11нче бүлек
(ахыры)
Люзирә мин эшләгән җиргә урнашты,еш кына алда булачак туйны сөйли идек, ул минем яктан шаһит булып барачак бит.Шундый планнар белән яшәгәндә Низами килеп төште.Бераз көтелмәгән хәл иде бу безнең өчен. Берничә көн аңа шәһәрне күрсәттек.
-Монда бер дә карт кеше күренми,- диде Низами. Яшьләр шәһәрендә карт кеше буламени инде! Аэропортка озатырга баргач, мине чакырып алды.
-Җәйран, мине бит Хәсәнбала җибәрде, кайчан киләсез?
-Тиздән Низами, хәбәр җибәрермен!
“Бәлә сорап килми”,-диләр. Бәлә генә түгел зур кайгы килде гаиләбезгә. Уфадагы апабыз телеграмма җибәргән: “ Әнидә яман шеш авырыу таптылар,кайтыгыз...”
Әнине карарга кайтып киттем.Башта бөтен анализларны тапшырып, аннан онкология диспансеры, операция. Дүртенче стадия, операцияне күтәрә алмас дисәләр дә, тагын ел ярым яшәде әниебез.
Әнине җирләгәч, әти янында да яшәргә туры килде.Бераз вакыт үткәч, Түбән Камага килдем. Люзирә Сургутка вахта белән йөри торган эшкә күчкән.
“Мин вахтадан кайткач кил, сөйләшеп утырырбыз”,-диде ул урамда очраткач.Беләсеңме, мин Хырдаланда яшәгән вакытларны сагынам.Бигрәк тә Каспий бульварын.Мин бит үземнең кешемне очраттым,ЗАГСка гариза яздык, сине чакырырмын”.
Бу безнең соңгы күрешү булганын белсәк иде...
Сургуттан 30 километр очкач, самолет электр баганасы өстенә төшкән.Вахтада йөрүчеләр барысы да һәлак булган.Минем дустым, Бакуга кышкы пәльтәсен сатып киткән Люзирәкәем, булачак ире белән бергә, якты дөнья белән саубуллашып китеп барды.
Ничә ел вакыт үтте? Күпме җәй үтеп күпме кыш килде? Ник мин Хәсәнбалага бер хәбәр дә җибәрмәдем? Әнинең үлгәнен дә, безнең туебызда шаһит булып барачак Люзирәнең дә бу дөньяда юклыгын ул белми бит.Бер тапкыр авылдан килгәч үзем торган тулай торакка кергән идем, вахтада торучы апа, Әзербайҗаннан бик күп хатлар килүен әйтте. Ике ел саклаганнар да ташлаганнар.
Дөнья без корган планнар буенча гына барса иде, юк икән.Миңа 28 яшь, сеңлем дә кияүгә чыгып баласы туды, бер баласыз да калырмын микән дигән уй, җанымны телә, шуңа беренче очраган, бер тапкыр гына кинога бергә барып тәкъдим ясаган ,үземнән алты яшькә зуррак кеше белән бергә яшәргә ризалаштым.”Нәрсә, 28 яшькә кадәр үзеңне минем өчен сакладыңмы, әллә сине кияүгә сораучы булмадымы, ха-ха-ха”,-дип көлде ул беренче кичне.
Бала туып ел ярым вакыт үткәч, эшләргә дә яратмаган, хатын-кызлардан да көнли торган кеше белән аерылдык.Кырыңда яратмаган кеше булу- үзе бер газаптыр.Мин аның белән ЗАГСка бармадым, туй күлмәге кимәдем.Баланы үз фамилиясенә яздырган иде, шуңа киткәндә: “Балаңны үзең үстер, миннән алимент та, ярдәм дә көтмә”,-диде.Шулай иттем дә...
Ялгыз бала үстерү , дөньяның бөтен мәшәкәтләрен үз җилкәңә күтәрүне ялгыз хатыннар гына беләдер. Балалар бакчасы, фатир сатып алу, җитмәсә читтән торып уку...Ничек өлгәшкәнмен барысына?...
