Әти-әни янында булып, өйләр җыештырып, аларга ятрак ризык пешереп... Рольләр алышынды хәзер.
Тик башка нәрсә хакында язарга телим әле.
Китәр вакыт җиткәндә авылдагы сеңлем шалтырата.
- Апа, китешли безгә керегез әле, аерткан каймак әзерләп куйдым, - ди.
Кердек.
Каймак кына түгел, бер тавык та күтәреп чыккан.
Икенче сеңлем дә: "Безгә дә керерсез әле", - дип, алдан ук шалтыраткан иде.
Теплицасында инде помидорлары кызарган: сезгә дә җыйдым - авыз итәрсез, ди.
Чуашстанга барып, голубика җиләге сатып алып кайтканнар: миңа дип тә бүлеп куйган.
Сезгә дигән тавыгым да тора, ди.
Өченче сеңлем дә китешли керергә кушкан. Бүген иртән мәтрүшкәгә барганнар - миңа да биреп җибәрәсе килә икән. Мәтрүшкәне пакетка салган арада, түтәлдән кыярлар өзде. Ашап карагыз әле, безнеке тәмлерәк, ди. Суыткычтан тавык та тотып чыккан... Рәхмәт, берсеннән дә алмадым, дигәнне ишетергә дә теләми. Узган ел да аннары дидең дә, биреп булмады, хәзер алмасаң, үпкәлим, ди.
Күңел тулып юлга кузгалдым.
Көтмәгән күчтәнәчләр өчен сөенүдән генә түгел, туганнар арасында булган, безне бер-беребезгә бәйләп торган җылылыкны тоюдан...
Анысы - бернәрсәгә алыштырмас зур байлык!(Интернет тан алынды)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 32
Рэхмэт туганнарына, э эниенэ
Инде ин зур рэхмэт укы.Этиенэ дэ онытма! КУП БАЛАЛАР--КУП БЭХЕТ!
Бик бэхетле кешесез,кузлэр тимэсен берегезгэдэ,шулай булып калыгызда...
Эти-эниегез дорес тэрбиялэгэннэр сезне.
"Оясында ни курсэ,очканында шул була",дигэн мэкальдэ бар татарларда...
Тугандар менан курешеп яшауе узе бер гумер.
... Сенеллэрем, - дисез. Димэк, сез барына да апа кеше. Узегез бар сенелегезгэ дэ уз вакытында гына тугел, бугенге кондэ дэ булышып, барына да олэшеп торганга--- алар да шундыйлар