакайларым!.Сез булгач бэхетле мин картаймыш конемдэ! И т д.
Ташламаслар,Алла бирсэ!