Илдә “Перестройка” бураны күтәрелде.Безнең зур дәүләтебез юкка чыкты,таралып бетте. “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»,-дип, халык юкка әйтмәгәндер . Телевизордан Меһрибан дустым белән кайткан, Иран чиге ягындагы авылны җимереп бетерүләрен күреп, халыкны аннан кууларын белеп йөрәк әрнеде. Әрмәнстан гаскәрләре Физули шәһәрен җимереп, үзләренең байрагын элделәр. Ни булды соң безгә? Без эшләгән Баку мебель җыю комбинатында гына да ничә милләт кешесе эшләде икән ул елларда? Менә шул тынгысыз елларда очраттым мин Робертны.Тыныч холыклы, җитди бу кеше белән без бераз охшаш идек микән...Ул да гаиләсеннән күптән аерылган,әмма үсмер улын күрер өчен, аның янында булу теләге белән Түбән Камага килгән.Ярату сүзләрен әйтмичә генә яши башладык.
Кече предприятие директоры булып эшләгән Роберт, берничә елдан,араларны законлаштырыйк дисә дә, ризалашмадым.Шулай дүрт ел сизелми дә үтте.
Ул елларда күп кеше “Бизнесмен” булды.Зур кредит алып, эшләре аска тәгәри башлаган дустына ярдәм итмәкче булып, бер партия Италиядән кайткан итекләрне Уфа кибетләренә илтте. Шуларның сатылу-сатылмауларын белер өчен Уфага җыенуын күргәч, сеңлем гаиләсе белән кайтырга уйлады.
Юлга биш кеше чыккан идек, икәү генә әйләнеп кайттык.Авариядә сеңлем ире белән, Роберт һәлак булдылар.Үлүчеләр белән мине дә юл кырына салып киткәннәр.Минем битемне ачып , авызыма бармагын тыгып тикшергән узып баручы бер агай,хастаханәгә илткәч кенә,яшәргә язгандыр, исән калдым. Шунда бернәрсәне генә хәтерлим. Караңгы бер җир...Мин шунда ятам. Күк йөзе кояш нурлары белән яктыртылган, анда якты, күңелле, кеше тавышлары ишетелә. Минем дә шунда барасым килә. Күктән прожектор уты кебек төшкән яктылык, җиргә якынайган саен кими, мин яткан җиргә ул тар гына җеп кебек килеп тоташа. Минем өскә күтәреләсем килә, кемдер комачаулый . Ачык итеп бер тавыш ишеттем: “Җәйран, курыкма, мин монда!”
-Хәсәнбала, кайда Хәсәнбала!
-Апа , нәрсә дидең, нинди бала?-диде иренемә су тидереп торган сеңлем.
-Хәсәнбала кайда? Мин аның тавышын ишеттем,-дип күтәрелмәкче булдым, сеңлем торгызмады.
-Сиңа кузгалырга ярамый, монда врач кына кереп чыгып китте ,башка беркем дә юк,-диде ул.
Сеңлемнең исән калган дүрт яшьлек улы белән Түбән Камага кайттык. Башка бәхет сынасы юк иде, 40 яшьтә нинди бәхет көтәргә? Барлык көчемне сеңлемнең ятим калган ике баласына, кызымны үстерегә җэлеп иттем.Хырдаланны гына оныта алмадым. Эх ул төшләр...Аларны язып барсам, әллә ничә томлык китап булыр иде.Бер күрәм: Хәсәнбала безнең авылда мине эзли, икенче күрәм: мин Хырдаланда Хәсәнбаланы күрә алмыйм, аларның поселоктагы өйләрен, хәттә әнисен дә күрдем.
“Тыңла мине,онытма, башка кабатламыйм. Бер генә егет сине җаны-тәне белән яратыр. Ул- кара егет. Менә ул- синең бәхетең! Аннан аерылма, аерылсаң- йөрәгеңнән чыгарып аталмассың. Туй күлмәге дә кимәссең”,-шушы сүзләрне сөйләде бит миңа күрәзәче, каян белгән? Чыннан да Хәсәнбаланы уйламаган көнем булды микән? Туй күлмәге дә кимәдем...”Нинди кара егетне сөйли”,- дип аптыраган идем шулчак, чөнки күрәзәчегә кергәнче аны күреп кенә калган идем, ул вакытны минутлап кына санарлык иде. Аллаһ ул әбигә аяк- кул бирмәсә дә, башка көч биргән күрәсең.
