Әнкәй кулын иңбашыма сала:
— Утыр әле, улым, сүзем бар...
Ә мин ипләп кенә кире кагам:
— Ярар, әнкәй, ярар, соңыннан...
Утырырга һич тә вакытым юк,
Күрәсен бит, әнә, эш көтә:
Язлар җитә — безне эш кетә,
Жәйләр җитә — безне эш көтә,
Көзләр җитә — безне эш көтә...
Искеләрен җимерергә кирәк,
Төзәтергә кирәк,төзергә...
Сәгатьләрнең минутына кадәр,
Исәпләнеп, эшләр тезелгән.
Ел буена, нәкъ куласа кебек,
Тәгәрибез — дөнья куабыз:
Берсен урабыз да чәчәбез,
Берсен чәчәбез дә урабыз —
Көне-төне дөнья куабыз.
Кирәк икән, тау-ташларны ватып,
Утта янып, суга батабыз;
Карлыкканчы "речь толкать" итеп,
Җыелыштан төнлә кайтабыз.
Каршы ала үпкәләуле караш...
Утлар сүнгән, ашлар суынган...
Иртән иртә уянырга кирәк...
Ярый, әнкәй, ярый, соңыннан!
Бала чакта, баш очыма утырып,
Син көйләдең бишек көйләрен,
Эш сөюче батыр егет бул дип,
Әкиятләр миңа сөйләдең...
... Теләгәнең кабул булды хәзер —
Әкиятләр безгә ят инде.
Тамагын тук, өстең-башың бөтен,
Тавыш-тынсыз гына ят инде...
... Ә без, әнкәй, ифрат ашыгабыз, —
Мәңге бетмәс эшкә тарыктык.
Сезнең безгә әйтер сүзегез бар,
Ә тыңларга безнең вакыт юк...
... Вакыт юк...
Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре
***
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8