ДӘВАМЫ. 3
Нинди генә халык мәкален алма,барда дөрес."Иртә уңмаган кич уңмас,кич уңмаган һич уңмас" дигәнен, Илһамнар машина ватылгач искә төшерделәр.
"Тизерәк барып җитәрсез" дип күрсәткән юлдан кереп китеп адаштылар, килгән юлларына кире борылып чыгып"әйләнештән юл яхшы"-дип, белгән юл буйлап киткәннәр иде юл дигәннәре чокыр-чакырлы икән.Кусаң сикертә, кумый да булмый,әйләнеп кайтасы бар... Бик каты сикергән урында, Айгизә,
-Ай,ай эчем,уф үләм,-дип ыңгырашырга тотынды.Туктап авырту узганын көттеләр...
Авырту узмаса да түзәрлек булгач әкерен генә кузгалдылар.Уңайлы урын табып,якын тирә дә шифаханә барлыгын белшеп, шунда кереп, зинһарлап, ялынып сорагач Айгизәне табибка күрсәтә алдылар.Анда да шул инде, авыртуны басып тору өчен укол кададылар.Сузарга ярамый, операция кирәк диделәр...
Коты алынган Илһам машинаны кумаска кушты.Алмаш-тилмәш ял итеп,ташбака кебек үрмәли торгач, ниһаять барып җиттеләр. Айгизәнең авыртуы гына узмады.
-Зинһар больницага илтегез!? Үзем өйдәгеләремә хәбәр итәрмен,больницадан шалтыратып була,-дигәч туры шунда китеп, Айгизәнең әтисе килгәнче китмәделәр.Көткән кешегә озак бит ул, ашыкканда гына тиз үтә. Айгизәнең әтисен шактый көтәргә туры килде.Ул"Безгә кайтып ашап,ял иткәч кузгалырсыз,талчыккансыз бит",-дип кыстаса да, "Кайтырга кирәк",дип баш тарттылар...
Егетләргә рәхмәт әйтеп, озатып җибәргәч, кирәк-ярагын алып килгән әтисе белән Айгизә, больницага кереп киттеләр.
Хәерле юл теләп,исән-имин кайтып җитегез дисәләр дә,машина юлда сүнде.Ашыккан җитми, боерган җитә",-ди."Тәкъдимен юкка кире кактык",- дип үкенеп, машинадан чыгып хәйран вакыт үткәч, каршы яктан бер машина килгәнен күрделәр,эчләренә җылы йөгерде, күңелләрендә өмет уянды...
Машина шаферы барында белә икән, әгәр дә машина кабынмаса, тарттырып кайтырга риза булучы очрамаса, төнне кая чыгасын, ничек барып,кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәген аңлатып,"Үземә кабаттан алырмын" дип, кефир, батон, ипи белән колбаса биреп калдырды...
Әле ярый яхшы кешеләр очрап торды.
Икенче көнне машинаны алыштыра-алыштыра тагып, районга якын шәһәргә кайтып җиткәч кайдалыкларын хәбәр иттә алдылар...
2
Айгизә өчен ут йотып, "яхшы хәбәрләр ишетергә язсын"-дип теләп өенә кайтып кергән Илһамны сәер тынлык каршы алды.
-Әни,әниии-дигәненә җавап бирүче булмады.
Борынына дару исе килеп китте, нәрсәдер чыштырдап куйды, түрдән флдьшер килеп чыкты"Нихәл Илһам,кайттыңмы?Әниең авырып киткән,
син озак кайтмаганга борчылгандыр инде",диде. Илһам әнисе янына кереп"Ни булды әни? Кайсы җирең авырта?-дип өзгәләнсә дә, Хәдия Илһамны танымадымы,танып дәшмәдеме, тыныч кына ята бирде...
Аны шифаханәгә салып кайткач Илһам үзен ятим калгандай хис итте. "Нигә болай килеп чыкты соң бу? Минем якын кешеләрем икесе дә ник авырый"-дип бик озак тынычлана алмады.Кибеткә барып аракы алу теләге туды.Башын бораулаган мең төрле уйлардан котылырга теләп чыгып китте. Урамнан барганда очраган авылдашларының гәҗапсенеп,куркып карауларына, баш кагып кына исәнләшкәннәренә аптрады.Кибет ишеген ачуга,Әлфинә"Илһам җаныыым, син исән мени? Сезнең турыда ниләргенә сөйләмәделәр,әниең дөресен белергә кәнсәгә барган,шуннан соң авырып киткән. Сине үтерделәр дә,өйләндерделәр дә,
Фәния әбигәдә инсулт булган,син нәрсә уйлап,кая нишләп йөредең?
Илһам кереп тә җитми, кире чыгып китте.
Кәнсәгә килеп, рәистән ни хакында сөйләшкәннәрен белеште. Әлбәттә рәис барында әйтеп бетермәде.Кызулык белән Илһам җинәять эшлүдән курыкты.
"Кешедән төрле сүзләр ишеттем,син дөресен беләсеңдер дип килдем дигәч, сезнең Айгизәне озата китүегезне әйттем. Аңа куандыгына ул",-диде.
-Сүзне кем таратканын белсәәәм...
Рәис урынлы җиргә,тиешле сүзләр табып Илһамга яхшылап аңлатты.
"Син әллә ни эшләсәң дә,берседә элекке хәлнә кайтмый.Алга таба яхшыга өметләнеп көтәргә генә кирәк. Әле шифаханәдә генә, ахмаклык кылсаң әниеңне кәбергә үк тыгасың",-дигәч Илһам уйланып утырды да,рәиснең әйткәннәре белән килешеп кайтып китте.
2
Айгизне шифаханәдә алып калдылар...Инде ике атна буе һаман тикшерәләр, шулардан туеп, дәваланмый чыгып качасыларына кадәр килә башлады.Әнисе хәлен белергә бергенә килде.Нинди икәнен белгәнгә аңа исе китмәде, әтисенең генә килмәүенә аптрады.Бер сәбәпсез килми тормас,берәр хәл булгандыр",дип борчылды.
Беркөнне"Сиңа килгәннәр",- дигәч, шатланып аскы катка төшеп таныш йөзне эзләп як-ягына каранып торганда, бер егет килеп,
-Привет дорагая!-диде.
-Здрасвуйте.
-Не узнаешь?
-А мы знакомый?
-Почти 18 лет.
-Рустик это ты?...
Чукынчык малай, кайлардан килеп чыктың?
-Син чыккан җирдән.
-Ну инде, теләсә ни әйтеп торма, серьезно сөйләш. Болай да танымаслык булып үзгәргәнсең,җитмәсә башымны бутап русча дәштең.Күрешмәгәнгә ничә ел?
-Алты.
-Каян беләсең?
-Чөнки мин анда мәктәп бетердем.Әни берәр җиргә укырга керергә булышмасмы,булмаса үз янына эшкә урнаштырмасмы икән"-,дип сезгә килдем.Синең туган көн иде,әни ишек ачкач,"кем ул"- дип син дә килдең,мине күреп "Абый килгән"-дип шатлансаң да,әни мине бик матур сүзләр белән сыйлап, борып җибәрде."Ирем кабул итми" дип, әбидә калдыруыгына җитмәде,сезгә килсәктә " Ирем ачулана килеп йөрмәгез",- дия иде. Әби аңа карамады"Әни янына барасым килә",-дигәч мине сезгә алып барды. "Тормышымны бозырга килдегезме",-дип әни әбигә җикеренде...Синең әни янында торуыңа ачуым килеп елый-елый кайтып киткәннән соң,башка килмәгән идек,ул вакытта "бәлки кабул итәр" дип, килүем дә юкка булды. Бәлки яхшыгадыр,үзем укырга кердем, эшләдем дә. Диплом алгач сезгә мактанырга килдем. Әни үзегенә иде,сине авылда диде. "Ирем кайта"-дигәч мин бүләкләремне калдырып киттем."Айгизә кайткач шалтыратыр" дип телефон номеры калдырдым.
Абыый извини, честно слова, мин берни белмим. Әни сине кертмәгәнен хәтерлим.Әтием ачулана дигәне буш сүз, син килми башлагач беләсеңме ул күпме борчылды?. Аңа синең белән рәхәт иде. Әни бит әтигә "Сорасаң да башка бала тапмыйм" диде. Әти,"Миңа тапканың җитә, Рөстәм безнең белән торсын",дисә,әни аңа"Үз әтисе бар аның,әбисе дә исән шунда яшәсен",-диде.
-Дааа,безнең әнидән барында көтәргә була. Көтмәгәнен дә эшләп куя.
-Нәрсә булды шул кадәр?Әллә ничек әйтеп куйдың.
-Әни мине яратмаганына,гөмер буе миңа ялганлаганына төшендем.
-Загадка белән сөйләшмә инде, скажи прямо! Син минем больницада икәнне каян белдең? Мин шалтыратмады дип үпкәләп йөргәнсең, и вдруг бассс, килүнең сәбәбе дә бардыр.Давай сузма,әнинең нинди икәнен, әти белән дә килешә алмый яшәгәнен беләм.Ни өчен килгәнең әйт!?
Рөстәм Айгизәнең мөлдерәмә тулы карашының сагышлы,моңсу икәненә игътибар итеп, хәле дә шәптән түгел бугай, дөресен әйтсәм күтәрә алмас,"-дип уйлады да,теленә килгән беренче сүзне әйтте.
-Прямосы шул,әтиең әнидән китте.
-Минем өчен бу яңалык түгел, икәүгенә калгач бәлки килешерләр дип уйлаган идем. Тукта әле, туктаа,"Син моны каян белдең?"
-Случайно әнине күрдем.
-Ни булганын әйттеме соң? Әти ник чыгып китте икән?
-Мин сорамадым, ул әйтмәде, белмим.Син алар янында үстең, нинди икәннәрен беләсеңдер, белмәгәннәрен үзләренән сора.
Белмиме соң, белү генә түгел онытканыда юк.Әтисенең җелегенә төшкән әнисе, аның да җанына тиде...
Аңа каршы килеп, "кычкырыш-талашны бер ничә ай булса да күрмәсен" дип әтисе ел саен иртә яздан дәүәнисенә кайтарганга шатланып туя алмый иде,китәр көне җитсә,"ничек китми калырга?"- дип, баш ватты. Кайту белән әнисенең сәбәбсезгә ачуланып,этеп төрткәләүләре,борып чеметкән урыннары әле дә авыртып куйгандай була.
Тагы русчасын оныткан, сиңа татарча нәрсәгә?
Киресенә катып"Татарча белергә тиеш дип, шул авылына кайтарган була"-дип мыр-мыр килеп, әтисен хурлап"Белгәнен оныттырам мин аның"-дип русча сөйләшеп үзәгенә үтте."Мин татарча аңламыйм" дип,сораганына дәшми тилмертте.
"Әни",-дисә, ниткән әни"МАМА"-дип әйт диеп җелтерәткәннәрен, дәүәнисенең биреп җибәргән күчтәнәчләрен" үзеңә генә тотармын инде,икенче кайтканыңа кадәр җитәр, мин сез ашаганны ашамыйм"-дип мыскыллы көлүләрен мәңге онытасы юк.Әйе ул аерым ашады,тәмле яратты.Сорасаң "Ярты ел авылда торасың бит, анда тәм-том юк мыни? Әллә дәүәниең сиңа акчасын кызгандымы?-диеп елата иде. Уйнаганда тавышланмаска кушты.Рөстәмне дә шуңа китермәскә тырышкандыр,"Ул килсә тавыш арта"- диде. Балалар тавышын тыңлап шатланасы урынга ачуы чыгып, суккалап ташлады.
Әтисе"Син балалар яратмыйсың"-дисә кычыкырырга тотына иде...
Әни назыннан мәхрүм булган,әниле була торып әбисе белән үскән абыйсының үпкә катыш"син алар янында үстең",,-дигән сүзе,секунд эчендә хәтерендә сакланган күңелсез вакыйгаләрне актарып атты. Дәүәнисеннән күргән җылы мөнәсәбәтне кабат кичереп,"син әни кәһәре күрми, мыскыллы сүзләр ишетми,әбиең янында рәхәттәрәк тә үскәнсеңдер әле",- дип уйлап, күңеле тулды.
-Сорамасам да яхшы хәтерлим. "Әле ярый дәүәни булды, мин дә синең кебек аның янында үстем диярлек"дип Айгизә көрсенеп куйды да
"Шифаханәдән чыккач кайта алырмынмы?-дип борчылам. Никтер эчем поша, аңлаешсыз төшләр керә. Авыргангадырмы?Сагынамындыр да "дип авыр сулады.Күз яшьләрен эченә йотып,-"Әти кая китткәнен әни беләме икән,әйтмәдеме?"- диде.
Рөстәм дә Айгизәгә карап, "Әллә дәүәнисенә инсульт булганны әйтергәме,үлсә күрми калыр,үпкәләр"-дип, уйга батып тора иде, "Әтисе турында сорауы әйбәт булды әле"- дип куанды.
-Әтиең отпуска алып дәүәниең янына кайтып киткән.
-Килгән булса, дәваланудан отказ язып мин дә кайта идем, авылны сагынам.
-Авылдан авырып килдең бииит, дәвалан! Аннары калганын уйларсың!?
-Без абыйлы сеңелле,минем дәүәни сиңа,синең әбиең миңа беркем түгел.
-Әтиләребез бер булмагач шулай була инде.
-Беркем булмаса да минем белән дәүәнигә кайтыр идеңме?
-Минем әбине синең күргәнең бар, дәүәниеңне күрергә мин риза.
-Әбиеңне хәтерләмим инде, искә төшерү өчен сезгә кайтасы була.
-Булмый шул инде сеңлем,әбием узган ел үлде. Айгизә абыйсын кочаклап башын иңенә салды.
-Жалко.
-Үзем дә бик юксынам, авылга кайтасым да килми. Кайтмасаң әти үпкәли.Ул да гел авырып тора. Әле ярый хатыны бар, үз дигәнчә тынычлап яшәсеннәр, әллә нигә бер кайтсам җитә.
-Әйдә бу темадан күчик әле?Үзең турында сөйлә!
-Үзеңне күрдем, хәлеңне белдем. Әле ярый әнидән фотолар сорап, карап чыктым. Сине ничек таныр идем? Бер күрешкәч аерылмаска сүз бирәм.Больницадан чыккач барында сөйләремен яме...
4
Фәния бер атна узгач күзләрен ачты. Битен сыпырырга теләдеме,кулын күтәрәсе булды.
Аның хәрәкәтләнгәнен күргән шәфкать туташы.
-Чү,чү әкерен,дип беләзеген тотып өлгерде."Озак йокладыгыз әби уянуыгыз әйбәт булды",дип каядыр үрелде. Энә кузгалмады микән?-дип тикшерде. Хәзер бу кирәк түгел инде дип,ниләрдер алып куйды.Шул арада зәңгәр киемнәрдән ике кеше кереп, тыңлап,тикшереп карагач"общийга"-диделәр.Аларның әйткән сүзеннән Фәния әби куркып уйга бирелде.
Яшьләр теленнән общежитие сүзе ишеткәне бар иде.Берничә карават күреп,үзен шунда дип аңлап"монда ничек килдем икән соң мин,өемә ни булды икән?"-дип сорарга теләгән иде ябышып каткан авызы ачылмады...
Яткан җиреннән алып,каталкага күчереп палатага алып киттеләр.
Килеп керешләренә Айдар каршы алды Фәния әби "улыма охшаган кешедә бар икән" дип күзләрен аннан алмады...
-Әни, хәлең ничек? Куркыттың, ничек авырып киттең соң? Улының тавышына
зиһене ачылып, уйлый башлаган Фәния,улына охшаган кеше түгел,үлы икәнен белде.Үзенең кайдалыгын аңлагач, күзләреннән чыккан яшьләре ике якка агып төштеләр.
Сүзсез генә улы белән исәнләште,карашы белән яратты...
-Әни кайгырма, теләсә ни уйлап борчылма?Хәлең яхшыга таба бара, рәтләнеп өйгә кайткач сөйләшербез.
Синең янга бер кыз калдырам, ул сиңа ярдәм итәр"-дип Айдар әнисенең чәчләрен тыгып,яулыгын рәтләде.
Исәнләшеп Гөлия килеп керде. Фәниягә аерым дәшеп"Атна буе йокладың бит Фәния әби, инде алай йокламабыз"-дия-дия сөйләнгән дә Фәния кабат йоклап китте...
5
Ярамаганны эшлүдән куркып Илһам шабашкага чыгып китте. Авылда, "Ничек булды бу, бердә алай чыгып йөргәне булмады"-дип төрлечә фарызладылар. Читкә шабашкага китәсен Илһам үзедә белмәде.Ул хакта уйлаганы да булмады,аның планы башкача иде.Тормыш без төзегән план белән түгел, үз юлы белән бара.
Хат язышырга сөйләшсәләр дә Айгизәдән хәбәр булмады. Әтисе кайтканын ишеткәч барып киләсе итте.
Ничә барса да аның шифаханәгә киткән вакытына туры килде. "Дөресме,түгелме яңалык кибеттә,"-дип Әлфинәдән сорарга булды. Аның озын әкияте арасыннан үзенә кирәген элктереде, Әлфинәне шаккатырып кием-салым алды да"Рәхмәт Әлфинә апа,күп сөйләшсәң дә шәп кеше син"-дип юкта булды...
Уйларына батып Фәния әби яткан палата ишеген ачты. Ишеккә арты белән утыручы, ишек тавышында ишетмәдеме, күзләрен йомган Фәния әбинең кулын тоткан да сөйли дә сөйли"Минем сүз аркасында авырып киттегез.Кеше шул кадәр артырып сөйләр дип уйламадым да. Әле ярый сиңа әйтергә өлгермәдем"-дип борын тарткалаганыннан елаганын белде.
Илһам аның тавышыннан Гөлия икәнен таныды. Палатага керми ишекне ачык калдырып, борылып китеп барды.Баскычка җиткәч туктап,хәл алды. Үзенә тынычланырга кушты.Ачуың сүрелгәч салкын акыл белән сөйләшерсең дип, кат-кат уйлады да,тынычлану өчен авылдан китәргә кирәк дигән карарга килеп тәвәкәлләде.
Нигенә эшләсә дә,башында һаман бер уй
"Айгизә ишетсә ни дияр?Ялган икәненә ышанырмы,юкмы? Дәүәнисен карарга кайтасы ди бит. Көннәр узган саен кайту көннәре якыная дип борчылып, дулкынланып, әйтергә сүзләр әзерләп,күңеленнән сөйләшеп"Яратса кеше сүзенә карамас"-дип күңелен төшермәскә тырышып төркемдәге егетләр белән гәпләшә-гәпләшә эшләүен дәвам итте. Алган эшләрен төгәлләделәрдә, кайтып берничә көн ял иткәч, янә барырга сөйләшеп таралыштылар...
Тагы сөйләшкәнчә булмады, язмыш дәфтәре үз битен ачты.
Мунча ягырга йөргән Илһамга әнисе үлгәнен хәбәр иттеләр... Өстенә коелган утыннарны аралап аягына торып баскан Илһам хәбәр китерүчегә карап" Миңа нишләргә?"-диде.
Баргач үзләре аңлатырлар борчылмагыз"-дип бер кәгазь кисәге сузды...
Илһам әнисенең язулары артыннан йөргәндә Фәния әбине машинага урнаштырганнарын күреп яннарына барды.
Айдар аны танып"Сәлам егет,кайгыңны уртаклашам"-дип кул сузды. Илһам да кул биреп күрешкәч"Сезгә дә җиңел түгел,"-диде.
Айдар,"Әйе алып китми булмый,Айгизә әле дә больницада"-дип кенә әйтте дә, башка сөйләшә алмадылар.Әнине көттереп булмый"-дип саубуллашып китептә бардылар. Башына төшкән хәсерәте,авыр уйлары белән Илһам озатып калды.
Инде бу хәлләргә ике ай үтсә дә, Айгизәдән хат һаман күренми. Шабашкадан кайтышлый ук хат килгәндер дип өметләнеп почта тартмасын тикшергән иде, хәзер көненә әллә ничә караса да хат булмагач,"буш торма" дип, почта ящигын кубарып ыргытты.
Инде кайтмасамда була дип, кабаттан шабашкага барырга ниятләде.Ишекләрен бикләп,капкасына бау элде дә бергә барырга тиешле иптәшләренә юл тотты.
6
Айнур әнисен алып килгәч хатынына шарт куйды."Карыйсың килмәсә әниең янына китәсең,карыйм дип ризалашсаң, әнине әйбәтләп карыйсың"-диде.
Ярдәмгә мохтаҗ Фәнияне күргәч килененең күңеле әллә нишләп куйды, тамагына төер утырды.
-Барда яхшы булыр,урнаштырырбыз,җайлашырбыз,әлегә Айгизә урынына салып торыйк"-диде.
Оныгының исеме чыккач Фәния әби күзләре белән аны эзләде.
Килене аңлап"Әнкәй,әлегә ул ял йортына китте"-диде.
Ә Айгизгә операция ясаганнар иде.
Айдар арысада кызы янына китте.
Сак кына басып,әкерен генә йөреп азапланган Айгизә перевязкадан кайтып, ух-ах килеп утырган да әтисе килеп җитте.
Дәү әнисенең авырып киткәнен,үзләренә алып килүләрен сөйләп биреп,хәлләрен сорашты.Айгизә әтисенең күкерәгенә капланып елап алды.Күп нәрсә белергә,Илһам турында сорарга теләсә дә,берни сорамый үз хәлен әйтте.
-Шофы чиста, температуралар булмаса чыгарабыз диделәр.Айгизә әтисенең йөзендәге үзгәрешләрен күреп,"Син миңа барында сөйләп бетердеңме әти? Нидер әйтә алмый торасың кебек"-дигәненә каршы, әтисе аңа хат бирде.
-Бәлки монда язганнардыр, дәүәниеңне караган кыз сиңа тапшырырга кушты.
-Кем соң ул?
-Укыгач беләсең инде,иркенләп укы,киттем кайтам ял итәргә кирәк, дип әтисе китүгә, Айгизә конвертны ерта башлады.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3