Үзем эшләгән кибеткә Гүзәл исемле яшь кенә хатын эшкә урнашты. Кич, кечкенә кызын җитәкләп, ире каршы алырга килде.Әзербайҗан кешеләрен бер карауда аерам , икенче көнне иренең кайсы яктан килгәнен сораштым.Ире Хырдалан янындагы Бинәгәде поселогыннан булып чыкты. Гүзәл бер көн:”Әлфия апа, Али баланы әнисенә кайтара ,балалар бакчасы җәй эшләми, әллә берәр йомышың бармы?”-диде. Хәсәнбаланың кафе адресын яздым, исән- сау микән, бик беләсем килде.
Аны күреренә өметем булмады никтер, кем инде күптән күрмәгән әнисенә кайтып, күрше поселоктан кемнедер эзләп йөри! Юк, ялгышканмын...
Али Хәсәнбаланы эзләп тапкан. «Мине ике көн Баку ресторанында сыйлады. Әлфия апа, ул гел сезне сорашты, мин бит белмим, ничек җавап бирергә дә белмәдем. Икенче көн очрашканда, ул бер таушалып беткән көндәлек тотып килде, сезнең көндәлекне саклый.Бик күп сезнең турыда сөйләде, сизеп тордым: ул сезне бик яраткан.Нигә сез аның янына китмәдегез? Бәхетле булыр идегез яраткан кеше янында”.
Минем күземнән чыккан яшьләремне күреп алгач, гафу үтенеп чыгып китте.Исән Хәсәнбала, мине онытмаган...
Еллар бер-бер артлы агыла.Тормышымда үзгәрешләр юк, эш тә өй. Кайчак үземне ярдан өзелеп диңгез уртасына кереп киткән көймә кебек хис итәм: батмый да, ярга да чыгалмый, бер урында әйләнә дә әйләнә.
Язмыш мине төрлечә сынады. Юл һәләкәтеннән соң яралар төзәлеп тә бетмәстән, автобус тукталышыннан юлны чыгып барганда, техникумга укырга баручы студентлар машинасы өстемә килеп менде. Хастаханәдә 6 сәгать аңсыз ятканмын. Күземне ачканда кыймылдарлык дәрәҗәдә түгел идем.Елап басып торган кызымны гына күрдем.Үкчә янындагы сөяк, тездән өстә бот сөяге өч җирдән, өч кабырга, кулбаш сөяге сынган. Башымны тегеп, күзләрне генә калдырып чорнаганнар. Шулвакытта Хәсәнбаланың хастаханәдә авыр хәлдә ятканын күз алдыма китердем.Аның яшисе килмәгән. Мин үзем дә шул хисләрне кичердем.
Мине карар өчен кызым институтта укуын туктатып торды. Алты ай хастаханәдә яткан дәвердә яңадан йөрергә өйрәндем.Ике таякка асылынып, карават кырында аякка басып карау, зур бәхет иде.Бер бер артлы 8 операция. Гангрен куркынычы булып, аягымның тән тукымалары череп, агып чыга башлагач, сөякләрне тоташтырган өч пластинаны алып, Илизарова аппаратын кидерделәр. Бот сөяген 21 җирдән тишеп, тимерләр кидерделәр.Алар белән ел ярым яттым.
Аякка басуыма беркем дә ышанмады. Беркем дә, миннән башка.
Аягым, ике сантиметрга кыскарды. Сөякләр бары да туры ялганмаса да, таяк белән йөри башладым. Ни өчен мине тормыш бу кадәр сынады соң? Кемне мин шул кадәр рәнҗеттем?
Гомрем буе үземә бер сорау бирдем:”Нигә мин Хәсәнбала янына китмәдем?”
