1
Иванова өлкәсендә яшәүче улының кызы кечкенәдән үз янында үсеп,укырга кергәч тә һәр елның каникулын авылда үткәргән,салкын тидереп,өзлеккәннән соң, бик озак дәваланып аякка баскан Айгизәнең, өч елдан соң кайтып төшүенә Фәния әби ышана алмый торды. Җиткән кыз булган оныгын яратып туя алмады. "Иртәгә сөйләшербез, бүген соң инде ятырбыз" дигәч,
-Элекке кебек бергә йоклыйк әле дәүәни, дигәненә дә каршы килмәде...
Үзенчә ятып өйрәнгән гәүдәсе төне буе сулкылдап сызлап чыкты. Күзенә йокы эленми таң аттырды. Айгизә уянмасын дип торып,идән такталарының шыгырдамаганнарына басарга тырышып тавыклары янына чыгып китте.
Айгизә дәүәнисе артыннан карап калды...
-Бер рәхәтнең мең михнәте шушыдыр инде,дип сызлаган аякларын, кәкерәеп каткан билен угаштыргалап лапас ишеген ачып кергән әбиләренә тавыклар"Иртәләдең бит,оныгың кайткан хөрмәткә берәребезне корбан итәргә йөрисеңме әллә?"-дигәндәй,тавыш биреп алдылар да,тынып калдылар.
Әбиләре алар телен аңлап бетергән инде.
-Нәрсә тынып калдыгыз, шүрләдегезме? Шулай ул, гәебегез бар шул,йомырка саласы урынга,бушка ашап ятасыз. Иртә ятасыз,соң торасыз. Курыкмагыз! Минем оныгыма ит кирәкми, сезнең кебек ул да йокы ярата. Шәһәрләр шулай инде алар. Кунакка барсаң,берәрсе тормас микән дип, тилмереп көтеп ятасың. Чыштыр,пыштыр торып,тамак кыргалап кирәкмәсә дә бәдрәфкә баргалап киләсең. Уяну түгел селкенмиләрдә.
"Безгә килеп тор"- диләр. Юуук,шәһәрләре үзләренә булсын...Шуңа күрә сезне бетермим,тыныч булыгыз. Төшегез,ашагыз!-дип алларына бодай салып,ишеген ябып,"әлегә чыгармыйм, озын кикерик тавышланып оныгымны уятыр,ул торгач чыгарырмын',-дип, башка вак-төяк эшләр табып, вакыт уздырып йөрде.
Көндә капка төбенә чыгып көтү озатып кала иде,бүген чыкмады.Керсәм уятырмын дип, артыннан карап калган оныгының торып, үзе керешкә чәй әзерләп йөргәнен белмәгәнгә,ишек алдында йөренде дә,өй алды баскычына барып утырды...
Капка келәсе күтәрелде. Ай Аллам,"кайсы йөри инде?"- дип урыныннан торып капкага ашкса да,килеп җитә алмады. Капка ачылып урам очы Мәликә күренде.
-Фәния апа! Узганда биреп кенә китәрмен дигән идем,кереп киткәнсең,өлгерми калдым дип, банка белән каймак сузды.
Фәния,
-Мәликә шыпырт, бүген чыкмадым. Оныгым кайтты, йокласын дип тавышланмый йөрим. Рәхмәт яусын, сәламәт яшәгез, малларыгызның рәхәтен күрегез.
-Яхшы, яхшы Фәния апа дип, Мәликә дә пышылдауга күчте...Тәрәзәдән карап торган Айгизә,"дәүәнигә керү юк икән", дип үзе чыгарга булды.
-Доброе утро дәүәни, ой извините,"Исянмесез"
-Иии бәрәкаллааа, кызымны уятасың дип, дәүәниең сөйләшергә дә кушмый. Без Аллагашөкер. Сездә нихәлләр? Кайтыңмы исән-сау?- дип, кул биреп күрешете. Айгизә,
-Спасибо. У нас норма дигәнгә,
Фәния белән Мәликә икесе бер авыздан,"Бу нәрсә булды инде?"-диделәр. Айгизә"Айбат"диде.
