ДӘВАМЫ 2
Бөтен җирдә дә шул хәлдер инде ул,авыл башында әйтелгән сүз бәрелеп.сугылып икенче башка барып җиткәнче җәрәхәтләнеп, пычранып бетә. Танымаслык булып үзгәрә. Никадәр генә эзләсәң дә аны таба алмыйсың.Тапкан очракта да, кырып та, кубарып та алып булмаган пычрагын, тырышып, ышкып-ышкып әллә ничә кабат юсаң да сүзне үз хәленә китереп булмый. Махсус буяуычыларныкын бигерәктә...
Айгизә хакында Гөлия авзыннан чыккан сүзнең дә танырлыгы калмады...
Ире белән аңлашып яшәгән Мәликәнең дә тынычлыгы качты, күңеленә көнчелек корты керде, һәр нәрсәдән шикләнерлек эзләр тапты. Фәниягә килеп ишеткәннәрен чәчеп атты. Ярсый-ярсый сөйләгән Мәликәгә "Эчеп куй әле, тынычлангач аңларлык итеп сөйләрсең",дип су алып биргән Фәния,
Мәликәне кабат тыңлаганнан соң" Мин намаз карчыгы, ялганны, гәйбәтне яратмаганны, сөйләмәгәнне беләсең.
Барган җирегезгә бергә бардыгыз. Оныгымның ялгызы бер кая чыгып йөргәне булмады. Посылка алып кайткан көнне Илһам белән танышкач кына, чыгарга рөхсәт сорады.
Иреңннән шикләнерлек берни дә юк.Саф күңелле, гыйфәтле кыз балага кара ягып,нахак тагучыны нишләтергә икәнен Аллаһ үзе белер. Минем оныкка гына түгел сиңа да авырлык төшерергә телиләр. Безгә ярдәм иттең, шуңа сиңа да өлеш чыгардылар. Бу сүз иясенең кайсыгыздадыр ачуы бар",дип Мәликәне тынычландырса дә, үзе пошаманга төште. Әллә ходаем юкка ышандым микән?
Илһам белән тәртипле йөриләр дип ялгыштым ахыры?- дип уйламаган уе калмады. Мәликә тынычланып, барсын да акыл бизмәненә салып, ашыкмый гына үлчәде."Син хаклы Фәния апа,без кемгәдер комачаулыйбыз",дип үткәннәрне кирегә чорнады...
2
Калхоз рәисе дә ни уйларга белми кабинетында
өч көн элек Айгизәне озата киткән Илһамнарның кайтмауына борчылып утра иде.Үч иткән кебек машинаның кирәге чыгып тора. Әллә машина булмаганга шулай микән? Әзер машинага кайчан кирәк шунда утырып чыгып киткәнгә аңлашылмаганмы? Анысы ярар, аграном машинасы бар, билгесезлек яман.Ватылсалар,адашсаларгына ярар, башка нәрсә була күрмәсен. -Ни булганын ничек кенә беләсе?- дип,уеының кайсысына ябышырга белми утырганда, ишеге төбенә кадәр ачылып,стенага барып бәрелде." Синең шаферың кайттымы әле?",-дип Илһамның әнисе килеп керде. Күзләрендәге ачу катыш борчуны күреп каушаган рәис, тамагын кыргалап үзен кулга алырга тырышты.
-Юук шул Хәдия апа,әллә берәр хәбәр белдегезме?
-Белмәгәнгә килдем дә инде.Син беләсеңдер шаферыңның кая икәнен, нишләп йөргәнен, Илһамны кырын эшегез сизелмәсен өчен файдаланасызмы? Бөтенесенә ярый торган нинди нәрсә соң?Рәис берни аңламый тик карап торды.
"Авылга таралган сүз дөрес булса, нихәл итәрмен?-дип сыгылып төшеп Хәдия елый башлагач кына хәрәкәткә килде. Тынычландырмакчы булып "Кеше сүзе кеше үтерә" ди. Сез гомер иткән кеше,"Халык авызы капка"-ди,кем ни сөйләмәс. Бернигә дә ышанмагыз.! Берәр хәл булса,миңа хәбәр итәрләр иде.
Җөмләсен оештыра алмый, калтыранган Хәдия, хәлсез тавыш белән
"Белмим, белмим, урам сүзе белән генә килмәдем. Гөлия "үзем күрдем",дип өемә килеп әйтте диде.