Аңлатып хат язып, әнине җирләгәч, китәргә була иде бит. “Туган ягыңнан аерылма!” Әнинең сүзен истә тоттыммы? Бер-берен яратучылар , бергә булыр өчен, чит илләргә дә чыгып китәләр, ә мин? Үзебезнең илдә, Каспий диңгезе буенда яшәүче, мине сөйгән, көткән, кеше янына китмәдем.Күзем йомсам, диңгез ярында яккан учакны күрдем, Җирәнбатанда җитәкләшеп чәчәкләр эзләп йөрдем.Йоклый алмый башладым.Меңнәр атлаган урам буш күренде.Шул меңнәр арасыннан мин таныш йөз эзләдем. Табип, “Элениум” дигән таблеткалар эчәргә кушты. Үкенүдән, сөюдән дару буламы? Юк. Нигә китмәдем? Башка беркемнең дә йөрәгемә кереп утырмасын да белдем. “Ул-синең бәхетең, аннан аерылма “,-диде бит күрәзәче.Үз бәхетемә юлны үзем кистемме? Нәрсә ул бәхет? Ул сорауга җавапны хәзер беләм. Бәхетле булыр өчен туган ягың, туганнарың яныңда булу гына җитми. Күз яшьләрен тыялмыйча елаганда, башымны кулбашына салып: “Курыкма, Җәйран, мин монда”,-дип юатучы, Хәсәнбала, кайда син? Бәхетлеме син? Туй күлмәген озак сакладыңмы? Һәр эшне вакытында хәл итәргә кирәк. Бүген! Хәзер! Тормыш кешене төрлечә сыный, мин шул сынауларны үтә алмаганмын. Ялгыз үткән гомер...Гомерлек сөю.
Шулай да җанымны тетрәткеч бер хәл булды.Смартфонда “Сыйныфташлар” төркемендә шигырьләремне, хикәяләрне урнаштыра башладым. Интернеттан Хырдаланны карыйм, андагы зур төзелешләрне күреп шаккатам. Беркөн бер шигырьне язып куйган идем, күп кенә кеше комментарий язды.
Хырдалан.
Ара ерак...Сагындыра...
Әзербайҗан, Хырдалан...
Яшьлегем сукмагы буйлап
Төшемдә...шунда барам.
Тирән сулы Җирәнбатан,
Чиксез йөзем кырлары,
Хуш исләре аңкып торган
Әфлисун бакчалары...
Каспий дулкыннарын кочып,
Ләззәт таптым, эсседә,
Диңгезләр дә, елгалар күп,
Тиңдәш булмас берсе дә!
Әзербайҗан, татар , әрмән,
Тагын башка күп милләт,
Зур гаилә булып яшәдек
Хәзер... йөрибез, читләп.
Йөрәгемнең иң түрендә
Саклыйм сине Хырдалан!
Күпме генә йөресәм дә,
Гүзәл бер җир, табалмам!
Яшлегемнең эзләреннән
Бервакыт үтә алсам,
Сагынуларым узар иде
Беркөн, Бакуга барсам...
Кем гаепле?
СССР дигән зур бер ил-
Булды уртак йортыбыз
Кем гаепле? Нигә йортның
Нигезен, корыттыгыз?
Кем гаепле? Бүген безне
Борчый бары бер сорау.
Азат, ирекле халыкка
Кидертте-тимер богау.
Кем гаепле?
Шушы шигыремне укыган, Бакуда яшәүче бер ханым, үткән тормышым белән кызыксынды. Хырдаланны сагынуларымны белде, телефоннан бер-беребезгә хатлар яздык, бәйрәмнәр белән котладык.Беркөн 994 коды белән телефон шалтырады. Әзербайҗан...
-Җәйран, исәнме, бу мин-Хәсәнбала...Күрешеп сойләшәсем килә.
-Хәсәнбала...Син?...Минем дә сине бик күрәсем килә!
Кырык елдан соң... Кырык ел...Нәрсә соң ул кырык? Ул бит бер сан гына!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 8