Мәликә:-Татарча юк мени сеңлем? Айгизә:-"Виноват, забыла,"дип җавап биргәч,Мәликә аның җилкәсеннән сөеп" Мин аңлыйм әзрәк, дәүәниеңә читен булыр инде. Озак кайтмадың шул, оныткансыңдыр. Әти-әниләрегез авылда үссәләрдә, килеш китереп русча сөйләшәләр.Мин оныкларга,"Берни белмим, сезнең белән русча сөйләшеп, тел сындырып утырмыйм" дип татарча өйрәтәм. Нәрсәгә ул Татар теле, аралашу өчен Инглизча белү кирәк дигән булалар. Белсәң берседә артмас.Әмма Туган телне белү кирәк. Торырга кайткансыңдыр бит, исеңә төшәр әле. Урамга чыгарсың. Бик акыллы егетләребез бар.Клуб эшли әле бездә"дип,
авыл хәлләре белән таныштыра башлады. "Хорошо,спасибо" дип,Айгизә өйгә кереп китте. Мәликәгә тагы бер кат рәхмәт әйтеп,"эштән кайтышлый керерсең яме"-дип озатып җибәреп,Фәния дә керде
Әзер өстәлне күреп сызлаулары басылып киткәндәй булды, кәйефе күтәрелде.
Сөбханаллаһ кызыым, рәхмәт төшкере. Бәхетең арткыры.
-Бәхет башы тәүфыйк балам. Мәликә апаң белән ник русча сөйләштең?.Өстәлең әзер булгач, нигә өйгә дәшмәдең?.
-Озак тормасын дип. Ул бит китә белми. Гәйбәт сөйләргә ярата. Сөйли торсын дидем.
-Аның нинди икәнен онытмагансың икән.
-Мин бернидә онытмадым дәүәни...
Үткәннәрне искә төшерә-төшерә озаклап чәй эчкәч,Айгизә,"Дәүәни сөйләшеп кенә утрырмыйк инде,әйдә кечкенә вакыттагы кебек эш куш",диде.
-Бик яхшы кызым.Ипи бетә күрмәсен,син кибеткә барып кайт дип, акча әзерли башлады.
-Мин батон белән булчкилар алып кайттым. Менә чәй эчәргә тәмлүшкәләр бар.
-Мин ипи дим балам.Чын ипи ашамасам тамагым туймый минем.Үзең яраткан әйберләреңне дә алырсың.
-Шулай мени дәүәнием, бердә үзгәрмәгәнсең син. Яңа каймак белән йомшак кара ипи тәмле инде әәә. Үзең пешергәне тагы да тәмлерәк.
Сыерны бетерсәңдә каймаксыз,сөтсез тотмыйлар икән үзеңне. Суыткычыңда ниләргенә юк. Миңа нигә кибеткә барырга? Хәзер икәү ипи пешерәбез, башка әйбер кирәкми.Мин андый тәм-том ашамыйм инде, дип дәүәнисен кочаклады.
Фәния
-Ярар алайса,"җаны теләгән елан ите ашаган", ди,миңа ышанма,үзең булдырырлык булсаң гына тотын. Тибеп имгәтмәгән булса, сыерны бетерми идем әле мин. Шуның зыкымы күп нәрсәне эшләргә ирек бирми. Рәхмәт күршеләремә, аралашкан авылдашларыма. Кирәкне алып кайтып торалар,бирәләр.булышалар. Үзем дә буш итмим.Оек башлар бәйләп бирәм. Балалыларына күз-колак булам. Шулай эшкә ярыйм әле мин. Хәзер бит аралашучылар сирәк. Кирәгең чыкса гына искә төшерә торганнары күп. Мине акча кирәктә искә алалар.Биреп торам инде...Озакка китсә"бирә алса үзе бирер иде", дип,бирмәүечеләрнең хәленә керәм, ашыктырмыйм.
Әҗәтле була торып, иркенәеп китеп үз кирәгенә тотучыларга үпкәм бар анысы. Сорасаң рәхмәт әйтеп, тоткарланганга гафу үтенәсе урынга, үзеңне гәепле итеп калдырган очракларда бар.