-Нәрсәне күргән.?
-Синең шаферың белән Фәния оныгының икәү генә районга баргалаганнарын, больница да йөргәннәрен.
-Имәндәәә икән чикләвек, "Нигә сезгә килгән соң ул?"
Хәдия тынычлана төште, әйтергәме, юкмы?"-дип уйлап алды да, башкаларның сүзен дә Гөлия исеменнән үзенчә ялгап җибәрде.
-Илһамга корсаклы икәнемне әйткәч,мине ташлап Айгизәгә күчкән иде, тегесе әмма кызык итте, Мәликә мужигыннан балага узып, бергә барып төшертеп кайттылар, Илһам бер катлы җүләр, Айгизә авырта дип акылыннан шашар чиккә җитүе өстенә, озата да киткән, өйләнәм,бәлки калырмын да дигән диде.
Менә кайтмый бит. Әллә шаферың кайтып ул калганмы ?-дип кенә тынычлап йөри идем, хәзер инде кеше сөйлгәнгә ышанмый хәл юк, малайның башына җиттегез,-дип, рәиснең туктагыз әле!?-дигәнен ишетми дә, елап чыгып китте.
Әйе, авылда Илһамны үтереп аттылар...
Мәликә ире белән Айгизә качкан ди, аларны эзлиләр икән....
3
Айгизә кайтканнан бирле эчүен ташлаган, үзе янына исерсә генә килеп, хәзер килүдән туктаган Илһамны очратып"Минем кай җирем ким? Шәһәр кызының нәрсәсе артык?"-дип үпкәсен белдергәч, теләмәгән кешесенә сәлам дә бирмәгән егет авызыннан" Аннан сафлык, яктылык бөркелә.Янына бару өчен аракыда эчәсе юк, күзләреннән сөю эчеп исерәм",дигән сүзләр ишеткән Гөлия, гәрләнүеннә түзә алмый,"Мине кешегә дә санамаганыңа мәңге үкенерлек итәм" дип, шул вакытта үз-үзенә сүз бирде. Әйткәнен үтәргә җай чыгуына бик сөйенеп "Илһам белән Айгизә өйләнешәләр икән, сорарга киткәннәр",дип ишетүгә, дөреслеген тикшерергә булды. Йомыш табып аларга китте. Капкалары ачык, ишектә дә йозак күренми. Димәк"Хәдия апа өйдә"-дип, керергә дә,китәргә дә белми туктап торды да,аларны узып китте. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына диләр,Гөлия белән дә шулай булды. Каршына сумка күтәргән Хәдия килә иде.
-Безгә тукталган идең бугай,нишләп йөрисең?
Исәнләшеп,хәл сорашкач, Гөлия Хәдиянең сумкасын алып, "Илһамга йомышым бар иде,дәшкәч чыгучы булмады",-диде.
-Өйдә түгел бит ул сеңлем. Калхоз эше буенча еракка барабыз дип әйтеп, чыгып киткән иде,өч көн инде әле дә кайтмыйлар.
-Мин аларны кайтканнардыр инде дигән идем.
-Эшләре барып чымаганмы? Юллары уңмаганмы?-күренмиләр бит.
-Хәдия апа, ниткән калхоз эше булсын, Фәния оныгын илтә иткәннәр алар.
Хәдия аптрап,
-"Кайтканда үзегенә кайта алганны,китә алмаган микәнни?"-диде.
-Авырый ул, пред шаферы больницага алып барды, үзем күрдем. Мин дә районга барырга чыккан идем "Ашыгам"-дип туктамады. Илһам Айгизәнең авырганын ишеткәч, кайгысыннан җир тырмап, шашып елаган. Хәдия Гөлияне бүлдереп
-Тукта әле, кибеттә дә кайсыдыр шундый сүз әйтте кебек. "Өйләнешәселәр икән" дигән сүз дә колакка чалынды.Илһам турында булды микәнни??? Әйдә "татар юрап китерә, урыс улап китерә" ди,килен төшерергә насыйп булсын! Фәния оныгы янына бара дип ишеткән идем, ул кызны үзем күргәнем юк,бик матур да,тәртипле дә,уңганда дип әйтәләр. Авырып китүе генә әйбәт булмаган.Озата барырлык булгач,мөнәсәбәтләре җитди күрәсең.Ходай кушып кушылырлар Аллаһбоерса. Яхшы хәбәрең өчен рәхмәт сеңлем, бераз күңел тынычланды.