-"Каян алып бирим", дип кычкырган кешедән бүтән сорап та тормадым,үзе бирмәде, Аллаһ ризалыгы өчен булсын. Бирмәм дисәм дә,"тукта дөнья булгач кирәге чыгар" дип,үземә кирәктә борылып та карамаганын белсәм дә, берәүнең дә гөзерен аяк астына салмыйм. Бирә алса да, бирми йөрүчеләр, әҗәтләрен бирсәләр,тилмереп сорап килүчегә бирер идем дим. Үземнең тилмергән вакытларым бердә онтылмый. Сораганда биреп торган әби,апаларның урыннары оҗмахта булсын! Ни кушсалар шуны тыңладым, йомшларын үтәдем. Күргәнемне, ишеткәнемне чыгарып чәчмәдем. Күпләрнең серен эчемдә саклыйм. Аңа карап кимемәдем дә,артмадым да.Телең әйтмәсә,сүз төртеп чыкмый.Гәйбәтне кызым, тыңлаучы кушылып сөйләшсә генә сөйләшеп була. Сөйләүче түгел, тыңлап таратучысы гәепле.Мин гөмеремә сүз йөртмәдем,гәйбәт тыңламадым.Мәликә апаң миңа үз башыннан үткәнне генә сөйли. Аны бит теләсә кемгә сөйләп булмый. Аның өчен сыналган кеше кирәк. Кайвакыт та файдаң тимәсә,йә кирәгең бетсә,ихластан аралашып,авыр вакытта терәк булган, дус дип ышанганнар авыр хәлдә калдыра. Андыйлар, үз кирәгенә генә аралашкан булып чыга. Чын дус, синең нинди икәнеңне белә, шуңа кешедән ишеткән сүзгә ышынап,ашыгып нәтиҗә чыгарырга,берни белми торып нахак балә ягырга ашыкмый.Үткәннәрне телгә алып тормышны ямсезләми.Җанны әрнетми,күңелне рәнҗетми.Яхшылыкны онтып,гәеп эзләми... Дөньяның матур, тормышның яхшы яклары күп, шуларны күреп, куанып яшәргә кирәк!Аллагашөкер, бернигә дә үкенмим. Түзгән түл җыйган, шулай булмаса бүгенге рәхәтне күрер идемме икән?. Син дә булмас идең. Түзүнең нәтиҗәсе зур аның. Чәчкән,утырткан әйберләрдә тиз генә үсеп җитешмиләр. Күпме көч, игьтибар,чыгым кирәк. Алар да табигать шартларына түзәләр... Уңышы көз көннегенә була. Шуннан үзең уйла кызым.!
Дәүәнисен тыңлый-тыңлый эшкә керешкән Айгизә,"Дәүәни чүперәң юк икән"-диде.
-Бетте микәнни,гел коймаклар туглыйм,бетсә беткәндер.Кибеттә бетми ул. Әбәткә киткәнче барып кил.
-Ун тулмаган бит әлеее.
-Үз кибете ул аның,иртән бер сатып алгач кайтып китә. Кемнәрнең кайчан киләсен белеп бетергән инде.
-Дәүәни, шушылай барсам буламы?
-Алсу күбәләк кебек балам,халатың бик килешле.
-Рәхмәт инде дәүәни,бигерәк арттырасың.
-Бар,бар оч әйдә дип, Фәния кеткелдәп көлеп куйды.Барырга теләмәсә дә Айгизә кибеткә китте. Чүперә бетү, аның язмышы үзгәрәсенә сәбәп икәнен кем белгән.
2
Айгизә килгәндә кибетче йозагын бикләп,ачыкычын алырга җыена иде.Күбәләкне хәтерләткән алсу күлмәкле кыз баланың йөгергәнен күреп тутап калды. Кая чаба?Кем булырга мөмкин? Бәлки кибеткәдер?-дип, көтәргә булды. Соклануыннан дөньясын онытып басып торганда,
" Өлгердем бит тәки",дип артыннан берәү дәште.
Тавышыннан танып,
-Илһам, алып кына киттең бит җанашым. Эчеп үләсең,бар өеңә кайт.!
-Эчеп кеше үлми,гомере беткәнгә үлә.Мин күп эчмим бит. Хут булганда гына.
-Әниеңне уйла әзерәк.