Хәдиянең кәнәгать йөзенә карап Гөлиянең эчендә өермә купты.
-Авырыйм дип алдаган гына ул, акыллы кыз Илһамны кулга төшерде дә, Мәликә мужигы белән типтерә.Хәдия барган җиреннән туктап,
-Ничек дидееең?
-Ничек бар шулай дидем.
-Булмас,ничек алай була алсын?.
-Акыллылар шулай эшли инде. Куян кебек, эзләрен оста яшерәләр. Мин генә ул,Илһам сүзенә ышанып балага уздым. Корсаклы икәнемне әйткәч, Айгизә янына бара башлады. Посылка алып кайткан көнне корган тозагы нык булган күрәсең, ычкына да алмый. Сөйләшеп капка төбенә җиткәннәр икән.
Гөлия әйткәннәрдән Хәдиянең чәчләре үрә торгандай булды.Хәле китеп янәшә торган скәмиягә утырды. "Ялган сөйлидер бу кыз",дип уйласа да, сулкылдый-сулкылдый елаган Гөлиягә карап ишеткәннәренә ышанды. Ни уйлаганын, нишләгәнен үзе дә аңламый, шатлана да, кайгыра да алмый,"Дөрес булмаса шул кадәрле еламас иде" дип, аны өенә алып кереп чәйләр эчертте дә,"Мин кәнсәгә барып кайтам, син борчылма!?-дип, бергә чыгып, икесе ике якка аерылдылар.
Гөлиянең күңеле күптән тулган иде,мөмкинлек туганда рәхәтләнеп бушатты.Теләгенә ирешеп өенә кайткач, үзендә җиңеллек тоеп, эшләнмәгән эшләрен дә, көндәлек мәшәкатьләрендә төгәлләп,сузылып ятып ләзәт күлендә йөзде...
Ә Хәдия кәнсәгә җиткәнче ниләр генә ишетмәде. Борчылудан да, ачудан да эшләмәс булган башы үзе уйламый, шуңа, нәрсә әйтсәләр барсында чын дип кабул итте. Кәнсәгә якынайган саен ачуы кабарагына барды. Борчылуы да артты...
Рәис кабинетына барып кергәнен аңлашмыйда калды... Кәнсәдән елап чыгышына сыер савучылар очрады. Аларның базардагы кебек шаулашып, кайсынсының ни сөйләгәнен аңлар чиктән узган Хәдия, икенче көнне, ничек кайтканын да оныткан иде.
4
Бер булмаган сүзе белән күпме кешене борчуга салуына Гөлия бик үкенде." Хәдиянең акылы чыккан"- дип ишеткәч тәмам куркып,борчуга төште. Әмма бу үкенү, яумый узган болыт кебек юкка чыкты. Борчуларын,куркуларын ачуы куып таратты. Эштән кайткан әтисе,
-"Илһамнар кайтканнар, ул анда эшкә урнашакан икән, Айгизә корсаклы ди бит, никахта укытканнар инде"-дип кайтып әйтүе булды,Гөлиягә ут капты мыни, әтисен этеп җибәрде дә урамга чыгып йөгерде. Яңа хәбәр таралып өйлгергән икән инде,
Кем генә очраса да,Гөлиягә шул хакта әйтте.
Болай да хурланулардан яраланган җанына, яңасын өстәделәр, искеләрен яңарттылар.
Илһам килмәгәч бер егет белән аралаша башлаган иде,
"Өйләнер алдыннан аш кына төрләндереп алдым, туй көнебез җитә" дип, ул егеттә араны өзде... Шулар бергә кушылып, ургып тышка бәреп чыкты. Илһам кирәктән түгел, үзенең берәүгә дә кирәкмәгәненә җаны әрнегәнгә түзә алмаган Гөлия Фәния янына китте.
Мәликәне тынычландырып кайтарып җибәрсә дә, үзе тынычлана алмаган Фәниянең кан басымы күтәрелгәннән,күтәрелә барды.
Тагы телефон хакында уйлап,,"Булсаң шәп булыр идең дә,юк бит, сине күрми үлеп китәрмен ахыры",-дип даруларын актарырганда күзенә шәүлә күренеп китте.
-Фәния әби,мөмкинеме?
Әмма Фәния бу тавышны ишетмәде. Ишектә хатын-кыз барын гына күреп өлгерде...
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2