-Нәрсәсен уйлыйм. Мин аны көндә күрәм бит. Хуҗалыктагысын да, калхозда да эшлим. Кешедә эшләп эчәм. Акча бирмәгәнгә мин гәепле түгел. Ни куанычым барсың минем.
-Менә шул эчертеп эшләтүчеләргә берәр чара кулланып булса икән. Булдыра алганнарында үзләре эшләмиләр биит,бер дигән егетне файдаланып әрәм итәләр. "Алай йөрмә,"дип акыл бирердәй кешеләр, байларча кылана бит,гәрләнеп үләрсең. Көннән төнне аера алмый, аенмый эчкәнәрен онытучылар бигерәк тә кешедән көлә...
Илһам Әлфинәне әллә ишетте, әллә юк.Аның күзләре, уе, йөгергән кызга төбәлгән иде. Алсу күлмәк кебек битләре алланган Айгизә килеп җитте.
-Исәнмесез.Рәхмәт көтеп тордыгыз.
-Күрә торып китеп булмый инде сеңлем-дип
Әлфинә йозакны алып ишекне ачсса,Илһам сындай катып калды...
Әлфинә Айгизәдән ни кирәген сорап, башка әйберләр дә тәкъдим итте. Рәхмәт йөзеннән кайбер нәрсәләр алып, Айгизә акчасын сузды. Көтеп торганына тагы бер кат рәхмәт әйтеп,сумкасын кулына алды. Бик ашыгып килгән,ялынып торган Илһам кермәгәч,
Әлфинә Нәргизәгә:-Теге егеткә әйт әле,кересен, диде.
Ишек төбендә берәүдә юк иде.
-Апа"монда кеше юк," дип әйтте дә, Айгизә кайтып китте.
Кибет артына качкан Илһам тиз генә чыгып ишеккә юнәлде. Йозагын тотып,
Әлфинә утын сүндергән дә, ачылган ишектә Илһамны күреп, орыша башлады.
Илһам:-Әлфинә апа тукта әле? Аракы алмаска булдым.Шуны гына әйт, "бу нинди кыз?". Кемгә кайткан???
Кыскагына вакыт аралыгында барында белергә өлгергән Әлфинә, кибетен бикләгән арада,сорауга җавапта бирде.
3
Илһамның вакытында кайтуына әнисе Тәслимә гәҗәпләнсә дә, куанып куйды. Исеректә түгел бугай,йөзләре яктырып киткән дип, улын күзәтте... Бу хәл көн саен кабатлана башлагач,барында яхшыга юрап,теләкләрен теләп, ходайга рәхмәт әйтте.
Теләк кабул килгәндерме,вакыты җиткәнме,Илһам бүтән эчмәде. Исерүе җитсә,күңел ачырга баргалаган Гөлиянең барлыгында онытып, баш-аягы белән Айгизәгә гашыйк булды
Танышырга төрле планнар корса да барып чыкмады.Айгизә кичләрен дәүәнисе белән уздырды. Берәр сәбәп табып, өйләренә барырга уйлаган Илһам, нәкъ шул көнне "Айгизә киткән", дигән хәбәр ишетеп,авырту кеше кебек йөрде. Бер кая барасы килмәсә дә, әнисе,"Улым көннәр бозылганчы утын ягын кайгыртырга кирәк",дигәч, күршесенә кереп йомышын әйтте.Тегесе бик теләп ризалашты.
Илһам:-"Әнвәр абый только миндә эчәргә юк
-Син эчмисең, мин дә үземгенә тотмыйм. Ансызда яшәп була, киттек.
-Юук,минем бүген эчәсем килә. Миңа утын да, чёрт та кирәкми.
-Ярар әйдә,утын алып кайтыйк әле, буш вакыт гел булмый,аракы үлгәндә дә кала.Эшеңне башкарып чыксаң карап карарбыз.
-Анда син түгел, мин куярга тиеш инде.
-Тумаган тайның билен сындырып торма, утыр!?.
Илһам башын кашып торды да," Әйдә барып карыйк",дип трактор кабинсына менеп,ишеген ябырга үрелгәндә, бер кулына сумка тоткан, икенчесенең култык астына посылка ящигы кыстырган Айгизәне күреп, җиргә сикерде
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев